Ленин исемендәге колхоздан…

1968 ел. Казан университетына керер өчен имтиханнар биреп йөрибез. Егетләр бергә җыелышып сөйләшәбез, бергә әзерләнәбез, танышабыз. Кем кайсы тарафлардан килгән?

– Мин Мөслимнән, Түреш авылыннан…

– Мин Сарманнан, Дүсем авылыннан…

– Мин Илештән, Шәммәт дигән авылдан…

– Мин Башкортстаннан, Күгәрчен авылыннан…

Шунда Шамил Әхмәтшин дигән егетебез дә сүзгә кушыла, зур горурлык хисләре белән әйтеп тә ташлый:

– Ә мин Кукмарадан, Ленин исемендәге колхоздан…

Көнләшүдән барыбыз да тып­тын кала. Вәт бәхетле кешеләр бар да инде бу дөньяда! Ленин исемен йөрткән данлыклы университетка Ленин исемендәге колхоздан укырга кил әле син! Шамилне болай булгач имтихансыз-­нисез генә дә алырга тиешләр…

Барыбыз да студентлар булдык. Шамил мәрхүм инде. Урыны җәннәттә булсын!

 

Роберт Миңнуллин

Безнең мирас. — 2020. — №12. — 110 б. 

Фото: pixabay

Комментарий язарга