Кытай мөселманнарында мәет күмү йоласы

Цицикарда яшәгәндә игътибарымны җәлеп иткән тагын бернәрсә – мәет күмү йоласы булды. Мин моның бөтен кытай мөселманнарында бертөрле икәнен күрдем. Берәр өйдә мәет булса, иң башта матәм игълан ителеп, бу өй хуҗасы, гаилә кешеләре, туганнары, якыннары — һәммәсе актан киенә, аннары ахунга хәбәр җибәрелә. Ахун килә, барыннан да элек, үлгән кешенең бурычы калу-калмавын сораштыра. Әгәр үлгән кешенең бурычы калган булса, алачак кешеләрне табып китерүләрен сорый, бөтен бурычларын вариcлaрыннан түләттерә. Әгәр бурыч түләрлек хәлләре булмаса, варислар белән алачак кеше арасында бер килешү төзеттерә, шуннан соң гына җеназа башлана.

Бу мөгамәлә миңа ошады. Безнең Русия мөселманнарында голәмә моның нәкъ киресен эшли. Фидиясен, тегесен-монысын имам ала, бурычка җиткәч, яшерәләр: «Берни калмады», — диләр.

Соңыннан, мәетне алып киткәндә, үлгән кешенең туганнары һәм якыннары (барысының да кулларында таяк) нәкъ зиратка кадәр озата баралар. (Бу таяк тоту Бохарада да бар, Кытай мәҗүсиләрендә дә киң таралган.)

Бездәге кебек фидия һәм сәдака-фәлән булса да, бу бары байлар өчен генә, фәкыйрьләр өчен тиеш түгел дип санала.

 

Габдерәшит Ибраһимов «Ислам дөньясы»

Безнең мирас. — 2018. — №12. — 50-51 б. 

Фото: pixabay

Комментарий язарга