Журнал «Безнең мирас»

Ләбиб Леронга 60 яшь!

Бүген шагыйрь һәм драматург, журналист, "Безнең мирас" журналының баш мөхәррире Ләбиб Леронның гомер бәйрәме - 60 яшьлек юбилее.
Хөрмәтле мөхәрриребез! Юбилеегыз белән ихластан котлыйбыз! Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә бәхете, эшегездә һәм иҗатыгызда зур уңышлар телибез!
Милләт галәмендә "Безнең мирас" корабын туры юлдан тайпылмыйча алга таба да бергәләп алып барырга язсын! Яратабыз һәм горурланабыз!

Сизәсезме, салкыная көннәр
Сизәсезме, салкыная көннәр –
Кар уйнаклый җирдә, боз ката...
Күксел көннең кырпак иртәләре
Көзнең өянәген кузгата.
Сизәсезме, салкыная көннәр –
Җил себерә карны... Җир – шәрә!
Җирнең шәрәлеге – безгә әллә
Бер кисәтү, әллә ишарә.
Сизәсезме, салкыная көннәр –
Мактанырлык түгел хәлебез:
Йөзе качкан сырхау көзгә карап,
Шөбһәләнеп торган мәлебез!
Сизәсезме, салкыная көннәр,
Салкыная бара дөньясы...
Шом тантана иткән шул дөньяда
Зәхмәт үзе бүген туй ясый.
Сизәсезме, дөнья белән бергә
Салкыная бара кешеләр...
Күпме язмыш, ышыкланам, диеп,
Ятим куышларда күшегә.
Сизәсезме, салкыная бара
Илләр белән илләр арасы...
Сөртелмәгән бәллүр көзгеләрдән
Без торабыз гүя карашып.
Сизәсезме, салкыная көннәр –
Учак эзли күңел көзләрдән...
Бер уч җылы җитми...
И Ходаем,
Бер җылылык бирче безләргә!

Теги: Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру