Мәктәп тарихы

Идел буе районының “Аерым предметлар тирәнтен ойрәнелә торган 10нчы номерлы татар-рус урта гомуми белем мәктәбе” гомуми белем мунипаль бюджет учреждениесе»
Казан шәһәре эшче депутатлар советы карары нигезендэ (№375, 20.04.1977нче ел) 1977-1978 нче уку елында Таулар шәһәрчегендә 10нчы сигезьеллык мәктәбе ачыла. Аның директоры итеп Галиев Ринат Абдулла улы билгеләнә. 1979 нчы елдан 1986 нчы елга кадәр аның эшен Романовская Лидия Георгиевна дәвам итә. Ә 1986 нчы елдан алып 2015 нче елга кадәр 29 ел мәктәп белән Шәмсетдинова Дания Гарәф кызы житәкчелек итә. Яңа 2015 нче уку елында мәктәптә яшь директор Шәйдуллин Рүзәл Рәдиф улы эшли башлый. Бу еллар эчендә мәктәп тормышында зур узгәрешләр булды: 1990 нчы елда аңа татар — рус урта мәктәбе, 1998 нче елда аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнә торган татар — рус гомуми урта белем бирү мәктәбе исеме бирелде. Мәктәп гуманитар — филологик белем стандартларын өйрәнү, тирәнәйтү, укучыларда милли узаң формалаштыру, шәхесне төрле яктан үстерү буенча зур эш алып бара. Татар һәм инглиз телләрен тирәнтен өйрәнү буенча яңа вариатив укыту программалары кулланыла, укучыларның ижади мөмкинлекләрен үстерү өчен шартлар тудырыла, сәләтле балалар тормышы кызыклы һәм файдалы итеп оештырыла

111111111111111111Бүгенге көндә директор урынбасарлары алышынып, мәктәпнең үсүенә зур адым ясыйлар. Укучылар үз ана телендә яратып сөйләшәләр, милли бәйгеләрдә актив катнашып призлы урыннарга лаек булалар. Узган елга “Татар егете” бәйгесендә район турында җиңеп, Гайнетдинов Алмаз шәһәр этабында уңышлы чыгыш ясап, “Батыр егет!” номинациясенә ия булды. Татар теле укытучыларыннан Вәлиева Мәйсәрә Насретдин кызы, Хәйретдинова Алсу Наил кызы, Хәмидуллина Алия Ленар кызы үз дәресләрен кызыклы һәм мавыктыргыч алып бару белән беррәттән, укучылар белән ТЯГ(ТНВ) каналында уздырылган “Тамчы шоу” тапшыруында катнашалар. Мәктәптә язучылар белән очрашулар уздыралар. 4 нче февраль көнне Мәйсәрә Вәлиева, район мәгариф бүлеге милли эшләр методисты Җиһангирова Миләүшә Васил кызы, 5а сыйныф укучылары белән берлектә Йолдыз Шәрапова белән кызыклы очрашу һәм авторның “Колаклы кояш” китабына презентация үткәрделәр. Ә инде 13 нче апрель көнне мәктәбебезгә “Безнең Мирас” журналыннан кунак булып шагыйрь Марат Закир һәм драматург Рәдиф Сәгъди,  яшь шагыйрь Эльнар Байназаров килде. Алар белән берлектә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан “Сөй гомерне, Сөй халыкны, Сөй халыкның дөньясын…” дип аталган әдәби-музыкаль кичә узды.

Исмәгыйлова Миләүшә Расыйх кызы “Иң яхшы татар теле укытучысы” шәһәркүләм бәйгенең район этабында җиңеп шәһәр турына чыкты. Анда да уңышлы чыгыш ясап, үзенең көчле, белемле укытучы икәнен дәлилләде. Аның 4 нче сыйныф укучысы Минһаҗева Дилия татар теленнән олимпиадада катнашып шәһәркүләмдә җиңүче булды. Республикакүләм олимпиадада катнашты. Казан педагогия көллияте белән килешү яңартылды, аннан килгән студентлар безнең мәктәбебездә практика үтәләр, чын укытучы һөнәренә өйрәнәләр. Һәр фәннән атналыклар, олимпиадалар үткәрү – сәләтле балаларны тагын кызыксындыру, белемнәрен үстерү чарасы булып тора.

Мәктәптә шулай ук “Идел” исемендәге татар театры түгәрәге эшләп килә. Аның җитәкчесе Кәрим Тинчурин исемендәге театр артисты Хафизов Илфак Илшат улы. Укучылар милли киемнәр белән спектакльләрдә бик теләп катнашалар.

Спортка килгәндә, мәктәптә “Каратэ”, “Дзюдо” һәм волейбол түгәрәкләре гөрләп бара. Мәктәп ишегалдында хоккей тартмачыгында укучылар тимераякта шуалар, хоккей уйныйлар. Сыйныфтан тыш эшчәнлек юнәлеше буенча “Радиоприбор” түгәрәге эшләп килә. Районда һәм Татарстан Республикасы буенча үткәрелгән барлык спорт ярышларында да катнашырга тырышып, сәламәт яшәү рәвеше алып барабыз.

Укучыларыбызны кызыклы, белемле шәхес булып тәрбияләүдә класс җитәкчеләренең дә өлеше зур. Мәктәбебездә тарихи музей бүлмәсе эшләп килә. Укучылар һәм ата-аналар булышлыгы белән ул бүлмә тулыландырыла. Башлангыч сыйныф ата-аналар белән берлектә Ибраһимова Фәния Риаз кызы җитәкчелегендә ел саен “Әти-әни – бердәм гаилә” спорт ярышлары үткәрелә. Әти-әниләр “Ачык ишекләр көне”ндә бик теләп үз балаларының дәресләрендә катнашалар, укытучылар эшчәнлегенә югары бәя бирәләр. Башка микрорайоннан безнең мәктәпкә килергә теләк белдерүчеләрнең күп булуы моңа дәлил булып тора.

Уңышларыбыз, миллилегебез белән горурланабыз, киләчәккә юл ярабыз.

Комментарий язарга