Кышкы иртәдә

– Әбәтегез тәмле булсын, Бәдернисаттәй!

– Бергә булсын… И… кара… танымый да торам, Фәгыйлә малае икән… Нихәл, нишләп йөрисең?

– Әни, оеткыга бер-ике кашык катык бирсен әле, дигән ие. 

– Катыгым юк шул, акыллым…

– ?!

– Кар һаман явамы?

– Төшкәли.

– Анаң эшкә бармадымыни?

– Юк… Мунча ягабыз.

– Җизнәңнәр кайтмыйдыр ич?

– Юк.

– Атаң терелдеме инде?

– Терелде.

– Эшләмидер әле?

– Юк.

– Һе, һе, шулай диген… Катыгым юк шул, акыллым… Ашарга утыр, дисәм инде…

– Сал, булмаса, Бәдернисаттәй. Бик кыстагач, берәр тәлинкә ашармын.

 

Фаил Шәфигуллин

Безнең мирас. — 2020. — №10. — 115 б. 

Фото: pixabay

Комментарий язарга