Мәхмүт Хөсәен вафаты

Миңа калса, кызыклы факт бу: шагыйрь Мәхмүт Хөсәеннең гомер елларында 3 саны бик еш кабатлана. Сүземне раслау өчен дәлилләр китерәм: 1923 елда туган; 1943 елның гыйнварында, әле егерме яше дә тулмаган егет, взвод командиры булып, тәүге сугышка керә; 1963, 1973 һәм 1983 елларда «Чор һәм җыр», «Ләйсән», «Мәхәббәт һәм моң» дигән шигъри җыентыклары дөнья күрә; 1973 елда СССР Язучылар берлегенә кабул ителә; 1983 елда «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә; 1993 елның мартында вафат була.

Язучылар берлегенә кабул ителгән вакытта шагыйрь илле яшендә була инде. Заманында «Артек»та булган, мәктәптә укыганда ук шигырь-такмазалар һәм хәбәрләр язган, Абдулла Алиш белән хатлар язышкан, сугыш вакытында урысның атаклы язучысы Константин Симонов белән очрашкан (Симонов аның турында очерк язган), берничә тапкыр яраланган, шәхси батырлыклары өчен Кызыл Байрак һәм Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнгән, 1945 елда Ленинградта тәүге китабын бастырып чыгарган, сугыштан кайткач, Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаган, озак еллар Татарстан китап нәшриятында редактор (1952-1954), матур әдәбият редакциясе мөдире (1954-1957) һәм өлкән редактор (1957-1975) булып эшләгән шагыйрьне нишләп берлеккә әгъза итеп бик соң алганнар? Моның бер һәм бердәнбер сәбәбе: берничә аксакал әдипнең М.Хөсәенгә уңай карашта тормавы, дөресрәге, тәмуг газапларын кичкән бер мәшһүребез белән Мәхмүт Хөсәен арасында булган үтә җитди аңлашылмаучылык. Белүемчә, монда Мәхмүт аганың бер гаебе дә юк. Әлеге шәхесләребез һәм алар арасындагы мөнәсәбәтләр турында бер китап, һичьюгы, берәр мәкалә истәлек язарга була. Анысы, кем әйтмешли, киләчәк эше – Аллаһы Тәгалә насыйп әйләсә, язылыр…

Сүз башым бит Шүрәле иде, дигәндәй…

1993 елда «Салават күпере» журналының март санында Мәхмүт Хөсәеннең «Үрмәгөл» дигән шигырен бастырырга ниятләдек. Редакциябезгә үтешли генә кергән Мөдәррис Әгъләмовтан кереш сүз дә яздырып алдык: «Авыллар күп безнең татар илендә. Мәхмүт абый шуларның һәрберсендә диярлек булган, шигырьләрен укыган. Ышансагыз – ышаныгыз, ышанмасагыз – ышанмагыз, Мәхмүт абый Хөсәенгә 70 яшь тула. Аны бу олы бәйрәме белән, без котламый, кем котласын! Бәйрәм белән, Мәхмүт
абый!»

Журналны типографиягә иртәгә-берсекөнгә тапшырабыз дип торган көннәрнең берсендә редакциядә телефон шылтырады. Трубканы алуга, Мәхмүт абыйның көр тавышы яңгырады:

– Саумы, Ләбиб! Ничек анда минем шигырьнең хәлләре? Чыгамы инде журналыгыз? Шигырь янына минем сурәтне дә куймыйсызмы?

Мин җавап бирәм, көлешә-көлешә сөйләшәбез:

– Журналга моңарчы бер фото да бирмәдек, Мәхмүт абый. Фотоны махсус кулланмыйбыз, художниклар ясаган рәсемнәрне генә файдаланабыз, – дим. – Фото урынына Мөдәррис абый Әгъләмнең сезнең турыда бик матур итеп язган кереш сүзен бирәбез!

– Ну-ну, үзегез беләсездер инде. Мөдәррис язгач, бөтенләй булган инде бу! Минем шигырьне бастырып тормасагыз да була…

Көлешәбез.

– Тавышың бик яхшы ишетелә. Кайдан шылтыратасың, Мәхмүт абый? – дим.

– Обком бүлнисендә ятам әле мин. Чехов базары янында. Сездән ерак түгел.

– Авырып киттеңме әллә, Мәхмүт абый?

– Юк, авырмыйм. Болай гына, юбилей алдыннан профилактика үтәргә кергән идем. Озаклап ятарга исәп юк…

Икенче көнне…

Икенче көнне инде без, берничә яшь каләм әһеле һәм Мәхмүт абыйның ике-өч туганы, бергәләп, алмаш-тилмәш килеп, Дәрвишләр бистәсе зиратында кабер казый идек…

Мин белә-белгәннән бирле гел кәләпүштән йөрде Мәхмүт абый. Үз-үзеннән көлеп, мондый икеюллык та язган иде ул:

Урысның бар Александр Пушкины,
Татарның бар Мәхмүт Кәләпүшкине!

Мәхмүт абыйның «Салават күпере»ндә басылган шигыре болай дип башланган иде:

Матур булып килде яз:
Көннәр җылы, күк аяз…

Мөдәррис Әгъләмовның кереш сүзе астына дүрт җөмлә өстәлде: «Өлгерми калдык. Мәхмүт абый сабыйлар журналының котлавына сабыйларча сөенә алмый калды. Ул
кинәт вафат булды. Инде хөрмәтле шагыйребезгә соңгы сәламебезне күндерәбез: тыныч йокла, Мәхмүт ага, урының оҗмахта булсын!»

1993 елның язы матур булып килмәде. Көннәре, киресенчә, суык иде.

15 апрельдә туган шагыйрь, күркәм бәйрәменә нәкъ бер ай калгач, 15 март көнне гүргә – туң җиргә кереп ятты. Урыны оҗмах түрләрендәдер, шәт.

 

Ләбиб Лерон

Безнең мирас. — 2020. — №6. — 78-79 б. 

Комментарий язарга