«Мәчеткә картайгач йөрермен…» (Җәмәгать намазының фазыйләте хакында)

Һәркем җәмәгать намазын яхшы, фазыйләтле [1] дип белә. Ләкин ул белүләр белән генә калмаска, ә рәсүлуллаһның, салләллаһу галәйһи вә сәлләм, җәмәгать намазына ни дәрәҗә әһәмият биргәнен дә белергә кирәк. Аның боерганын, сәбәп вә хикмәтләрен, күп тикшермичә, үтәргә кирәк. Рәсүлуллаһның, салләллаһу галәйһи вә сәлләм, кылган һәр эшендә күп хикмәтләр бар. Без аларны тәмам аңлап җитмибез. Аның хикмәтләрен тикшерсәк, ихтимал, ялгышырбыз яки тышын гына аңларбыз. Аның шәригатендә вә боерыкларында булган чын сер вә хикмәтенә тәмам төшенә алмасбыз. Чөнки безнең калебемез төрле шөбһәләр, вәсвәсәләр белән капланган, гөнаһ караңгылыгы белән каралган. Шунлыктан, шәригать серләрен аңлау өчен әзерлегебез ким вә зәгыйфь. Рәсүлуллаһ, салләллаһу галәйһи вә сәлләм исә, Аллаһның вәхие [2] белән ярдәм ителгән, гөнаһ вә хатадан, вәсвәсә вә шөбһәдән пакь вә мәгъсүм [3] бәндәседер. Шуның өчен без шәригатьтә исбатланган һәркайсы хөкем вә фәрманны кабул итеп, билфигыйль [4] үтәргә вә җиренә китерергә, ул эшнең сер вә хикмәтен рәсүлуллаһка, салләллаһу галәйһи вә сәлләм, тапшырырга тиешлебез.

Cугышта да җәмәгать намазын калдырмаганнар. 267 нче духовщинский җәяүле полкы мөселманнары. 1916 ел

«Мин рәсүлуллаһның, салләллаһу галәйһи вә сәлләм, өммәтеннән», – дигән кеше үзен рәсүлуллаһка тапшырырга тиеш. Аның тәрбиясенчә тәрбияләнергә, вә аның һидәят вә иршәдләрен [5] бөек ганимәт күреп кабул итәргә вә үтәргә тиеш. Бәни Исраил кебек төрле тәэвилләргә [6] вә төрле шөбһәләргә төшеп мәхрүм булмаска кирәк. Аларның Аллаһ вә рәсүленә (Муса галәйһиссәламгә) иманнары булган. Ләкин алар кайбер авыр хөкемнәрне: «Моны кем кылып бетерсен яки нигә кирәге бар, яки бу хөкем фәлән максуд өчен, ул эшне башка төрле юнәтербез», – дигән булып, кабул итмәгәннәр. Шам диңгезеннән шулкадәр могҗиза күреп чыккач, Аллаһ Тәгалә аларга Сүриядәге бер кәфер кавем белән сугышырга боерган. Әмма алар карышканнар, Аллаһ вә рәсүленә итагать итмәгәннәр, хәзрәти Мусага: «Үзең вә Раббың барып сугышыгыз, без монда торамыз», – дигәннәр.

Ошбу әдәпсезлекләре өчен Аллаһ Тәгалә аларның юлларын авырайткан, төрле җәфаларга очрап, коры сахрада хәйран хәлдә калганнар. Бабалары Ягъкуб галәйһиссәлам ватаны булган мөкатдәс җиргә бармакчы булсалар да, кырык ел хәйранлык мәгънәсендә булган «Тиһ» аталган сахрада ачлы-туклы тереклек иткәннәр. Аларның моннан башка да пәйгамбәрләренә каршылыклары булган Бәни Исраилнең бу кыйссасы вә башка хәлләре безгә гыйбрәт өчен Коръәндә зикер ителгән. Безгә элекке өммәтләрнең хәлләреннән гыйбрәт алу тиеш. Рәсүлуллаһның, салләллаһу га­ләй­һи вә сәлләм, сүзләреннән ике­ләнмичә, бар көчебез белән һәркайсына буйсынырга кирәк. Нәфескә җиңел булганын гына алып, авыр булганын калдырсак, бу пәйгамбәргә иярү вә итагать кылу булмый.

Намаз мәсьәләләрен, бик күп ише­телгән нәрсә инде, дип илтифатсыз калдырырга ярамый. Без намазны никадәр күп сөйләсәк тә, күп ишетсәк тә, һаман аңлап бетә алмыйбыз, тәк­рар ишетергә вә мөзакәрә итәргә [7] ихтия­җыбыз була. Җәмәгать намазының фазый­ләте хакында Бохари вә Мөс­ли­мдә ошбу хәдис бар: «Җәмәгать намазы (мәчет җәмәгате) ялгыз укудан егерме җиде дәрәҗә артык». Намазны өйдә укыганда төрле тәшвишләр [8] була, дөньяның һәртөрле әсбабы күзеңә күренеп, колагыңа ишетелеп торганда күңелне алардан арулап, чын ихласлык вә хошугълык белән Аллаһыга юнәлү бик авыр, шунлыктан мәчет тышында кеше үзен бөтенләй Аллаһыга тапшырып намаз укый алмый. Әмма мәчеттә җәмәгать белән укылган намаз баягы тәшвишләрдән ерак, дөньядан бөтенләй тышта булганга ихласлы калеб белән укыла. Бу тәҗрибә белән исбатланган. Күпнең эчендә яхшы күңелле кешеләр булуы да мөмкин. Башка серләрне вә бигрәк тә егерме җиде дәрәҗә булуның серен тәфсилләп аңламасак та, шулкадәр аерма барлыгына тәмам ышанып, җәмәгатьне ганимәт белү [9] тиеш.

Дөнья эшендә файдасы азрак эшне куеп, файдасы күбрәк эшне эшлибез. Инде ахирәт эшендә дә ошбуны ригая кылып [10], нәфескә авыр булса да, һиммәт [11] вә гайрәт белән үтәргә кирәк.

Җәмәгать намазына һәр кеше дәвам итәргә [12] тиеш. Кайбер фәкыйрь кешеләр, вак кына кәсебеннән аерылып, шөгылен куеп, җәмәгать намазына киләләр. Бай кеше җәмәгать намазына фәкыйрьдән дә артыграк дәвам итәргә тиеш. Байлык әгәр ошбуның кеби эшкә ярдәм итмәсә, аның ни файдасы бар? Мал үзе максуд биззат [13] нәрсә түгел, бәлки аны бер рәхәтлек көтелгәнлектән кәсеп ителә. Иң зур рәхәтлек – гыйбадәт кылу, Аллаһыга үзеңнең бәндәлегеңне изһар итү [14]. Иң зур файда да ахирәт файдасыдыр. Шуның өчен мал намаз укырга ярдәм итмәсә, аннан көтелгән файда вә рәхәтлек хасил булмаган була.

Байлык Коръән телендә «хәер» дип йөртелә. Шунлыктан аны хәерлелектән чыгармаска кирәк. Әгәр бай кешенең киләчәктә көткән савабы булмаса, бай­лыкның файдасы булмый кала. Дөрес, дөньяда аның бераз заһири [15] рәхәтләре була. Ләкин алар чынлыкта борчу гына. Байлар үгрәнгән җәфа-борчу булганга гына аны аңламыйлар яки мал исереклеге белән аңламыйлар. Минем хәзердә дә рәхәт йөргән байны күргәнем юк.

Малны сакларга, арттырырга кирәк. Ләкин Аллаһ әмере килгән вакытта (гыйбадәт вакытларында), аны ташлап, Аллаһ әмеренә буйсынырга кирәк. Дөньяда булган һәрнәрсәгә шәригать телендә «дөнья» дип әйтелми, чын дөнья Аллаһ зикереннән туктата торган нәрсә була. Әгәр берәүнең шөгыле динне саклаудан, дин йолаларын хөрмәт итүдән туктатмаса, бу, чынлыкта, дөнья булмый.

Җәмәгать намазына кеше бик гаф­ләт [16] кылучан. Җәмәгать намазына йөр­сә, эшен эшли алмас кеби була. Ләкин җәмәгать намазын укый торып та эшне эшләргә мөмкин. Рәсүлуллаһ, салләллаһу галәйһи вә сәлләм, вә сәхабәләр, ризвануллаһи галәйһим әҗмәгыйн, моны гамәлдә эшләп күрсәткәннәр. Рәсүлуллаһның, салләллаһу галәйһи вә сәлләм, иң якын сәхабәсе булган ибн Мәсгуд разыяллаһу ганһу хәзрәтләре: «Бер кемсә, кыямәттә Аллаһ Тәгаләгә пакь мөселман булып юлыгасы килсә, кай урында чакырылса да биш вакыт намазга килсен. Аллаһ Тәгалә рәсүлуллаһка, салләллаһу галәйһи вә сәлләм, күнү юлларын күрсәтте, бу биш намаз да күнү юлларыннандыр. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вә сәлләм заманында җәмәгать намазыннан бик ачык монафыйклардан башка кешеләр калмыйлар иде. Хәтта кайбер зәгыйфь, хәлсез кешеләрне култыклап китереп утырталар иде. Әгәр пәйгамбәр юлын тотасыгыз килсә, ошбуга тырышыгыз»,– дигән.

Госман разыяллаһу ганһу хәзрәтләре рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вә сәлләм хәзрәтләреннән бу хәдисне риваять итә: «Берәү ясигъны җәмәгать берлә укыса, ярты төн йокламый гыйбадәт берлә үткәрү савабына ирешә. Әгәр берәү иртә намазын җәмәгать берлә укыса, бөтен төн гыйбадәт берлә үткәрү савабына ирешәдер. (Бер риваятьтә иртә намаз берлә ясигъ намазының икесен бергә укыган кешегә бөтен төнне гыйбадәт берлә үткәрү савабы булыр, дип тәфсир ителгән)».

Аллаһ Тәгалә хәбибе [17] Мөхәммәд галәйһиссаләтү вәссәлам өммәтенә бик күп җиңеллекләр кылган. Шул җөмләдән бөтен кичне гыйбадәт белән үткәрүне санарга булыр. Чөнки кичне йокламый гыйбадәт кылып үткәрү, бик мөшкел булуы өстенә, сихәткә дә зарарлы булырга мөмкин. Шуның өчен Аллаһ Тәгалә аның урынына шуның савабына бәрабәр булган икенче нәрсәне өйрәткән. Менә Аллаһ тарафыннан безгә нинди зур бәшарәт [18] вә рәхмәт! Без моның кадерен белергә тиешле. Әгәр без фәкать йокы бүләсе килмәгәннән ясигъ яки иртә намазын җәмәгать берлә укымасак, килешәме? Аллаһ вә рәсүле савапларын сөйләгән җәмәгать намазына фәкать нәфес теләгемез өчен килми калсак, акыллы кеше булабызмы? Иртә намазы инде тагын да савабы күбрәк вакытка туры килә. Йокы туйдыру – дөньяда максуд нәрсә түгел. Намаздан соң да йокларга мөмкин.

Рәсүлуллаһ, салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Әгәр ясигъ берлә иртә намазында никадәр әҗер вә савап барлыгын белсәләр, шуыша-шуыша килерләр иде», – дип, безнең хәлләребезгә карап әйткән кеби, Сахих Бохари, Мөслим, Муатта Мәлик кеби могтәбәр хәдис китапларында да Әбу Һурайра разыяллаһу ганһу аркылы риваять ителгән.

Халык җәй көннәрендә ясигъ берлә иртә намазга ялкаулана, чөнки мәшәкатьлерәк була, йокы калдырып йөрергә кирәк. Ләкин бу мәшәкать безгә зарар түгел, бәлки файда гына. Кеше дөньяви файдасы өчен никадәр мәшәкать чигә, йокысын калдыра, ашамый-эчми тора, сәфәрләргә йөри. Дини файда өчен моннан артык тырышмак ләзем, чөнки Аллаһ Тәгалә һәрбер гыйбадәткә кыямәт көнендә савап бирәчәк дип вәгъдә кыла. Шулай була торып та, без моңа тырышмасак, бик зур оят булыр. Рәсүлуллаһ заманында Мәдинәдә дә төннең кыска вакытлары булгалаган. Шулай була торып та, рәсүлуллаһ, салләллаһу галәйһи вә сәлләм, заманында ясигъ вә иртә намазларында җәмәгатьтән калмаганнар.

