Журнал «Безнең мирас»

Кыпчаклар


  • Кыпчаклар турында русның иң мәртәбәле галимнәре В.Бартольд, С.А.Плетнева, Л.Гумилев бары тик яхшы яктан гына язган.

  • Кыпчаклар белән бәйле «дәште кыпчак», ягъни «кыпчак даласы» дигән төшенчә кулланышка керә.

  • Димәк, кайчандыр алар биләгән территория – иксез-чиксез дала – хәзерге Россия һәм Украина, күпмедер дәрәҗәдә Казакъстан җирләре.

  • XII-XIII гасырларда кыпчаклар Дунай, Днепр, Идел, Урал (Җаек), Иртыш елгаларының урта һәм түбәнге агымнарында, Кара, Каспий, Арал диңгезләренең, Балхаш күленең төньяк ярларында дәүләт корган, күчмә һәм утрак тормыш алып барган (КАРТАНЫ КАРАГЫЗ)



  • Кыпчаклар РУС КЕНӘЗЛӘРЕНЕҢ ЯРДӘМЕ белән берничә мәртәбә Киевны һәм башка дистәләгән рус калаларын яулап ала.

  • 12 нче йөз ахырында иҗат ителгән «Слово о полку Игореве»да Игорь Святославичның кыпчакларга 1185 елгы уңышсыз явы тасвирлана.

  • Шулай ук кыпчаклар ҮЗЛӘРЕНӘ КАРДӘШ БУЛГАН болгарларга – Идел буе Болгар дәүләтенә дә һөҗүм итә­, калаларын яулап ала.

  • Кыпчак гаскәре җиңел һәм авыр коралланган җайдаклардан гыйбарәт. Алар сугышта хәйләкәрлекләре, җитез булулары һәм тактикада осталыклары белән аерылып торган.

  • 1223 елда Төньяк Кавказда һәм Калка елгасы буендагы сугышларда кыпчаклар монголлар тарафыннан җиңеләләр. Әмма җиңелүнең уңай ягы да була: Идел буена килгән монголлар, кыпчаклар белән кушылып, тулысынча ассимиляцияләшә.

  • Шулай итеп, кыпчаклар 1240 нчы елларда яңа оешкан дәүләт – Алтын Урда халкының төп өлешен тәшкил итәләр. Сүз уңаеннан: болгарлар әлеге дәүләттә кечкенә утрау гына булып кала.

  • Ә ИҢ МӨҺИМЕ – туган телебез ТАТАР ТЕЛЕ ТӨРКИ ТЕЛЛӘРНЕҢ КЫПЧАК ТӨРКЕМЕНӘ КЕРӘ!

  • Татар әдәбиятының иң затлы әсәрләре – «Кодекс Куманикус» – «Коман мәҗмугасы», Котбның «Хөсрәү вә Ширин»е, Хәрәзминең «Мәхәббәтнамә»се, Мәхмүд Болгариның «Нәһҗелфәрадис»е, Сәйф Сараиның «Китабе Гөлстан»ы кыпчак телендә иҗат ителгән.

  • Кыпчаклар үзләреннән бай матди мирас та калдыра. Әлеге хәзинә Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Казан музейларында саклана.


Журналга Ленар Гобәйдуллин әзерләде.


Безнең мирас. — 2021. — №1. — 10-11 б. 

Теги: Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру