Журнал «Безнең мирас»

Көрәшче түбәдән егылып һәлак булган

Түбән Камада татар көрәше ветераны Наил Зәйнуллин түбәдә кар чистарткан вакытта егылып төшеп үлгән. Бу хакта “Татар-информ”га үз чыганаклары аша билгеле булды.

Түбән Кама Яшьләр эшләре һәм спорт идарәсендә хәбәр иткәнчә, Наил Зәйнуллин эш урынында - шәһәр базарында түбә чистарткан һәм егылып төшкән. Көрәшче авыр тән җәрәхәтләре алган һәм хастаханәдә һәлак булган.

"Шинник" комплексының көрәш бүлеге җитәкчесе Расиф Гыйльманов әйтүенчә, Наил Зәйнуллин 1970 елларда көрәш ярышларында катнашкан, дүрт тапкыр Түбән Кама Сабан туе батыры (1973,1974, 1975, 1976 елларда) , Муса Җәлил призына көрәштә 3 тапкыр җиңгән - 1972, 1975, 1976 елларда. 1975 елда РСФСР чемпионы (Чабаксар).

Түбән Камада Наил Зәйнуллин исемле тагын бер көрәшче бар, ул 100 кг үлчәүдә көрәшә. Яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе ачыклык кертеп, хәбәр итте: сүз 1951 елгы көрәшче турында бара.
Ул Зәй районы Әхмәт авылыннан. Наил Зәйнуллинны бүген Түбән Камада җирлиләр.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/28/179692/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру