Журнал «Безнең мирас»

Мамадыш җырулары

«Ак та пәкеләрне мин сапладым»
Җырак бабам Арсентий Егоровтан (1903 елгы)
Ак та пәкеләрне мин сапладым
Мәчет манарасын сырларга.
Уникедә җыруымның берсен куйдым
Сез туганнарга дип җырларга.
Иртәләрдән торып ипи бастым,
Арышыннан түгел, бодайдан.
Сезнең исәнлекләрне без сорыйбыз,
Иртән иртүк торып Ходайдан.
Урман авызлары, әй, тар авыз,
Юкә чәчәккәе балавыз.
Сагынганнар саен күрешергә
Җыраграк безнең арабыз.
Түгәрәккәй куак башы уак,
Мәк чәчәккәенә охшаулы.
Әй, җөзләргә бер, меңгә икәү
Безнең туган айга охшаулы.
Урман буйларында, әй, имәнлек,
Имәнлек буйлары, әй, игенлек.
Игеннәрне бергә, әй, игәек,
Гомерләргә бергә җөриек.
Бәйрәмнәрдә без җөриек,
Ике кулыбызга гөл учлап.
Сез дуслар белән бер күрешкәч,
Калыр инде күңел тынычлап.
Килсение болыт, яусын яңгыр,
Яусыные болын буенда.
Сезнең белән безнең йөрешүләр
Барсыные гомер буена.
Кара урманнарның, әй, артында
Карчыгалар канат кагынган.
Очкылыклар тотса, тот исеңдә,
Без булырбыз сезне сагынган.
«Ай, әйтәмен, туганнар..»
Җырак әбием Анна Герасимовадан (1904 елгы)
Түшләренә таккан биш тәңкәнең
Чәнчелмәгән җире бер дә җук.
Килгәннәрдән бирле карап торам:
Килешмәгән җирегез бер дә җук.
Ал кирәкмәс безгә, гөл булгач,
Җат кирәкмәс безгә, сез булгач.
Ай, әйтәмен, туганнар, ай, әйтәмен,
Ак укадин үргән кәйтәнем.
Андыйдин да мондыйдин мин әйтмимен,
Җаным сөйгән буенча мин әйтәмен.
Минем чәчкәйләрем бигрәк озын,
Ука белән кушыпдин аны үрәмен.
Китмәгез, туганнар, күз алдыннан,
Күргән саен күрәсем бик килә.
Ашны ашап булмый әйрәнсез,
Җырлап җөреп булмый бәйрәмсез.
Инде бетте әйтер сүзләрем,
Күреп туймый ике күзләрем.
Язып алучы: Степанова Анфиса Ивановна
(1971 елгы). Ташлыяр авылы

Текстларны журналга Гөлфинур Дувалова әзерләде.


Безнең мирас. - 2021. - №7. - 32-33 б.

Теги: Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру