Журнал «Безнең мирас»

Күренекле артист, язучы, тәрҗемәче Габдулла Шамуковка багышланган китап дөнья күрде

СССРның, РСФСРның, ТАССРның халык артисты, язучы, тәрҗемәче Габдулла Шамуковка багышланган «Үзе. Үзе турында» исемле китап чыкты. Ул 700 данә тираж белән дөнья күргән. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
Басма Ульяновск өлкәсе Хөкүмәте, Сәнгать һәм мәдәни сәясәт министрлыгы ярдәме белән «Россиядә театр елы» уңаеннан нәшер ителә.
Китапта Габдулла Шамуков артист та, тәрҗемәче, мәсәлләр иҗат итүче, кыскасы - күпкырлы талант иясе дә. Монда Габдулла Шамуковның төрле рольләрдәге фотолары да бирелгән, татар театры тарихында тирән эз калдырган артистның иҗат юлы, аның уйнаган рольләре күрсәтелгән.
Фотолар аша укучы аның төрле катлаулы образлар тудырган зур талант иясе булганлыгын күрә ала. Менә ул революция юлбашчысы В.И. Ленин, икенче фотога күз салсаң, ул — Тукай образында, шулай ук хәйләкәр дә, зирәк тә Хуҗа Насретдин ролендә дә күреп була, диелә хәбәрдә.
Китапта Шамуков язган мәсәлләр дә урын алган. Татар теленә тәрҗемә иткән И. Крылов әсәрләре белән бергә кеше психологиясен бик нечкә ачып бирә алган башка мәсәлләре дә урын алган. Аларда гыйбрәт тә, киңәш тә, уйландыра торган фикер дә салынган.
Татар-информ

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру