Журнал «Безнең мирас»

Ләбиб Лерон медаль белән бүләкләнде

29 июнь көнне "Европа-Азия" Халыкара гуманитар академиясенең утырышы узды. Биредә ел дәвамында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды, алга куелган планнар турында фикер алышу булды һәм кунакларның яңа китаплары тәкъдим ителде.


Утырышка кунак буларак Самара шәһәреннән “Болгар Мирасы” фонды Иганәчеләр советы рәисе Гомәр Мулланур улы Батршин, Болгариянең Фән һәм мәдәният буенча  халыкара үзәге директоры Альбина Газизулла кызы Вәлиева чакырылган иде. Анда шулай ук Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Назир улы Нуруллин, “Логос” нәшрият йортының генераль директоры Максим Валентинович Андреев,  ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе  Фәрит Сәет улы Гобәев һәм татар мәдәнияте үсешенә зур өлеш керткән башка шәхесләр дә катнашты.


Чараның иң мавыктыргыч өлеше – академия составына яңа әгъзалар кабул итү һәм бүләкләр тапшыру булды. “Роза Мира” дип аталган дәрәҗәле медаль белән “Безнең мирас” журналының баш мөхәррире, әдип Ләбиб Лерон да бүләкләнде. Аны әлеге олы бүләк белән чын күңелдән котлыйбыз!


Теги: Айзилә Сабирова Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру