Кытай татарлары

30 гыйнварда «ТАТМЕДИА» АҖнең конференц-залында «Безнең мирас» журналы редакциясе «Кытай татарлары: мәдәният, тарих һәм хәзерге заман» дип исемләнгән «түгәрәк өстәл» уздырды. Утырышта «ТАТМЕДИА» АҖнең генераль директоры урынбасары Сөмбел Таишева, «ТАТМЕДИА»АҖнең генераль директоры киңәшчесе, Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин, Татарстан Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев, «Мәдәни җомга» газетасының баш мөхәррире, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, язучы Вахит Имамов, КФУның Россия тарихы һәм якын чит илләр кафедрасы профессоры, тарих фәннәре докторы Диләрә Госманова, КФУның татар филологиясе һәм мәдәниятара коммуникацияләр бүлеге мөдире, профессор, филология фәннәре докторы Әлфия Йосыпова, академик Миркасыйм Госмановның (1934-2010) хатыны Салисә ханым Госманова, Кытай татарлары Фәрит Мөслимов белән Нурмөхәммәт, «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон катнашты.

DSC_0048Ләбиб ЛЕРОН:
– Барчабызга да мәгълүмдер ки, татар­лар дөньяның барлык кыйтгаларында яши: Америка, Австралия, Финляндия, Германия, Төркия, Польша, Бал­тыйк буендагы илләр, Гарәбстан… Һәм, әлбәттә, Кытай. Бүген сүзебез, аерым алганда, Кытайда яшәүче татарларга нисбәтле булыр. Кытайда якынча биш меңнән артык татар яшәве билгеле (чагыштыру өчен: Америкада – 1 мең, Төркиядә – 25 мең, Финляндиядә – 1 мең тирәсе, Азия белән Австралиядә – 1 меңгә якын, Германия, Польша һәм Европаның башка илләрендә 8 мең чамасы милләттәшебез гомер итә. – Ред.). Безнең бай мирасыбызның бер өлеше чит ил (шул исәптән – Кытай) архивларында һәм китапханәләрендә саклана. Ул мирасны барлау, аны җентекле өйрәнү һәм халкыбыз хозурына кайтару – безнең изге бурычларыбыздан берседер…

703A3556Разил ВӘЛИЕВ:
– Татар халкын сигезме, унмы, уникеме миллион, дип саныйбыз. Әмма аның бер өлеше генә Татарстанда (2 миллионнан аз гына артыграгы) яши, миллион ярым чамасы – Башкортстанда, калганы – Россиянең төрле төбәкләрендә, төрле илләрдә. Дөньяның кайсы гына иленә барсам да, татар эзләмичә калганым һәм татар тапмыйча кайтканым булмады… дисәм… фәкать Көньяк Кореяда гына татар таба алмадым. Моңа, мөгаен, вакытым җитмәү сәбәп булгандыр. Япониядә дә татарлар белән очраштым, Англиядә дә, Америкада да, Канадада да, Финляндия, Төркия, Германиядә дә… Бөтен җирдә татар бар. Без бу татарларны һәрберебез күз уңында тотмасак, аларны белеп кенә түгел, аларны өйрәнеп кенә түгел, алар белән һәрвакыт элемтәдә тормасак, минемчә, безнең халкыбызның бөтенлеге булмас иде һәм без, зур халык буларак, киләчәктә яшәүгә дәгъва да итә алмас идек.

Менә шушы турыда уйлаганда бернәрсә хәтергә килә. Без гаиләдә сигез бала идек, янә – әткәй-әнкәй, әби-бабай. Әби һәрвакыт дисбе тартып утыра иде. Бервакыт шуның җебе өзелеп китте дә 99 төймә идәнгә чәчелде. Без апа белән төймәләрне җыя башладык, җыйгач, бер җеп алып, төймәләрне тездек. Әби, әлеге дисбене тартып карады да, аны бер читкә куеп, башкасына үрелде. Гаҗәпләнеп, сорау бирдек: «Әби, нигә безнең дисбе белән укымыйсың?» – дибез. «Улым, ул дисбенең бер төймәсен югалткансыз, – диде әби, – бер төймәсе җитмәгәч, ниятем дөрес булмый, Аллаһы Тәгалә аны кабул итми», – ди. Мин моны ни өчен әйтәм? Дөньяның төрле төбәкләренә сибелгән татарлар да шул дисбенең төймәләре шикелле. Әгәр дә без аларның берсен генә югалтсак та, иманыбыз түгәрәк булмас, догабыз кабул кылынмас.

Мин инде Кытайга барырга күптән хыялланып йөри идем. Иң беренче чиратта, анда Миркасыйм ага Госманов яшәгән, ул укыган җирне күрәсем килә иде, чөнки без аның белән бик тә якын идек, һәрвакыт аралашып яшәдек, фикердәшләр булдык. Бервакыт мине ул анда алып барырга кодалап та карады, әмма билетлар, виза алынгач та, Дәүләт Советында эшләрем чыгып, анда бара алмый калдым. Алар «Кара алтын» банкы идарәсе рәисе Ринат Абдуллин белән икесе барып кайтты. Сәфәрләре турында бик тә маҗаралы итеп, матур итеп сөйләделәр. Миркасыйм аганы кайда гына очратсак та, нинди генә мәҗлес булса да, ул Кытай, Голҗа турында сөйләмичә калмый иде. Минем өчен кытай татарлары ниндидер әкият илендә яшәгән кешеләр сыман тоелды. Барып карагач, мин аның чыннан да шулай икәнлегенә инандым. Иң сокландырганы – андагы татарларның мәгърифәтле булуы. Мин анда бозылып, азып-тузып йөргән бер генә татар кешесен дә күрмәдем.

Татар бөтен җирдә дә гыйлемле бул­ган, бар җиргә дә мәгърифәт нуры чәчеп йөргән. Моннан дүрт ел элек бугай, Туфан ага Миңнуллин белән без Казандагы бер төрек гаиләсенә ифтар мәҗлесенә бардык. Шунда бу төрек кешесе безгә бер вакыйга сөйләде. XIX га­сыр азагында татар мөһаҗирләре, Төркиягә күченгән вакытта, Кара диңгез буена килеп җиткәннәр. Көймә белән диңгезне кичеп чыгарга кирәк, әмма көймәдә урын аз, боларның әйберләре бик күп икән. Әйткәннәр: барыбыз да сыеп бетик, дисәгез, сезгә икешәр генә төенчек алырга туры киләчәк. Шулай иткәннәр. Утырганнар. Теге ярга чыккач, төенчекләрен чишеп җибәрсәләр, бер төенчектә – самавыр, икенчесендә – китап, ди. Менә бу – татар халкын күзалларга мөмкинлек бирә торган бер күренеш. Татарның һәрбер җиргә, әйтик, Кытайга барганда да, бер төенчегендә – самавыр, икенчесендә китап булгандыр. Алар матди якны кайгыртып, үз гаиләләрен киендерү, йорт салу белән генә шөгыльләнмәгән, иң әүвәле мәчет-мәктәп сала башлаган, китап, газета-журнал чыгарган. Шул сәбәпле, кая гына барсаң да, татарны мәгърифәтле, гыйлемле халык, диләр. Төрекләр дә, татар ул – галим халык, ди. Кытайда да без шуны ишеттек. Анда, әйе, 5-6 мең чамасы татар яши. Бу – Кытайда иң аз санлы милләтләрнең берсе. Әмма Кытайдан килгән кешеләр минем сүземне җөпләр: статистика мәгълүматлары буенча, андагы татарлар белем, мәгърифәтлелек ягыннан беренче урында тора. Алар: «Без аз, әмма без Кытайның зур казандагы ашына салган бер чеметем тоз шикелле: әгәр дә ул тоз салынмаган булса, Кытайның ашы тәмле булмас иде», – дип горурланып сөйли. Чыннан да, алар үзләренең дә кадерен белә һәм аларның да кадерләрен беләләр.

Анда казакъ, уйгыр ша­гыйрьләре белән очраштым. Алар­ның татар әдәбиятына булган мө­нә­сәбәтләре мине аеруча шатландырды. Уйгыр шагыйрьләре Тукайны татарча да, уйгырча да яттан сөйли. Бездә әле ул дәрәҗәдә беләләр микән? Ә Кытайда уйгырлар татар әдәбиятын, бигрәк тә Тукайны искиткеч яхшы белә. Гыйззәтулла әфәнде Хәсән сөйләве буенча, Тукайның «Эшкә өндәү» шигыре, кытай теленә тәрҗемә ителеп, андагы дәреслекләргә дә кергән. Бу татарга булган мөнәсәбәт турында сөйли.

Мине тагын бернәрсә – андагы татарларның башка милләт кешеләре белән аралашканда үз-үзләрен югалт­маулары шатландырды. Без, мәҗлестә бер генә урыс кешесе утырса да, алар җырын җырлый башлыйбыз, аларча сөйләшә башлыйбыз. Көннәрдән беркөнне, кич белән Голҗа урамы буйлап барганда, ресторанның тәрәзәсеннән татар җырын ишеттем. Монда татарлар җыелып мәҗлес үткәрә икән, дип, кызыксынып, ресторанга кердем. Керсәм, анда бер татар да юк, кытайлар гына, һәм алар «Ай урагын салып иңбашына», дип татарча җырлап утыра. Шаккаттым: Кытай татарлары шулкадәр зур халыкка да үзләренең җырларын өйрәтә алган! Миллиард ярым исәпләнгән кытай Голҗа шәһәрендә татар җырын җырлый! Россиядә башка милләт кешеләре татар җырларын җырлыймы икән? Бу – бик зур нәрсә. Димәк, татарга хөрмәт, ихтирам бар. Ихтирам булсын өчен үз-үзеңне күрсәтә белү, үзең белән горурлана, үз бәяңне белү кирәк. Юлга кузгалганчы, бер дустым көлемсерәп кенә әйткән иде: нигә Кытайга барып йөрисең, андагы 5-6 мең татар күпмени инде ул? Мин аңа: әгәр дә 5-6 мең сарык булса, ул бик аз, әгәр дә 5-6 мең арыслан булса, ул бик күп була, дидем. Менә мин дә, Кытайга барып, 5-6 мең арыслан күреп кайттым.

Ләбиб ЛЕРОН:
– Биредә Миркасыйм ага Госманов белән ярты гасырдан артык бергә гомер иткән шәхес утыра. Ул – хөрмәтлебез Салисә ханым. Ни кызганыч, аңа Кытайда, ире Миркасыйм туган Голҗада беркайчан да булырга туры килмәгән… Вәләкин ул Голҗа татарлары, аларның язмышы, яшәеше турындагы күп нәрсәләрне Миркасыйм агадан ишетеп белгәндер…

DSC_0038Салисә ГОСМАНОВА:
– Миркасыйм белән гомер ит­кә­немә бик шат мин. Нинди кеше белән гомер итүең турында башта әллә ни уйламыйсың икән! Инде менә еллар уз­гач, Миркасыйм­нан аерылгач кы­на, нинди шәхес белән яшәгәнемне аңладым. Безне кавыштырган өчен Ходай Тәгаләгә бик зур рәхмәт! Миркасыйм Казанда 52 ел яшәде. 1958 елда килгән иде. 2010 елда вафат булды. Урыны җәннәттә булсын! Дөрес, ул туган-үскән җирләрен сагына иде. Җәй вакытларында алар тау өстенә җәйләүгә китә торган булганнар, ауга йөргәннәр. Аның күзе бик үткен иде. Әллә кайдагы нәрсәне дә күрә иде ул. Шулчакларда ауга йөрүе турында кат-кат, сагынып-сагынып сөйләр иде. Йөргән-күргәннәрен китап­лар итеп язды…

Миркасыйм: «Мин татар халкы өчен эшлим», – диде. «Шәхесләребез» сериясеннән китаплар чыгара башлаганда, мин: «Миркасыйм, бу эшне үзең генә башкара алмассың», – дип әйттем. Ул исә: «Күпме башкара алам, шуның кадәр эшлим», – диде. 70 яшендә кафедрасыннан китте. Күңеле-җаны белән тулаем «Шәхесләребез»гә күчте.

Миркасыйм тормышны, халыкны, дус-ишләрен, казакъча һәм уйгырча җырларны бик ярата иде. Ел саен Илһам Шакиров катнашында уза торган сәйранга – Аккош күленә җыелдык. Кунаклар арасында Миркасыйм үзе дә җырлап җибәрә иде. Миркасыйм белән бергә урамга чыккач, баш иеп исәнләшеп китүчеләр байтак була иде. Миркасыйм, сине белмәгән кеше бу Казанда, Татарстанда юктыр, дип әйтә идем. Кая барсаң да аны беләләр, чит илгә күп йөрде, анда да дуслары бихисап булды…

«Шәхесләребез» сериясеннән Мир­касыйм турындагы китап чыкканга барыбыз да бик шатбыз. Мин бу китапны күрә аламмы-юкмы, диеп яшәгән вакытта кулыбызга төште ул. Сәхифәләрен кат-кат актарам. Бик сагынабыз аны, балалары, оныклары сагына… Гомер итәрлек исәнлеге бар иде… Йөрәге түзмәде… Эшендә янып-көеп йөрде.

2005 елда Казанга укырга Кытай балалары килде. 25 кеше булганнардырмы… Барысын да Товарищеская урамындагы химия-технология институтының бер ташландык бинасына урнаштырдылар. Берзаман бер бала авыргач, мине чакырдылар да, шунда бардым. Баргач, шаккаттым: болар шулкадәр мескенлеккә төшкәннәр ки! Шуннан бик ярсып өйгә кайттым. Миркасыймга сөйләдем. Миркасыйм бу хакта Разил Исмәгыйль улына әйтте. Туфан Миңнуллин килде, институттан кешеләрне чакырдык. Алар белән каты гына сөйләштеләр. КХТИ җитәкчелеге, яхшы ремонт ясыйбыз, дип сүз бирде. Казанның меңьеллыгы вакыты иде ул. Аларны кайдадыр бер урман эченә илтеп ташлап, бәйрәм итәргә дә чыгармаганнар. Мин әйтәм, болар җинаятьчеләр түгелдер бит инде, нигә аларга Казан татарлары белән бергә бәйрәм итмәскә? Шундый вакытта үзем дә аларга күпмедер дәрәҗәдә ярдәм итәргә тырыштым: савыт-сабаларны, кием-салымнарны, аннары урын-җирләр биреп булыштым. Алар мине хөрмәт итәләр, барысы да рәхмәт әйтәләр, Аллага шөкер. Хәл кадәри ярдәм итәргә тырыштык. Күбесе укып, зур кешеләр булды. Монда чебешләр кебек килгәннәр иде, бөркетләр булып киттеләр. Бик уңган, тырыш халык алар. Әле дә мине онытмыйлар: яныма киләләр, бәйрәмнәрдә тәбриклиләр. Дөрес, араларында бозылып, бераз тәртипсезләнеп йөрүчеләр дә булгалады…

Берзаман Миркасыйм бик матур әйбер оештырды: Корбан бәйрәме, Ураза гаете көннәрендә аларның барысын да җыеп кунак итә башладык. «Аларны ятим итмик, алар читтә мосафир булып йөрмәсеннәр, монда килсеннәр, без җылылык күрсәтик», – диде. Бүгенгә кадәр, Аллага шөкер, бу традиция дәвам итә.

