Кыз вә хатыннарның ата-анасына каршы вазифалары вә гомуми эшләре

Гәүдәбезнең хасил булуына сәбәп булган ата-аналарыбызны артык сөймәк вә аларга никадәр күп кадер вә хөрмәт кылмак лязим булачагын һәрбер вөҗданлы адәмнең белүе шөбһәсездер. Бер ана баласын дөньяга китерә, тереклегенең куәтеннән бер кисәк булган сөте берлә аны туйдырыр. Кочагында үстерер, сөекле йөрәк җимешенең рәхәте өчен татлы йокыларын, бөтен рәхәтлекне куяр. Аның тәрбияле вә бәхетле булуы өчен җан вә йөрәгеннән тырышыр. Аның өчен чикмәгән җәфасы, итмәгән фидакярлеге калмас. Тереклегенең соң сулуына кадәр аны сөяр. Баласы бераз авырса, аның сәламәтлеген кайтарыр өчен бер тоташтан чапаланыр. Аңа һәр заманда җаным дип дәшәр. Аның бу сүзе бик тугрыдыр, чөнки балалар ананың тәненнән, җаныннан бер кисәктерләр. «Җәннәт – аналарның аяк астындадыр», – хәдис шәрифе аналарның никадәр артык хөрмәт вә мәхәббәткә лаек идекен күрсәтер өчен җитәрлектер.

Ана кадерен кирәгенчә белер өчен ана булмак лязимдер. Ханым-кызлар! Аналарыгызны сөегез, аларга хөрмәт, хезмәт кылыгыз ки, алдагы көндә, үзегез ана булган заманыгызда балаларыгыздан кадер-хөрмәт күрерсез. Аналар – балаларының башында мактаулы таҗдыр. Аларның хәер-догалары балаларның бәхетенә сәбәп булыр.

Алланың хикмәте берлә тәнебезнең әүвәлге тамчысын мәйданга китергән – атадыр. Бу кадәр генәме? Юк, ул гына түгел! Анабыз безгә имезгән сөтне хасил иткән азыкка кадәр вә камил адәм булып җиткәнче ашаган, эчкән вә кигән нәрсәләребез бар да аталарыбызның тырышуы вә мәгыйшәт эшләрендә һиммәтләре аркасында бар булгандыр. Безне аталар тәрбияли, үстерә, һәртөрле хаҗәт нәрсәләребезне әзерли, безнең өчен эшли, арый, тирли, үстереп мәктәпкә бирә, безнең рәхәт вә сәгадәтебез өчен тәмам җаны-тәне берлә тырыша. Болай булганда аталарыбыз да хөрмәт кылынырга лаек, итагать вә ригаять кылынырга тиештер.

Инде дөньяга килгән бер баланың никадәр зәхмәт вә мәшәкатьләр берлә, ни дәрәҗәләрдә фидакярлекләр берлә үсеп адәм булганы уйланса, ата вә ананың матди вә мәгънәви кыйммәтләре хисапка алынса, ата-аналарның һич үтәп бетерү мөмкин булмаган хаклары, аларга каршы хөрмәт вә мәхәббәт күрсәтүнең тиешлеге хәзер кабул кылыныр.

Җәнабе Хак ата-аналарына вә карендәшләренә итагатьле вә мәхәббәтле булганнарны сөяр. Ата-анага олуглап буйсынмак, хөрмәт вә хезмәт итмәккә дин вә инсаният йөзеннән мәҗбүрләрбез. Вөҗданлы, тугрылыклы балалар һәр заман ата-анасын сөймәк, аларга һәрвакыт ригаять итмәк, һичбер вакытта рәнҗетергә ярамаганлык вазифалары берлә йөкләнгән булганлыкларын бик ачык белерләр.

Бу мәхәббәт вә хөрмәтнең дәрәҗәләре һичбер вакыт ата-ананың һөнәрләренә яки табигатьләренә карап артык вә ким булмас. Ата-ананы, бер түбән дәрәҗәле яисә начар холыклы булса да, камил ихляс берлә сөймәк, олугламак, буйсынмак лязимдер. Күмерчелек берлә мәшһүр булган бер атаны яки чая вә холыксыз булган бер ананы начар һөнәр иясе яки холыксыз, дип сөймәгәнлек, тиешле булган хөрмәтне кылмаганлык тәрбиягә, әдәп вә инсафка хилафтыр. Алар никадәр түбән дәрәҗәдә булсалар да – ата-аналардыр. Намуска хилаф булмаган, тереклек өчен файдасы булган һөнәр вә эшләр һичбер вакытта гаепләнә торган эшләрдән саналмас. Язучылык, кибетчелек, гаскәрилек ничек кирәк булса, икмәкчелек, күмерчелек, мал ташучылык та халык өчен шулай ук кирәкледер. Атагыз урам төзәтүче дә булсын, анагыз су ташучы да булсын вә һәр көн сезне холыксыз, вак сүзлелек берлә газап та кылсын – аларның хөрмәт вә ригаять берлә кулларын үбәргә бурычлысыз. Алар сырхау вә фәкыйрь булсалар, актык сулуларына кадәр бакмак, мал вә тән берлә ярдәмдә булмак бурычыгыздыр. Ата-аналарның йөзенә ачуланып карамак, алар янында каты вә зур тавыш берлә сүз сөйләмәк, Алла сакласын, алардан көлмәк, мыскыл итмәк, үчекләмәк тәрбиягә артык хилаф вә Алла кашында ачуга сәбәп булган эшләрдәндер.

Аларның сүзләренә карышмак дөрес түгелдер. Һичбер вөҗданлы ата яки ана баласына шәригать вә гадәткә хилаф булган бер начар эшне эшләргә кушмас.

 

Фахрелбәнат Сөләймания

Безнең мирас. — 2016. — №3 — 56 б. 

Фото: pixabay

 

Комментарий язарга