Җәмәгать намазы картларга гына хас түгел. Яшьләргә дә җәмәгать намазына мәчеткә барырга тырышырга кирәк. Аларга савабы күбрәк булыр. Мәчеткә картайгач йөрермен, дигән сүзләр – шайтан сабаклары. Яшьлектә гадәтләнмәгән эшне картайгач кылу бик мөшкел була, бигрәк тә картайгач куәт бетә. Куәт бар чагында кыла алмаган гыйбадәтне куәт беткәч ничек кылырга кирәк? Картайгач кыла алмаганда яшьлектә ни өчен кылмадым икән, дип үкенергә мөмкин. Кыямәттә бигрәк тә үкенечле булыр. Шуның өчен кыямәт яхшыларга да, яманнарга да үкенеч көне, дип сыйфатланган. Яманнарга үкенечлеге мәгълүм. Яхшылар исә, күбрәк гыйбадәт кыласым калган, аз кылганмын, дип үкенерләр икән.

Җәмәгать намазы хосусан [19] мондый кыска төннәрдә бик ганимәт эш. Моңар һәр сыйныф халык тырышмак кирәк. Чөнки Аллаһ өндәүчесе (мөәзин) манарага менә, һичкемнән курыкмый азан әйтә. Кешенең мөселманлыгын исенә төшереп, котылу юлына ашыгыгыз, намазга ашыгыгыз, дип кычкыра. Калебендә мөселманлык хисе булган адәм шуны ишетә торып, намаз укып, калебен рәхәтләндерми йоклап ята алмас, иртәнге намаз вакытына азан тавышын ишетер өчен генә дә торырлык бар. Мөәзин: «Килегез намазга! – дип әйткәндә, – Син, мөселман, ислам динендә намаз бар, иман бар!» – дип кычкырган вакытта, син, йоклап ят яки җәмәгать намазына килми тиз генә укып, йокла. Бу ислам диненә шөкерана булмый, бәлки шөкеранасызлык була. Моның нәтиҗәсеннән курку тиешле.

Аллаһ өчен йокыны бүлергә кирәк, аннан бер-ике сәгать эшең кичексә кичегер, әмма бәрәкәтне бирүче Аллаһ Тәгалә булганга, аз эшкә күп бәрәкәт бирсә, гаҗәп түгелдер. Дин әдәпләрен ригая иткән кешеләргә бәрәкәт күп булган.

Безнең хәлебез бик кызганыч. Иртә намазында бер саф халык булып җитми, ясигъ намазында да кеше бик аз була. Җитмәсә мөәзинне, тизрәк азан әйт, дип ашыктыралар. Җәмәгать намазы ваҗиб [20], бер фикердә сөннәт мөәккәдә [21]. Төннең кыскалыгы ваҗибне яки шуңа якын сөннәт мөәккәдәне калдырырга гозер [22] түгелдер. «Ясигъ берлә иртә намазындагы хәсиятне белсәләр иде, шуыша-шуыша килерләр иде», – пәйгамбәрнең мөбарәк авызыннан чыккан бик зур вә гыйбрәтле сүз. Икенче бер хәдистә рәсүлуллаһ: «Монафыйкларга ясигъ белән иртә намазыннан да авыр намаз юк», – дип әйткән (сахих хәдис). Монафыйклар дингә чын ихласлары булмаган адәмнәр була. Бу инде артык сүз, моннан куркырга кирәк.

Әд-дин вәл-әдәб. – 1915. – №12.
_____________________________________
1.Фазыйләтле – өстенлекле.
2. Вәхи – берәр фикерне Аллаһ тарафыннан пәйгамбәрнең күңеленә салу.
3. Мәгъсүм – кимчелексез, гөнаһсыз.
4. Билфигыйль – чынлап.
5. Һидәят вә иршәд – туры юлга кертү.
6. Тәэвил – ялгыш аңлату.
7. Мөзакәрә итәргә – фикер алышырга.
8. Тәшвиш – буталу.
9. Ганимәт белү – бәхет дип белү.
10. Ригая кылу – кайгырту.
11. Һиммәт – тырышлык.

12. Дәвам итәргә – килергә.
13. Биззат – турыдан-туры.
14. Изһар итү – ачып салу.
15. Заһири – тышкы.
16. Гафләт – игътибарсызлык.
17. Хәбиб – сөекле.
18. Бәшарәт – шатлык.
19. Хосусан – аеруча.
20. Ваҗиб – үтәлүе мәҗбүри гамәл.
21. Сөннәт мөәккәдә – көчле сөннәт.
22. Гозер – сылтау.

Текстны басмага Фатих Хәбиб әзерләде.

Комментарий язарга