Мәгъсум Хуҗин вафаты (1930-2008)

2008 елның 25 августы. Сәгать иртәнге җиделәр тирәсе. Казанның бер ел элек кенә салынган Миллениум күпере аша машинамда җилдереп кенә эшкә («Салават күпере» журналханәсендә эшләгән чагым) барып ятканда, кесә телефоным шылтырады. Мәгъсум абый Хуҗинның кече кызы Ләйсән икән:

– Бүген төнлә әти үлде бит! Үләр алдыннан аннан: «Егетләрне чакырыйммы?» – дип сораган идем, әти: «Кирәкми! Борчыма аларны», – диде…

Бер ел элек кенә ике олуг каләмдәшебезне: май аенда – Зөлфәт абыйны, шушы вакытларда, ягъни узган җәйнең соңгы көннәрендә Рәис абый Даутовны бакыйлыкка озаткан идек. Инде менә «өлкән яшьтәшебез» (без, яшьләр, аңа, яратып, «яшьти», дип әйтә идек) Мәгъсум абый да китеп барган…

Сөекле хатыны Мәгъферүз апаның үлемен бик авыр кичерде Мәгъсум абый. Бик ярата иде ул аны. Мәгъферүз апа хастаханәдә яткан чакларда: «Чукынчыклар! Апагыз сезне ярата, сезнең өчен үлеп тора бит! Әйдәгез, аның хәлен белеп кайтыйк әле!» – дип, Мәгъсум абый безне дә ияртә иде. Әлбәттә, бер өер кешене хастаханәгә уздырмыйлар инде, Мәгъсум абый, кибеттән үзе сатып алган (ризалыгым юк, дип, безгә алдырмады), без күтәрешеп килгән күчтәнәчләрне тотып, Мәгъферүз апаның хәлен үзе генә белеп чыга:

– Апагызга сез килгәнне әйттем. Күчтәнәчләрегезне тапшырдым. Бик сөенде, рәхмәт әйтте! – ди…

Мәгъферүз апаның вафатыннан соң, Мәгъсум абый: «Мин дә озак тормам инде… Әтием Хәмидулла да минем яшьтә вафат булды», – дип еш әйткәли башлады.

Бик озак еллар урын өстендә яткан шагыйрь дустыбыз Рөстәм Мингалим янына җай чыкканда Мәгъсум абый белән гел икәү бергә барып килә идек. «Сырхаулап торам әле бу арада», – дигәч, 2007 елның 15 августында Рөстәм абыйның хәләхвәлен белергә, аны туган көне белән котларга үзем генә бардым.

Әмма ул көнне ике дусны «күрештерү» җаен таптым бит тәки: икесен телефон аша сөйләштердем. И рәхәтләнде инде бу икәү үзара гәпләшеп! Мин дә өлкән дусларымны рәхәтләнеп тыңлыйм. Кем белгән бит аны, нәкъ ун көннән соң, көтмәгәндә-уйламаганда, Мәгъсум абыебыз Мәңгелек йортка китеп барыр дип?!.

Рөстәм абый каләмдәш дустының вафатын авыр кичерде: «Без шулай матур гына яшәгәндә, дустыбыз, зур язучы Мәгъсум Хуҗин арабыздан бөтенләйгә китеп барды, – диде ул. – Бик күңелсез итте дөньябызны. Миңа аеруча күңелсез. Өемдә телефон шылтыраган саен, дертләп китәм. Ул шылтыратыр кебек:

– Абзый, хәлең ничек? Дусларың киләме? – дияр шикелле.

– Юк шул хәзер Казанда синең кебек дустым, Мәгъсум абзый! – диясем килә.

Аның инде бу дөньяда юклыгына ышанырга теләми генә бит күңелем…»

Мәгъсум Хуҗин Шигырь бәйрәмендә (вафатына дүрт ай кала). Микрофон каршында – Ләбиб Лерон. 26 апрель, 2008 ел. Марсель Галиев фотосы

Әйе, Мәгъсум абый үлемен барыбыз да – Туфан Миңнуллин, Разил Вәлиев, Марсель Галиев кебек олпат каләмдәшләр дә, Гарифҗан Мөхәммәтшин, Госман Гомәр, Радик Фәизов, Рәфыйк Шәрәфиев, Сәйдә Зыялы, Ризван Хәмид, Рашат Низами кебек кайчандыр төрле елларда, төрле редакцияләрдә бергә әвәрә килгән хезмәттәш-дуслар да, Зәки Зәйнуллин, Камил Кәримов, Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат, Фәйрүзә Мөслимова, Ләис Зөлкарнәй, Илсөяр Иксанова, Вакыйф Нуриев, Рәдиф Сәгъди, Марат Закир, Ирек Нигъмәти, Тәлгать Нәҗмиев кебек «яшьти»-шәкертләр дә авыр кичерде. «Мәгъсум дә китеп барды… Калын кашлары астыннан, күзлек кысалары өстеннән кешеләргә сынап һәм сокланып төбәлгән карашы гына калды. Әйе, ул бервакытта да әйтәсе сүзен карашын яшереп әйтмәде. Фикерен йә сүзен күзгә туры карап, ләкин кеше хәтерен калдырмаслык итеп җиткерә иде. Шуңа күрә дә аны язучыларның олы яшьтәгеләре дә, әле борын төртеп килгәннәре дә яратты, үзенә тиң итеп күрде», – дип язды Туфан Миңнуллин Мәгъсум абыйның вафатыннан соң…

Әдипне соңгы юлга озатышырга Сабага байтак каләмдәшләр җыелып бардык. Бу турыда Мәгъсум абыйның якташы, дусты Тәлгат Нәҗмиев истәлегендә болай дип язган иде: «2008 елның 26 август көнне борынгы Саба җире үзенең талантлы улы Мәгъсум Хуҗинның җәсәден кабул итте. Аны, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов җитәкчелегендә, иҗатташ дуслары озата кайткан иде. Кайчандыр үзе «Хезмәт» газетасы мөхәррире булып эшләгән Балтач районыннан да якын каләмдәшләре килде. Әдип, үзенең васыяте буенча, районыбызның Язлы Арташта туып үскән, озак еллар «Татарстан яшьләре» газетасында корректор булып эшләгән, үзеннән дүрт ел алдан бакыйлыкка күчкән җәмәгате Мәгъферүз, алтмыш яшен тутырып, нәкъ өч кенә атна яшәп калган бертуган энесе Илгиз, башка туганнары җирләнгән яңа зиратта гүргә иңдерелде. Шунда әдипнең Чабаксарда яшәүче галим энесе Васил Хәмидулла улының озатырга килүчеләргә рәхмәт әйткәннән соң: «Язмыш кушуы буенча кайчандыр чыгып киткән идек, берәм-берәм мәңгелеккә кайтабыз хәзер», – дигән сүзләре күңелгә аеруча уелып калды…»

Ошбу юлларның авторы Тәлгат Нәҗмиев та вафат инде. Аның кабере Мәгъсум абый һәм Мәгъферүз апаның каберләреннән әллә ни ерак түгел…

2008 елның июнендә һәм августында Уфада ике татар әдибенең китабы башкорт телендә дөнья күргән иде: аның берсе – шагыйрь Зөлфәтнең «Язмыштар ярында»сы (кереш сүз авторы – Равил Бикбаев), икенчесе – Мәгъсум Хуҗинның «Айзың уты һүнгән» җыентыгы. Мәгъсум абый үзенең әлеге китабын күреп кала алмады. Фирая апа Маликова (шагыйрь Зөлфәтнең хатыны) әлеге китапны (Зөлфәт абыйныкын да) Уфадан алып кайткан көнне Мәгъсум абый туган ягына соңгы сәфәренә кузгалган иде…

16 август, 2020 ел

Ләбиб Лерон

Безнең мирас. — 2020. — №9. — 69-71 б. 

 

Комментарий язарга