Журнал «Безнең мирас»

Габденнасыйр Курсави, Шиһабетдин Мәрҗани һәм Галимҗан Барудиның яңа табылган кулъязмалары

Минем фикеремчә, бүген татар археографиясенең иң мөһим бурычы –әдипләребезнең, галимнәребезнең мирасын, аларның язган хезмәтләрен киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү.


Бу мирасны татар һәм инглиз, рус телләренә тәрҗемә итеп кенә түгел, ә гарәпчәне укый белгән укучыларга да җиткереп, совет чорыннан калган концепцияләрдән акрынлап арынырга кирәк, дип саныйм.


Соңгы елларда татар кулъязма мирасын өйрәнү, тикшерү, барлау эше шактый актив рәвештә бара. Казанда гына түгел, Көнбатыш илләрендәге хезмәттәшләребезнең дә бик кызык­лы ачышлары турында еш ишетәбез. Шушы кыска гына мәкаләдә без археографик экспедициядә яңа табылган кулъязма чыганаклар турында берничә сүз әйтеп китәбез. Бу кулъязма мирас татар милләтенең иң күренекле һәм бөек затлары – Габденнасыйр Курсави (1776-1812), Шиһабетдин Мәрҗани (1818-1889) һәм Галимҗан Баруди (1857-1921) исемнәре белән бәйләнгән.


2012 елда Канаданың Монреал каласында ислам белгече, доктор Натан Спаннаус Габденнасыйр Курсавига багышланган диссертациясен яклады [1]. Галим, Санкт-Петербург һәм Казан китапханәләрендә эшләп, Курсавиның мәгълүм булган барлык әсәрләрен укып чыкты, аның фикерләрен һәм шул чордагы тарихи мохитне анализлап, шактый зур эш башкарды. Иң мөһиме – Н.Спаннаус Курсавиның татар фәнендә билгеле булмаган кулъязмаларын таба һәм аларның эчтәлекләрен өйрәнә. Әйтергә кирәк, татар тарихы өчен Төркия архивларының фондлары тиешле дәрәҗәдә өйрәнелмәгән. Мәсәлән, доктор Н.Спаннаусның мәгъ­лү­матларына караганда, Ис­тан­булда Курсавиның күп­ләр­гә бөтенләй билгеле булмаган ике кулъязма китабы саклана икән. Беренчесе – «Шәрх га­ла рисалә фи бәхсәс-сыйфат» [2], икенчесе – «Китаб фи бәйан әксамәл-хәдис» [3, 4]. Исем­нәренә караганда, бу китап­лар кәлам һәм хәдис фән­нәре турында. Курсавиның тагын бер мөһим әсәре – «Шәр­­хәл-гакаидән-нәсәфия әл-җәдид» – Истанбулда [5] һәм Үз­бәкс­тан­ның Нөкис каласында [6] саклана [7]. Курсавиның Н.Спаннаус кулланмаган ике томлык «Хәшия гала шәрхәл-гакаидән-нәсафия [әл-җәдид]» исемле хезмәте Казанда – Татарстан Республикасы Милли музеенда борынгы язма чыганаклар белгече, археограф Зәйнәп Максудова (1897-1980) фондында бар. Бу кулъязмалар мелла Мөхәммәтсафа бине Мөхәммәтгали әл-Кәнави тарафыннан Гатаулла бине Мөхәммәди әл-Атави мәдрәсәсендә 1880-1881 елларда күче­релгән [8]. Доктор Н.Спаннаус Курсавиның хәнәфи фикъһенә багышланган «Шәрех мохтәсарәл-мәнар» әсәренең тулы нөсхәсе булмавы турында әйтә [9], әмма безгә бу хезмәтнең Төмән өлкәсе дәүләт музеенда саклана торган тулы нөсхәсе белгеле (1 нче фото) [10]. Без бу кулъязмага филология фәннәре кандидаты, Казан (Идел буе) федераль университетының өлкән укытучысы Илһам Гомәров белән уртак проектны гамәлгә ашырганда юлыктык. Һичшиксез, әлеге нөсхәне нигез итеп алып, әлеге әсәрнең тәнкыйди текстын бастырырга кирәк, чөнки бу – Курсавиның фикер-карашларын аң­лар өчен, иң әһәмиятле китапларның берсе. Кызганыч ки, хәзерге заман укучыларына Курсавиның «Әл-иршад ли-л-­­гыйбад», «Тәфсир әл-бәян» исемле әсәрләре генә билгеле [11]. Кур­са­ви­ның барлык кулъязмаларын да туплап, матур бер җыентык чыгарырга кирәктер, дип уйлыйм.


Шиһабетдин Мәрҗанинең мирасын барлаганда, без татар халкының Дагыстан белән элемтәләрен күз алдында тотарга тиешбез. Мондый элемтәләр бик борынгыдан килеп, безнең көннәргә кадәр дәвам итүенә карамастан, әлеге фәнни мәсьәлә тиешле дәрәҗәдә өйрәнелмәгән [12]. Мисал өчен Санкт-Петербург дәүләт университетының Көнчыгышны өйрә­нү факультеты китапханәсендә татар шәкерте тарафыннан күчерелгән бер Дагыстан галименең «Тәзкиратәр-рагибин фи тәгърифат голүм» исемле әсәре саклана [13]. Казанда да Дагыс­тан галимнәренең кулъязмаларын очратырга була, шул исәптән Дагыстан авыл мәчетләренең китапханәләре һәм андагы шәхси архивлар, Казан басма китаплары белән шыплап тулган. Шундый кызыклы чыганакларның кайберләре безнең кулыбызга да килеп эләкте. Мәсәлән, атаклы Дагыс­тан галиме, энциклопедист Нәзир әд-Дүргәлинең (1891-1935) хезмәтләрен өйрәнү вакытында [14] археограф, текстолог, тарих фәннәре кандидаты Шамил Шихалиев белән Мәрҗанинең әсәрен таптык (2 нче фото). Кулъязма җыентык авар халкының күренекле галиме Мөхәммәтсәет Сәетовның (1902-1985) архивында саклана [15]. Нәзир әд-Дүргәли материалларны төрле басма чыганаклардан туплаган. Китапның «Тарихәл-фәлсәфә вә-л-голүм вә гайриһа» өлешендә Мәрҗанинең «Вафиййат әл-әслаф вә тахиййат әл-әхлаф» әсәренең кайбер бүлекләре кергән [16]. Һәр бүлектән соң Нәзир әд-Дүргәли бу текстның ничәнче битләрдән алынганын күрсәткән. Димәк, Нәзир әд-Дүргәлинең кулында «Вафийәтел-әслаф...»ның бер нөсхәсе булган, ләкин безгә ул кулъязма әлегә кадәр билгеле түгел яисә ул сакланмаган [17]. «Вафийәтел-әслаф...» – Мәрҗанинең гомер буе язган әсәре, галимнең иң бөек тарихи һәйкәле [18]. Бу китапны да чыганак телдә һәм тәрҗемә итеп бастыру – татар фәненең изге бурычы. Әлеге эштә Махачкала каласында саклана торган кулъязма да ярдәм итәр, дип уйлыйм.


Шулай ук Мәрҗанинең «Ха­шия галә шәрхәш-шәмсия» мәнзумәсе (шигырь белән язылган әсәре) ике нөсхәдә билгеле. Бу кулъязмаларның икесе дә Мөхәммәтсафа әл-Кәнави тарафыннан шул ук Гатаулла әл-Атави мәдрәсәсендә 1880 елларда күчерелгән һәм хәзерге вакытта алар Татарстан Милли музеенда саклана [19]. «Мәрҗани» җыентыгында тәкъдим ителгән Шиһабетдин хәзрәтләренең язган китаплары исемлегендә бу әсәр «Шәрх мөкәддимә әр-рисаләтәш-шәмсия» исеме белән белдерелгән, ди­гән фикердә торабыз [20].


2013 елның июнендә Дагыстан җөмһүриятенең Карабудахкент исемле авылына археографик экспедиция оештырылды. Экспедициядә Шамил Шихалиев, Галәметдин Шәехаләви һәм Әлфрит Бостанов катнашты. Нәтиҗәдә, авылның җамигъ мәчетендәге гарәп, комык телләрендә язылган кулъязмаларны һәм иске басма китапларны тикшергәндә, Мәрҗанинең тагын бер әсәрен таптык (3 нче фото). 17х22 см зурлыктагы кулъязма җыентык өч өлештән гыйбарәт: дагыстанлы галимнәр Сәлим әфәнде әл-Мөнир (1б-6а битләр) һәм Габделхәлим әс-Согуринең (7а-14б битләр) фикъһе мәсьәләләре белән бәйле әсәрләреннән соң, Мәрҗанинең «Әл-бәркәл-вамид фи радд гала-л-багидәл-мусамма би-н-нәкид» әсәренең [21] ураза турындагы бер өлеше кертелгән (15б-19б битләр). Бу текст XIX гасыр ахырында яисә XX йөз башында мелла Гаделхан бине хан Гали әт-Торгули тарафыннан күчерелгән. Әлеге әсәрдән соң Ш.Мәрҗанине мактаган шигырьләр тәкъдим ителә. Аларны 1884-1885 елларда Мәрҗанинең дагыстанлы шәкерте Габделлатыйф бине Мөхәммәт әд-Дагыстани әл-Хәмзави әл-Хуҗи әл-Җәнгули әл-Әшгари әш-Шафигый Казанда Мәрҗанинең мәд­рә­сәсендә укыганда («фи-л-мәдрәсә әш-шамихә әш-Шиһабия») язган.


Галимҗан Барудиның шәхесенә нисбәтле кулъязмага уйламаганда юлыктык. 2007 елның җәендә Омск өлкәсе Ташыткан авылындагы мәчет китаплары арасында Галимҗан Барудиның автографы табылды (4 нче фото). Шушы кечкенә генә (13,5х13,7) кулъязма фрагментта имам ән-Нәвавинең «Кырык хәдис» китабына рөхсәтнамәсе язылган: «Зикер санад хадимәл-гыйлем бимәдинәти Казан Галимҗан бине Мөхәммәтҗан әл-Баруди ли-китабәл-арбагыйн». Бу иҗазәт (рөхсәт язуы) мәүлана Зыяэтдин Әхмәт бине Мостафа әл-Гөмешханәви (1813-1894) тарафыннан бирелгән, димәк, кулъязма да XIX гасыр ахырында язылган. Кызганыч ки, иҗазәтнамәнең ахыры ертылган, аның беренче унбер юлы гына сакланган. Шулай да бу гаҗәеп табыш татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдә, аеруча кечкенә авылларда, хәзер дә саклана торган иске китапларның әһәмияте зур булуын күрсәтә.


Мәкаләбезнең ахырында, янәдән, алда әйтелгән фикерне кабатлап үтәргә телибез. Татар халкы тарихы өчен файдалы булган чыганакларны чит ил, Казан, Санкт-Петербург архив, китапханәләрендә һәм татар авылларында табарга мөмкин. Аеруча зур игътибарны Дагыстанның бай шәхси һәм дәүләт кулъязма архивларына юнәлтү зарур. Татар әдипләренең китапларын оригиналда һәм тәрҗемә итеп, хәзерге заман укучыларына җиткерү кирәк. Гомумән, халкыбызның мирасын барлап, борынгы бөек галимнәребезне зурлап, аларның абруен күтәрсәк, хәзерге заман мәсьәләләрен дә хәл итәргә җиңелрәк булыр иде, дип уйлыйбыз.


1. Габденнасыйр Курсави. «Шәрех мохтәсарәл-мәнар». Төмән дәүләт музее. Шифр ВФ 6765, № 19064.
2. Шиһабетдин Мәрҗани. «Вафийәтел-әслаф...»ның бер бите. Дагыстан фәнни мәркәзенең Тарих, археология һәм этнография институты (Махачкала шәһәре), М.-С. Сәетов архивы, № 90
3. Шиһабетдин Мәрҗанинең «Әл-бәркәл-вамид»ының бер бите. Карабудахкент авылы мәчете (Дагыстан Республикасы). 55 нче кулъязма
4. Шәех Зыяэтдин әл-Гөмешханәви тарафыннан Галимҗан Барудига бирелгән иҗазәтнамәсе. Ташыткан авылы мәчете (Омск өлкәсе)

_____________________________________


Искәрмәләр


1. Nathan Spannaus. Islamic Thought and Revivalism in the Russian Empire: an Intellectual Biography of Abu Nasr Qursawi (1776-1812). – PhD Thesis: McGill University, Montreal, 2012. – 275 p.
2. Suleymaniye Kütüphanesi, Izmirlı Ismail Hakkı, no.906.
3. Amasya Il Halk Kütüphanesi, no.1785.
4. Nathan Spannaus. Islamic Thought and Revivalism. – p.31, footnote 88.
5. Hacı Mahmud Efendi, no.1394.
6. Каракалпак Автономияле Республикасының дәүләт музее, КР737- 94/Х, 255б-347 б. [Ashirbek Muminov, Maria Szuppe, Abdusalim Idrisov. Manuscrits en écriture arabe du muse regional de Nukus (République Autonome du Karakalpakstan, Ouzbékistan). Fonds arabe, person, turki et karakalpak (Roma, 2007), description no.72].
7. Nathan Spannaus. Islamic Thought and Revivalism. – p.33, footnote 98.
8. Татарстан Республикасы Милли музее. №18369-56, 5а-130б; №18369-61, 284 б. Колофоннар бар.
9. Nathan Spannaus. Islamic Thought and Revivalism. – p.36.
10. ВФ 6765, №19064, 133 бит, XIX гасырның беренче яртысында күчерелгән. Карагыз: Бустанов А.К. Книжная культура сибирских мусульман. – М.: Издательский дом «Марджани», 2013 – С.51, 60. Әлеге кулъязманың тарихы монда да бераз яктыртылган.
11. Курсави Габдуннасыр. Наставление людей на путь истины (ал-Иршад ли-л-‘ибад) / Пер. с араб. Г.Идиятуллиной. – Казань: Татар.кн.изд.-во, 2005; Курсави Габдуннасыр. Тафсир ал-байан / Сост., пер. со старотатар. и араб. Р.Адыгамова. – Казань: Татар.кн.изд.-во, 2012.
12. Кайбер мәгълүматлар белән шушы чыганаклар аша таныша аласыз: Michael Kemper. Daghestani Shaykhs and Scholars in Russian Exile: Networks of Sufism, Fatwas and Poetry. – Moshe Gammer and David J.Wasserstein (eds.), Daghestan in the World of Islam. – Helsinki, 2006. – Р.95-107; Усманов М.А. Книги-путешест­венницы // Дагестан и мусульманский Восток. Сборник статей / Под редакцией А.К.Аликберова и В.О.Бобровникова. – М.: Издательский дом «Марджани», 2010.
13. Кулъязма XIX гасырның беренче яртысында күчерелгән. Арабские рукописи Восточного отдела Научной библиотеки Санкт-Петербургского государственного университета. Краткий каталог / Составители: О.Б.Фролова, Т.П.Дерягина. – Санкт-Петербург, 1996. – С.47.
14. Назир ад-Дургели. Услада умов в биографиях дагестанских учёных (Нузхат ал-азхан фи тараджи улама Дагистан). Дагестанские учёные X-XX веков и их сочинения / Перевод с арабского, комментарии, факсимиле, указатели и библиография подготовлены А.Р.Шихсаидовым, М.Кемпером и А.К.Бустановым. – М.: Издательский дом «Марджани», 2012.
15. РФА Дагыстан фәнни үзәгенең Тарих, археология һәм этнография институты. М.Сәетов фонды. Кәгазьгә карап, бу китап 1920 елларда күчерелгән, дип уйларга мөмкин. Сәетовның тәрҗемәи хәлен моннан карагыз: Michael Kemper. How to Reconcile the Islamic Past with the Soviet Present? Mirasism in the Post-Stalinist Daghestan. – NISIS Studies volume, 2013.
16. «Фәсел фи-л-голүм»: «Гыйлемәл-лисанәл-гарәби», «Гыйлемәт-тарих», «Гыйлемәт-тәсаввуф», 420а-425а; «Әснафәл-голүмәл-гакълия», 426а-429а; «Гыйлемәл-һәндәсә», 429а-б; «Гыйлемәл-һәйа», 429б-430а; «Гыйлемәл-җәгърафия», 430а-442б; «Тарихан-нокуд кабләл-ислам вә бәгъд», 443а-448а; «Әнвагәс-сәнаигәл-гыйльмия», 448б-455а.
17. Гомумән, Нәзир әд-Дүргәли китапханәсендә татар китапларын күпләп очратырга мөмкин. Биредә «Шура» һәм «Дин вә мәгыйшәт» журналлары да бар. Әд-Дүргәли китапханәсенең күп кенә ядкярләре Мөхәммәтсәет Сәетовның архивында саклана.
18. Билгеле булганча, бу әсәрнең нөсхәләре Казан (Идел буе) федераль университеты китапханәсендә саклана: КФУ ФК КСКБ, 609г-615г.
19.ТР ММ. №18369-19, 4б-11б; №18369-56,144б-155б.
20. Мәрҗани. Мәрҗани виладатенә 100 ел тулу мөнәсәбәте илә нәшер ителде. – Казан: Мәгариф, 1915. – 368 б.
21. Бу әсәрнең эчтәлеге турында карагыз: Марджани Ш. Зрелая мудрость в разъяснении догматов ан-Насафи (ал-Хикма ал-балига) / Предисл. и пер. с араб. Д.Шагавиева. – Казань: Татар.кн.изд.-во, 2008. – С.87-88.

Теги: Әлфрит Бостанов Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру