Күршеләргә бару вә сәйраннар (Гаилә дәресләре)

Ханым-кызлар күршеләр арасында йөрешергә вә утырышырга яраклы гыйффәтле вә тәрбияле ханымнарны ара-тирә барып хәлләрен беләләр вә зур яшьлеләренең кулларын үбеп, хәер-догаларын алалар. Бер адәмнең холык вә гадәтләренең дәрәҗәсе йөрешә вә күрешә торган дусларының гадәт вә сыйфатларына карап беленер. Ошбу дөньяда яхшылар берлә дус вә иптәш булудан һичкем зарар күргәне юктыр. Әмма явыз холыклы вә начар кешеләр берлә йөрешелсә, ахырында бер зарар күрелми калмас.

Ханымнарга иң әүвәл үзләренә йөрешер өчен яхшы күрше сайларга кирәк. Шөбһәсез, яхшы дуслар вафасыз (бурычны үтәмәүче) карендәшләрдән әллә ничә өлеш артыклардыр. Иптәшләр һәрвакытта намус вә гыйффәт иясе, гакыллы, тәрбияле, эшлекле, күркәм холык иясе, үзен вә сүзен белүче вә халык каршында сүи зан (начар уй) казанмаган, яман исем күтәрмәгән такымнан булмак тиештер. Моны ничек белә алырбыз? Һәркемнең кем идекен тикшерү вә сорашу, сынау, ишетелгән сүзләр, аеруча ышанычлы җирләрдән таралган хәбәрләр бик ачык күрсәтер. Фәлән фәкыйрьдер, дуслыкка лаек түгел, менә монысы байдыр, хөрмәт кылырга лаектыр, дисәгез, зур хаксызлыкта булырсыз. Чөнки фазыйләт (өстенлек) байлыкта түгел, күркәм холыкларда вә вөҗдан пакьлегендәдер. Фәкыйрьлек вә мохтаҗлык фазыйләтне бетермәгән кеби, байлык та һичбер вакытта фазыйләтләрне арттыра алмас.

Ханымнарның артык биләмгә йөрүеннән төзеклеге җуелган, ир берлә хатын арасындагы мөхәббәт суынган, бу сәбәптән аерылышу фәлякәтенә (фаҗигасенә) очраган гаиләләр бик күптер.

 

Фәхрелбәнат Сөләймания

Безнең мирас. — 2016. — №7. — 64-65 б. 

Фото: pixabay

Комментарий язарга