Разил ВӘЛИЕВ:
– Салисә ханым, кайвакытта бозылып йөрүчеләре дә булды, дидегез. Алар ректорга, деканга әйтәбез, дисәң дә, әти-әниегезгә әйтәбез, дисәң дә курыкмыйлар, ә Миркасыйм агага әйтәм, дисәң: «О-о-о, юк-юк, берүк, берүк әйтә күрмәгез!» – дип ялваралар иде.

Салисә ГОСМАНОВА:
– Дөрес, Миркасыймны бик хөр­мәт иттеләр. Миркасыйм: «Биш кеше генә калсын, биш кеше генә һөнәр алсын, белем алсын. Шуңа да без риза», – ди иде.

Разил ВӘЛИЕВ:
– Бүгенге көндә Миркасыйм ага укыган мәктәп исән. Әлеге татар мәктәбе – бик матур мәктәп. Уйгырлар, татарлар, казакълар, бергәләшеп, киләчәктә анда мәгърифәт музее ачарга хыялланып йөри иде.

Әлфия ЙОСЫПОВА:
– Әйе, зама­нында бинаны җи­мерү­­дән саклап ка­ла алганнар…

Разил ВӘЛИЕВ:
– Чынлап та, бик матур мәктәп!.

Ләбиб ЛЕРОН:
– Салисә ханым Миркасыйм ага турында бик матур китап чыгуы турында әйтте. Узган ел август ахырында үткәрелгән «Төрки телле әдәби журналлар форумы»нда катнашучыларга «Җыен» фондының башкарма директоры Фуат абый Рафиков бу затлы китапны бүләк итеп өләште. Әле шушы утырыш башланыр алдыннан гына Диләрә Миркасыйм кызы: «Әти турында тагын китап чыгарырга җыенабыз», – диде. Ходай насыйп итсен!

DSC_0039Диләрә ГОСМАНОВА:
– Разил әфәнде Кытайда булуы турында әйтеп китте инде. Ул әтием күргән, әтием йөр­гән җирләрдә булган. Ни кызганыч, безгә андый бәхет эләкмәде. Әтием 2000 елда барган чакта безгә барырга мөмкинлек булмады. Аннары, сәламәтлеге начарлану сәбәпле, бара алмады.

«Шәхесләребез» сериясендәге җы­ен­тыкка мин аның Кытайга баруы турындагы юлъязмасын махсус керттем. Әти шул язмасында болай ди: «Бу минем туган-үскән җир белән күрешү дә, саубуллашу да. Бу минем соңгы сәяхәтем булыр!» Әйтерсең лә, ул башка бара алмаячагын сизгән.

Әтием, бәлки, Кытайда татар тарихын иң әйбәт белүче кешеләрдән булгандыр. Ул үзе дә шунда үскән. Икенче яктан, зур галим, тарихчы, материалларны яхшылап өйрәнүче кеше буларак та, әһәмиятле китап язган*. Әлеге китабы хәзер дә актуаль булып кала килә. Кытай татарлары тарихын белергә теләгәннәргә мин, беренче чиратта, шул китапка янәдән мөрәҗәгать итәргә өндәр идем.

Кытайда татарлар ике зур төр­кемнән гыйбарәт. Бер төркеме Төньяк-көнчыгыш Кытайда, Маньчжурия якларында урнашкан. Икенче төркем – Көнбатыш Кытайда Шәркый Төркестан яки Шенҗаң-Уйгыр автоном районы. Икенче төркемнең оешу тарихы бик тә кызыклы. Алар, нигездә, ХIХ гасырның уртасында күченгән. Әтием: «Безнең гаилә Казан арты якларыннан, Олы Мәңгәр авылыннан чыккан», – дип әйтә иде. Заманында, җир җитмәү сәбәпле, алар көнчыгышка күченергә мәҗбүр була, язмыш аларны, әтием әйткәнчә, «һиҗрәт дулкыннары белән» чит җирләргә илтеп ташлый. Шулай итеп, алар яңа ватаннарына урнаша, тамырларын бик тирән җибәреп, көчле мәхәллә хасил итеп яши.

Киләчәктә тагын да күбрәк документлар белән тулыландырып, шул китапның яңа басмасын чыгарсак, бу өлкәдә аеруча яшь тарихчылар эшләсә, бик әйбәт булыр иде. Бәлки, Кытай татарлары арасыннан, Голҗа яки Өремчедән бер кеше чыгар һәм әтиемнең эшен дәвам итәр, дип ышанам.

Ләбиб ЛЕРОН:
– Әгәр дә танышып барган булсагыз, Диләрә ханым «Безнең мирас» журналында әтисе Миркасыйм Госмановның археографик экспедицияләр вакытында язып барган көндәлекләрен бастырып чыгаруда ярдәм итте. Шулай ук «Татарстан» радиосы хезмәткәре Нәсим Акмалның Миркасыйм Госманов бе­лән әзерләгән интервьюсы да Диләрә ханымның катнашы белән журналыбызда басылды. Рәхмәт аларга!

Күптән түгел генә Кытай татарларына кагылышлы яңа китап басылып чыкты. Аның төп авторларыннан берсе булган Әлфия Шәүкәт кызы Йосыпова – безнең арабызда.

IMG_2770Әлфия ЙОСЫПОВА:
– Казанга Кытай татарларыннан беренче төркем килеп укый башлагач, Татарстан хөкүмәте янә икенче төркем алырга, дигән фикергә килде. Шул уңайдан университеттан балаларны сайлап алу өчен укытучылар җибәрделәр. Без – физик Рөстәм Дәминов һәм мин – 2008 елда университет вә Бөтендөнья татар конгрессы юлламасы белән Кытайга, анда яшәүче татарларның балаларын сайлап, Казанга алып кайтырга дип, сәфәргә чыгып киттек.

2008 елдан башлап бүгенгә кадәр Кытай белән Казан арасындагы сукмак шактый ныгыды. Хәзер ел саен, хәтта елына ике мәртәбә Кытайга барырга һәм аннан килгән милләттәшләр белән һәрдаим очрашып торырга туры килә. Кытайга беренче барганнан соң, андагы татарлар һәм аларның тормышларындагы самимилеккә, андагы сафлыкка минем исем китеп кайтты. Андагы татарлар бөтенләй үзгә. Кытайда гомер итүче татарлар миңа, ничектер, чын татарлар кебек тоелды. Анда кунакчыллык, кунакка хөрмәт, укытучыга, галимгә хөрмәт искиткеч зур. Алар Казанга, Миркасыйм Госмановка «табыналар». Алар елый-елый «Казан кичләре»н җырлый, ләкин берсенең дә Казанны күргәне юк. Алар ел саен Тукай кичәсен үткәрә. Голҗада татар белән бәйле мәктәп, мәчет, зират, урам бар. Кайчандыр Тукай урамы да булган… Бер урам Хәбиб Юнич исемен йөртә. Голҗа үзәгендә, олы урам уртасында татар имәннәре (карагач) бар. Бу агачларны кисәргә теләгәннәр. Әмма татарлар: «Бу – безнең бабаларыбыз истәлеге, алар утырткан агачлар, зинһар, кисмәгез!» – дигән. Татарга бәйле шушы урыннар белән танышып йөргәндә, мин Ильяр абый Габитовтан, Миркасыйм абыйның өен күрсәтегез әле, дип үтендем. «Кызганыч, Миркасыйм абыйның өе бүген сакланмаган, ләкин нигез янындагы агачлары бар, – дип мәктәптән ерак түгел ике агачны күрсәтте. «Менә шушы нигездә ул туып үсте, без бер партада утырып укыдык», – дип сөйләде Ильяр абый.

Шуннан кайткач, мин Россия дәүләт фәнни фондына «Кытайда яшәүче татарларның теле һәм фольк­лоры» дигән темага гариза бирдем. Алланың рәхмәте белән, әлеге грантны оттым. Ике ел дәвамында, шуның нигезендә, Кытайга барып, материаллар җыя башладык. Әлбәттә, без, тел галимнәре буларак, телгә кагылышлы материалларга тукталдык. Нәтиҗәдә бер төркем галимнәр катнашында «Кытайда яшәүче татарлар: теле һәм фольк­лоры» исемле китап басылып чыкты.

Кытай татарлары теле – бик кызык­лы, бай тел. Аларда бездә булмаган бик күп сүзләр сакланган, без әйткән урыс сүзләрен алар татар вариантында куллана. Шул ук вакытта тел уйгыр, казакъ алынмалары белән бик чуарланган. «Багана» дисәң, аңламыйлар, «столб» дисәң, беләләр. Һич уйламаган рус сүзләрен аңлыйлар, бездә актив кулланыла торган татар сүзен әйтсәң, аңламый да калырга мөмкиннәр.

Инде укучыларга килгәндә, Салисә апа күргән, аралашкан беренче төркемнән соң, хәзер инде дүртенче төркем килде. 10-15 көн элек кенә дүртенче төркем – 20 бала килеп, безнең әзерлек бүлегендә укый башлады. Беренче төркем укуларын тәмамлап китте. Кайберләре, Салисә апа әйткәнчә, бизнеста, кайберләре фән юлына кереп китте, аспирантура, магистратурада укучылар бар. Икенче төркем югары уку йортын быел тәмамлый.

Кытайдан килгән балалар, ни­гездә, гуманитар юнәлештә укый. Чөнки биредә алар медицина, хокук юнәлешләрендә гыйлем эстәсә, Кытайга кайткач, эш таба алмый. Бу урында Кытай медицинасының безнекеннән күпкә өстен икәнлеге хакында әйтеп тору кирәкмидер. Ә тел өйрәнүгә килгәндә, әлеге юнәлеш аларга кызык. Алар татар филологиясе бүлегендә укый. Бу бүлектә укуның тагын бер зур өстенлеге бар. Биредә аларга җиңелрәк. Беренчедән, уку нигездә татар телендә, икенчедән, безнең бүлектә ул балалар үзләрен гаиләләрендә кебек хис итә. Алар хәтта: «Апа, Миркасыйм абыйдан соң, ярый әле сез бар!» – дип миңа аркаланалар да. Шулай ук рус филологиясе һәм журналистика юнәлешләрендә укучы татар студентлары да бар. Студент – студент инде ул. Тырышлары, ялкаураклары очрый. Әмма без бернәрсәгә шатланабыз: бу балалар Казанга килеп татар телен өйрәнеп китә. Аларда милли хис бик көчле, кая гына барсалар да, алар үз балаларына татар телен өйрәтәчәкләр. Кытайдамы, Татарстандамы, башка җирдәме, бу гаиләләрдә татар теле сакланачак. Аларга Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан да бик күп мөмкинлек бирелде. Миркасыйм абый да милли мәдәнияткә җәлеп итәргә тырышты. Театрда ул егет-кызлар барлык спектакльләрне дә карап чыкты. Шамил Закиров исән чакта аларга бушлай керү мөмкинлеге тудырылды. Барча концертка, зур чараларга да Кытайдан килгән студентларны тамашачы буларак чакырдылар.

Без аларга хәерхаһлы булырга тырышабыз, әмма таләпчәнлекне һич кенә дә киметмибез. Чөнки КФУда укып, аның дипломын алып чыгу студентларга бик зур җаваплылык өсти.

Разил ВӘЛИЕВ:
– Кытайдагы шушы 5-6 мең татар арасыннан бик күп мәшһүр кешеләр чыккан. Борһан Шаһиди үзе генә дә ни тора! Ул – Мао Цзедун урынбасарларының берсе. Бөтен Кытайда иң атаклы мәшһүр шәхесләрдән. Без Өремче каласындагы бөек затлар җирләнгән зиратта да булдык. Зиратта искиткеч матур эшләнгән кабер ташлары бар. Б.Шаһиди дә, Кытайның иң атаклы кешеләре белән бергә, шулар аллеясында җирләнгән. Бүгенге көндә татар хатын-кызлары арасында генерал бардырмы, белмим. Әмма 5-6 меңлек кытай татар хатын-кызлары арасында генерал бар. Ул – Рәгънә Акмуллина. Голҗа шәһәренең баш табибы – татар кешесе. Атлаган саен шундый затлы шәхесләр. Фәннәр Академиясенең мактаулы академиклары, андагы профессорлар, Кытай парламенты депутатлары… Кемнәр генә юк анда? Шаккатырлык! Бер Шәле авылы халкы кадәр татар. Алардан күпме кеше чыккан! Ильяр Габитов – искиткеч атаклы шәхес. Ул гомернең 18 елын төрмәдә утырган. Аның турында бер роман язарлык. Без «Җыен» фонды белән бергә И.Габитовның шигырьләр җыентыгын китап итеп тә бастырып чыгардык. Әгәр дә Кытай татарлары турында китап чыга калса, аның 1-2 шигырен дә бастырсагыз, бик тә әйбәт булыр иде.

Ләбиб ЛЕРОН:
– Безнең арабызда бер шәкерт тә бар. Ул Нурмөхәммәт исемле егет.

703A3519НУРМӨХӘММӘТ:
– Әссәла­ме­га­ләй­­кем! Исән­месез! Бе­рен­чедән, шуны әй­теп үтәсем килә, Кы­тайдагы ничә миллион кеше арасыннан Казанга килеп югары белем алырга безгә мөмкинлек биргәннәре өчен Татарстан халкына бик зур рәхмәт. Икенчедән, Казанга килгәч, кайбер эшләрдә авырлык туды. Әмма безгә булышкан Әлфия апа, Фәрит абый һәм башка кешеләргә рәхмәтемне җиткерәм. Мин бирегә Кытайдан килгән вакытымда татар әдәби телен бик яхшы белми идем, дөрес, аңлый идем, әмма җавап кайтара алмый идем. Мин кытай мәктәбен бетердем. Кытайлар миннән сорый иде: «Син татар егете, татарча беләсеңме?» – дип. Мин, беләм, дип әйтә идем. Казакъча сөйләдем. Алар аңламас иде. Әмма өйгә кайткач, оялудан битләрем кызарды. Аннан соң татар телен әйбәтләп өйрәнергә дигән максат куйдым. 2011 елда Казанга килергә мөмкинлек булды. Казанга килгәч, рус телен өйрәндек, ә татар теле өстәмә дәрес буларак укытылды. Биредә үземне чип-чиста татар итеп хис итә башладым. Кытайда яшәгәндә ун гына җөмлә белә идем: «Исәнмесез!», «Хәлләрегез ничек?», «Ничек яшисез?» һ.б. Казанга килгәч, күп сүзләрне өйрәндем һәм горурланып әйтә алам, хәзер Кытайдагы дусларым, татарча беләсеңме, дип сораса, әйе, мин татарча беләм, дип күкрәк сугарлык булдым. Хәзер, Аллага шөкер, минем балам да монда туды. Аңа да татар телен өйрәтәм. Шуңа мин бик шат.

DSC_0037Вахит ИМАМОВ:
– Разил абый «Кореяда татар тапмадым», дигән иде. Минем өстәп кенә әйтәсем килә: безгә мәгълүм шагыйрь Ринат Батталның оныгы Кореяда яши. Кореяда да, дим, Аллага шөкер, үзебезнекеләр бар.

1911 елда Иж-Бубый мәдрәсәсен ябып куйганнан соң, атаклы Габдулла Бубыебыз Голҗага киткән. (Иж-Бубый мәдрәсәсе – татар мәгърифәтенең мәркәзенә әйләнгән мәдрәсә иде.) Буби анда яшәгәндә мәчет ачалар. Безнең татарлар өчен дә сабак булырдай бер вакыйга бу! Шушында яшәгән татарлар, хәлфәләр, имамнар, йорттан-йортка йөреп, татар балаларын җыеп, мәчет янында мәдрәсә ачып җибәрә! Без менә татар мәктәбендә укытырга бала юк, дип сөйләшәбез, ә тегеләр нинди үрнәк күрсәткән. Дөрес, соңрак Г.Бубый, туберкулёз чиренә түзә алмыйча, кайтып китә һәм 1922 елда вафат була. Аның кабере, кабер ташы Иж-Бубый зиратында. Голҗада мондый бөек шәхеснең байтак вакыт балалар укытуы, имам булып эшләве анда яшәгән татарларга бик нык тәэсир иткән, алар өчен зур горурлык булгандыр, дип саныйм.

Кытайда татарлар тупланган икенче үзәк – Харбин, Маньчжурия. Шаккатмалы хәл: мөһаҗирләребез анда татар газетасына кадәр чыгарган! Шул рәвешле үзләренең динен, телен һәм мәдәниятен сакларга тырышканнар. Шушында ук Гаяз Исхакый килгән. Маньчжуриядә аның белән очрашу үткәргәннәр. Аннары инде, Советлар Союзы тәэсирендә Кытайда коммунистлар партиясе төзелгәч, милләттәшләребез Япония, Төркия кебек илләргә һиҗрәт кыла башлый. Таминдар абый Мөхит Япония императорының киңәшчесе булып унике ел хезмәт итә! Татар акылы япон императорына да, кытайныкына да кирәк! Бу – татар халкының белемлелеге, зыялылыгы турында сөйли торган факт.

Без революциягә кадәр бөтен төрки дөньяда лидер булганбыз. Нинди атак­лы кешеләр булган бездә! Хәзер бу биеклекне югалттык. Һәр татарның күңелендә «шушы лидерлыкны тагын кабат кайтарасы иде», дигән хис булырга тиеш. Без шушы уй белән, шуның өчен көрәшеп үләрбез дә инде…

DSC_0041Равил ФӘЙЗУЛЛИН:
– Без, әл­бәт­тә, үткәнебез өчен горурланып уты­рабыз. Әм­ма киләчәк өчен яши­без бит! Без­не алда нәрсә кө­тә? Уйлап карасаң, «кытай» дигән исем – бик зур исем, үзегез белеп тора­сыз, хәзерге дөньяның, Татарстан хөкүмәтенең һәм безнең алдынгы акыл ияләренең Кытайдагы милләттәшләрне барлавы – алдан күрүчәнлек, мин моны бик акыллы гамәл, дип саныйм. Һәрхәлдә, кытай татарлары югалачак түгел. Без быел Әдәбият елы, дип әйтәбез. Бу – безнең өчен бик яхшы фал, чөнки әдәбият дигәндә дә, тарих безнең яклы. Кайсы гына гасырны алсак та, без төгәл шәхесләр, әсәрләр, гамәлләр турында телгә алып сөйли алабыз. Ә кайбер халыклар шанлы булып күренсәләр дә, ХV яки ХVI гасырдан үзләренең тарихи шәхесләрен мисалга китереп сөйли алмый. Киләчәк турында уйлаганда, менә бу форсаттан файдаланырга кирәк. Кытай тирәсендә безнең берникадәр тамырлар бар икән, аны мөмкин кадәр күбрәк матбугат аша халыкка пропагандалау фарыз. Инде әдәбиятка килгәндә, Габитов кебек шәхесләр, безнең күзлектән караганда, Тукай түгелдер, әмма «Менә Кытайда безнең кемнәр бар!» дип күрсәтә белергә кирәк. Кытай татарлары турында әлеге китапны чыгарып искиткеч зур эш эшләгәннәр.* «Безнең мирас» журналының әлеге мәсьәләне кузгалтуы да зур гамәлләрдән. Кытай татарлары белән Идел-Урал буе татарлары арасындагы бәйләнешләрне киләчәктә тагын да калкурак итеп күрсәтергә кирәк, бу бик мәгънәле эш.

Ләбиб ЛЕРОН:
– Монда мин бер проблема бар, дип уйлыйм. Ул да булса, Кытай ар­хивларына кереп эшли ала торган галимнәр тәрбияләү мәсьәләсе.

Диләрә ГОСМАНОВА:
– Сез бик четерекле мәсьәләне кузгатасыз. Кытай архивларына чит мәмләкәт кешеләрен кертү катгый тыелган. Бу – дәүләт сәясәте.

Равил ФӘЙЗУЛЛИН:
– Ни өчен алай икән?

Диләрә ГОСМАНОВА:
– Тәгаен белмим, әйтә алмыйм.

Равил ФӘЙЗУЛЛИН:
– Безнең Рәсәй өчен генә бикләгән­нәрдер алар.

Диләрә ГОСМАНОВА:
– Юк, бүтәннәргә дә. Европадан да кертмиләр. Икенче юл бар. Шәхси куллардагы материалларны, архивларны өйрәнергә мөмкин. Тора-бара алар юкка чыгачак.

Равил ФӘЙЗУЛЛИН:
– Кытайда унлап мөселман халкы яши. Заманында татарлар өстенлек ит­кән, хәзер өстенлек казакълар һәм уйгырларда. Мин уйгырларның да, казакъларның да хәлләре әйбәт тү­гелдер, дип беләм. Ә менә анда хәзер сезнең буын, Фәрит әфәнде, соңгы татарлардыр, әллә мин ялгышаммы?

DSC_0047Фәрит МӨСЛИМОВ:
– Бөтенесе Пётр I вакытыннан килгән сәясәт – татарларны юк итү. Хәзер дә бу сәясәт бара. Башка исемнәр кушалар, татар ди­гәне генә юк булсын. Шен­җаңга, Шәркый Төр­кес­танга татарлар 1830 еллардан кү­ченә. Анда барып, Шәркый Төр­кестанны Рәсәйгә алып бирәләр. Шәркый Төркестан Рәсәй кул астына керә, аннан Кытай кайтарып ала. 1906 елда Кытайга күчкән татарларга күтәрелеп китәр өчен акча бирергә, дигән указ да чыга. Бу заманда күченгән татарларда татарлык күп дигәндә ике буынга бара, аннан юк була. Монда 500 ел дәвамында 80% татар үз телен оныткан дисәк, анда 99 % белми дияргә мөмкин. Шуңа күрә 2005 елдан Кытай татарларының бирегә килеп укый башлавы – Татарстан Республикасы башкарган иң зур эшләрнең берсе. Алар 38 бала килгән иде, хәзер шуларның биш-алтысы биредә эшли, алай гына да түгел, Кытай белән хезмәттәшлектә Татарстанга ярдәм итә.

Анда бит инкыйлабтан соң татарның акыллы, зыялы байлары да күченгән. Акыллы кешедән акыллы бала туа. Аларның хәзер балалары, оныклары үсеп килә. Күбесе Кытайда зур түрәләрнең ярдәмчесе, урынбасары булып эшли. Татарларны саклау авыр. Кытайның 2010 елда чыккан планы бар: Үзәк Кытайдан 150 миллион кытайны күчереп утыртырга, дигән карар ул. Күчеп килгән кытайларга торырга өй бирәләр, өч ел эшләтмичә, хөкүмәт аларга ярдәм итә. Җирле халыкны кытайлар басып китсә, татарларның саклануы шикле.

Андагы күп татарларның фа­ми­лияләре юк. Мәсәлән – Нурмөхәммәт. Аның фамилиясе дә Нурмөхәммәт. Исеме – әтисенең исеме. Менә сиңа Кытай куйган исем һәм фамилия. Әти исеме, нәсел-нәсәп күрсәтелми…

Вахит ИМАМОВ:
– Сан ягыннан аз булганнарны санга сугучылар аз.

Фәрит МӨСЛИМОВ:
– Хәзер Кытайда 5 меңнән артык татар яши, диләр инде. Аның да яртысыннан күбе татар түгел. Татарлар аз санлы халык булгач, аларга юл бирәләр, татарларга өч бала рөхсәт ителә, уйгырларга – ике генә бала. Шунлыктан казакълар, уйгырлар, хәтта дүнгәннәр дә татар булып язылып килә. Бу җәһәттән караганда, татарларга берникадәр юл бар. Әмма 5 мең татар белән генә нәрсә эшләп була?

Ләбиб ЛЕРОН:
– Сөйләшүебезне йомгаклар вакыт җитеп килә. Әмма без аны журналыбыз битләрендә дәвам итәрбез, дип уйлыйм. Миңа калса, утырыш бик җанлы, кызыклы булып, мәгънәле-гамьле, эчтәлекле үтте. Хәл ителәсе мәсьәләләр бар, һәм алар, чынлап та, бик җитди.

Төрле кыйтгаларга сибелгән татарларыбызны барлау-саклауда, халкыбыз мәнфәгатен кайгыртуда максатчан эш алып барсак кына, бу эш-гамәлләргә бергә-бергә тотынсак һәм аларның уңай нәтиҗәсенә ирешү өчен даими көрәшсәк кенә теләкләребезгә ирешербез, иншаллаһ.

«Түгәрәк өстәл» утырышы барышында яңгыраган чыгышларны, фикер-тәкъдимнәрне Ленар Гобәйдуллин әзерләде.

С.Исхаков һәм Л.Гобәйдуллин фотолары.

*Ред.: Сүз М.Госмановның «Ябылмаган китап, яки чәчелгән орлыклар: Шәркый Төркестан турында тарихи очерклар» (1996) дигән китабы турында бара.
*Ред.: Сүз КФУ галимнәре чыгарган «Кытайда яшәүче татарлар» дигән китап турында бара.

Админ.: «Түгәрәк өстәл»нең журналдагы исеме «Кытай татарлары: мәдәният, тарих һәм хәзерге заман»

 

Комментарий язарга