Журнал «Безнең мирас»

«Котадгу белек» - мирасыбызның затлы җәүһәре

31 гыйнвар көнне «Татмедиа» конференц-залында «Безнең мирас» журналы редакциясе тарафыннан «Котадгу белек» китабын тәкъдим итү чарасы булды. Журналистлар очрашуында журналның баш мөхәррире Ләбиб Лерон китапның беренче экземплярларын аны тәрҗемә иткән филология фәннәре докторы, профессор Рифкать Әхмәтҗановның улы Хәйдәр һәм кызы Гөлсәриягә тапшырды.


«Котадгу белек» китабының тарихы аянычлы да, мактаулы да була. Тәрҗемәче, галим Рифкать Әхмәтҗанов әсәрне борынгы төрки телдән моннан 15 ел элек үк тәрҗемә иткән. Ул аны китап буларак күрергә теләгән, тик язмалар китап нәшрияте киштәләрендә югалып калган. Автор хезмәтен күрә алмый кала. Ләкин хәзер «Безнең мирас» журналы ярдәме белән «Котадгу белек» китабы татар дөньясына, ниһаять, тәкъдим ителде.


«Без моны чыгару гына түгел, аны укучыларга җиткерергә дә тиешбез. Монда шултикле хәзинә, шулхәтле байлык, акыл чыганагы шушында! 2 мең елдан артык әлеге мирасыбыз татар-төрки халыкларының бердәм бөек ядкяре булып санала. Ул - безнең рухи мирасыбызның затлы җәүһәре. Китапны бастырып чыгару – татар дөньясында бик зур вакыйга», - дип белдерде филология фәннәре докторы, профессор Хатыйп Миңнегулов.


«Бүгенге көндә әлеге басма - кимәлдә бик затлы рәвештә, иң мөһиме, татар телендә басылган беренче китапларның берсе. Күп төрки халыклар «Котадгу белек» әсәрен күптән бастырды. Ниһаять, без дә аларны куып җиттек. Без әдәп-әхлак турында бик еш сөйләшергә яратабыз. Нәкъ шундый басмалар ярдәмендә дә бу сыйфатларны үстерәбез. «Котадгу белек» өстәл китабы булырга тиеш», - дип фикере белән бүлеште Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров.


Хатыйп Миңнегулов әлеге китапны башка төрки халыкларга да җибәрергә кирәклеген әйтте. «Алар да танышырга тиеш. Әсәр тормыштагы күп сорауларга җавап бирә. Хатынны ничек сайларга? Хәтта шушы сорауга да җавап бар. Әби-бабалар туплаган тәҗрибәне, рухи мирасны өйрәнергә, шуңа таянып, алдагы юлларыбызны билгеләргә тиешбез», – диде ул.


Йосыф Баласагуниның «Котадгу белек» китабы мең данә белән басылып чыкты. Бу – төрки дөньядагы күләмле шигъри әсәрнең беренче тапкыр татар телендә китап булып чыгуы. Басма Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән дөнья күрде.


Теги: Айзилә Сабирова Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру