Журнал «Безнең мирас»

«Күңелле сәхифәләр» яңа форматта

2 декабрь көнне Габдулла Тукай әдәби музеенда «Күңелле сәхифәләр» дип аталган Тукай җыентыгының уникаль чыгарылышы тәкъдим ителде. Китапта беренчел басманың үрнәкләре куелуы белән үзенчәлекле.
2022 елда Татарстан китап нәшрияты 1910 елгы җыентыкның битләре белән «Күңелле сәхифәләр» чыгарды. Һәр биткә кириллица язмасы белән аналог ясалган. Басма Татарстан Республикасы Милли музее фондында сакланган материаллар һәм Габдулла Тукай әдәби музее экспозициясе нигезендә әзерләнгән. Җыентыкны төзүче, кириллицага күчерү авторы буларак Тукай музее мөдире, филология фәннәре кандидаты Гүзәл Төхвәтова чыкты.
«Бик мөһим традиция оешты – Тукай китапларын белгечләр, тукайчылар белән янәдән нәшер итеп, укучыларга тәкъдир итү. Киләчәктә дә мондый китаплар булыр дип ышанабыз» – дип чыгыш ясады Галимҗан Гыйльманов. Китапка барлыгы 13 шигырь, 1 чәчмә әсәр кергән. Алар арасында гади шигырь, бәет, мөнәҗәт стильләре, мәсәл һәм чәчмә әсәр бар.
Габдулла Тукайның «Күңелле сәхифәләр» җыентыгы беренче тапкыр 1910 елда дөнья күргән. Ул Казанда гарәп графикасында «Сабах» нәшрияты тарафыннан чыгарылган. Китапка «Гали белән Кәҗә», «Безнең гаилә», «Шаян песи», «Ак бабай» һәм башка шигырьләр кертелгән булган.
Китапның текст өлеше генә түгел, ә андагы балалар өчен рәсемнәр дә зур игътибарга лаек. Габдулла Тукай, балалар китабына заказ ясалгач, аптырашка кала. Балаларга рәсемнәр кирәк, ә татарда андый рәссамнар юк икәнен ул бик яхшы аңлый. Ник юк дигәндә, рәсем ясау, кеше һәм хайваннарны сурәтләү дин буенча катгый тыелган. Зур тырышлык белән «Күңелле сәхифәләр» иллюстрацияләр белән бизәлгән. Тик Тукай гына алар белән канәгать калмый. «Татар гаиләсе» рәсеме буенча язучы үз дәгъваларын белдерергә курыкмый. «Бу песи татар песиенә охшамаган! Мондый самавыр буламыни, бабай хәтле бит ул!» – дигән ул. Бу Габдулла Тукайның китапларына бик җитди каравын исбатлый”, – дип сөйләде филология фәннәре кандидаты Марсель Ибраһимов.
Безгә шулай ук Габдулла Тукайның кайбер шигырьләре иллюстрацияләргә нигезләнеп язылуы да  билгеле.





Теги: Айзилә Сабирова Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру