Бәла аяк астында йөри. Ленар Зиннәтуллинга нәрсә булган?

Республиканың иң яхшы көрәш хөкемдарларыннан берсе Ленар Зиннәтуллин больницага эләккән.

«Бәла аяк астында йөри, диләр шул. Узган атнада мунчада кайнар су шлангы ычкынып китте дә, аякка напор белән кайнар су китереп бәрде. Бер атна узды инде, һаман начарая гына бара. Булмагач, РКБга китерделәр менә».

«Берәр ярдәм кирәкмиме?» дип сорагач, Ленар, «юк әлегә, рәхмәт! Көрәш буенча дуслар да хәлемне белеп торалар», дип җавап бирде.

Комментарий язарга