Журнал «Безнең мирас»

Динар Хәлилов хөрмәтенә көрәш турниры

Яшел Үзән районының Норлат авылы спорткомплекс "мәйданы" быел да яшь көрәшчеләрне үзенә җыйды. Елдан-ел милли спорт төре саналган татарча көрәш белән шөгыльләнүче яшьләребезнең арта баруы шатландыра билгеле.

Ярышта барлыгы тугыз команда Казанның Авиатөзелеш, Арча, Балтач, Саба, Теләче, Кайбыч, Чүпрәле, Биектау һәм Яшел Үзән районы көрәшчеләре катнашты. Быел ул 2003-2005 елгы яшүсмерләр һәм алардан да кечерәкләр арасында барган ачык "Көрәш" турниры СССРның спорт мастеры, Татарстан республикасының атказанган тренеры, шулай ук Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре Динар Хабибулла улы Хәлилов кубогына иде.
Күрше Мулла Иле авылында туып үскән Динар Хәлиловка һәр авыл малае шикелле кечкенәдән Сабантуйларында катнашып, үзен көрәштә сынап карыйсы килә. Менә шул балачактан кереп калган җиңү теләге, аны зур спортка китерә дә инде. " Элек бит җиңгән өчен яулыклар, сөлгеләр бирәләр иде. Яшел Үзән шәһәрендә өч ел җиңүче булып калдым, самовар, велосипед, тагын нәрсәләрдер алдым шунда. "Ә тәкә,"- дим?. Тәкә әле соңрак бирелә башлады", дип искә алды ул елларны Динар абый.
Хәрби хезмәттә ул Германиядә була, СССРның хәрби көчләре чемпионы исемен алган егет анда тугыз ел хезмәт итә, хәрбиләрне физик культура, спортка өйрәтә. Аннан кайткач татар-башкорт көрәше буенча унбиш еллап шөгыльләнә, менә дигән шәкертләр тәрбияли. "Бик күп укучыларым төрле ярышларда беренче урыннар яулап чемпионнар, спорт мастерлары булдылар. Мин инде илле еллап әлеге спорт төреннән аерылганым юк", ди ул.
Әлеге турнирны үткәрү идеясы көрәш төрен үз иткәннән тудымы сездә? - дигән сорауга, болай җавап бирде: "Мин балалар милли көрәшебезне онытмасыннар, дип тырышам, үзебезнең районның көрәшчеләрен үстерәсем, көрәшләрдә җиңгән батырларыбызның данын республикада да танытасым килә. Быелгы көрәш турнирында җиңүче командаларга кубокларны улым Дамир Хәлилов - РФнең Тэквандо федерациясе җитәкчесе алып кайтты. Әлеге бик матур кубоклар беренче урын алган Казанның Авиатөзелеш районы командасына, икенче урын алган Яшел Үзән, өченче урын яулаган Балтач районы командасына тапшырылды. Бу чараны оештырып йөрүче дустыбыз ТРның"Агрохим" үзәге җитәкчесе, көрәш федерациясе вәкиле якташыбыз, Олы Ачасыр авылы егете Әнәс Әхтәм улы Локмановка, ярышларны уздыруга теләктәшлек күрсәткән Норлат авыл җирлеге башлыгы Ренат Баһаутдиновка, аның ярдәмчесе Камил Шәкуровка, баш хөкемдар Илдус Рәхимовка, Урысбага авыл җирлеге башлыгы Хәйдәр Сибгатуллинга, спорткомплекс җитәкчесе Илгиз Баһаутдиновка, яшь көрәшчеләргә, аларның тренерларына, барлык катнашучыларга һәм инде җиңүчеләрне бүләкләүгә үзләренең матди ярдәмен күрсәткән спонсорларыбызга зур рәхмәтемне җиткерәм"!
Ә хәзер Яшел Үзән данын шушы ярышларда яклап, икенче урынны алуга ирешкән яшь батырларыбыз белән таныштырып үтик. Чемпион исеменә лаек булган бишенче гимназия укучысы Сәет Хәйруллин, призерлар Ранил Йосыпов, Илмир Гыйбадуллин - уналтынчы мәктәп, Мозафаров Рафаэль, Галямов Камил, Гимадиев Азамат Осиново бистәсеннән, Булат Шәйхнуров Күгәй авылыннан, алар барысы да мактау грамоталары, медальләр һәм акчалата премияләр белән бүләкләнделәр. Җиңүче егетләребезнең тренерлары да мактауга лаек - И. Гайнуллин, И. Рәхимов, Ф. Зәйнуллин һәм Рәмзис Заһидуллин кебек илкүләм җиңү яулаган көрәшче тәрбияләгән Алмаз Шәйхнуров. Менә шундый спорт бәйрәменең авылыбызда уздырылуына шатланып, киләчәге дәвамлы булсын иде, дип телик!

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру