Мәхәббәт

Төссез генә гомер агышларым
Сиздермичә узып барганда,
Һәр көн иртән якты кояш чыгып,
Тагын йолдыз балкып янганда,

Нидер булды минем күңелемә,
Качты йокым айлы төннәрдә.
Татлы уйлар белән үтте алар,
Хыялларым артты көннәрдә.

Матурлыгын күрдем тирә-якның,
Тәү күргәндәй булдым дөньяны.
Күңелемдә булган сихри хисләр,
Газапларга салды гел җанны.

Ул бар икән, тоям җаным белән,
Хәзер яшим аның хакына.
Ул карашлар сихерләде мине,
Алыштырмам аны алтынга.

Мин бәхетле җаным тәнем белән,
Күңелемә минем гел рәхәт.
Бу газаплы, татлы хисләремнең
Бар исеме — ул бит мәхәббәт.

Мәхәббәтем минем, сагыш утым,
Килә минем синдә каласы.
Ягымлы һәм назлы караш белән,
Бер тутырып тагын карачы!

Гульфия Гизатова

 

Комментарий язарга