Ләбиб Лерон һәр язучы алдына тарихи шәхес турында әсәр язу максаты куярга кирәк дип саный

Ләбиб Лерон татар язучылары алдына тарихи шәхесләребез турында әдәби әсәрләр язу максаты куярга кирәк дип саный. Бу хакта ул Татарстан Язучылар берлегенең «Яшел камин янында. Шәхесләребез» мәгърифәти проектының беренче утырышында әйтте. Утырыш күренекле галим, язучы һәм дин әһеле Ризаэтдингә багышланган иде.

«Мин Татарстан язучылар берлегендә әгъза булып торган кеше алдына күренекле шәхесләребез турында язу максаты куяр идем. Бигрәк тә яңа әгъза булып кергән кеше алдына шундый бурыч куярга мөмкин. Мин бу фикеремне идарә утырышларында да әйтә башладым», — диде Берлекнең идарә әгъзасы Ләбиб Лерон. Ул язучы Рөстәм Галиуллинның Таҗетдин Ялчыгол турында китап язуын, Ркаил Зәйдулланың Мөхлисә Бубый хакында пьеса язуын мисалга китерде.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе, драматург Данил Салихов фикеренчә, тарихи шәхес турында сәхнә әсәре язуы бик катлаулы. «Сәхнә әсәрләренә килгәндә профессиональ актер буларак әйтер идем — мондый әсәрләрдә конфликт коруы авыррак. Тамашачы «Фәхрине үтереп ташладылар» дигән әйбер көтә. Ул шуны күреп «Нәрсә булыр?» дип утыра», — ди ул.

Драматург фикеренчә, Ризаэтдин Фәхретдин турында сәхнә әсәре язу бик авыр. «Бу шәхес турында яхшыдан башканы әйтеп булмый. Шуңа күрә кеше конфликт булмагач авыррак карый. Хәсән Туфан турында Туфан Миңнуллин язып карады. Авыррак. Шул ук вакытта Муса Җәлил турында Туфан абыйның «Моңлы бер җыр»ы ошый. Бер уйласаң әллә ни конфликт та юк, әмма бер сулыш белән бара», — ди ул.

Язучыларның тарихи шәхесләр турында әдәби әсәрләр язу фикерен «Татнефть» карамагындагы «Рухият» хәйрия фонды вәкиләре дә куәтләде.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/08/184119/

Комментарий язарга