Журнал «Безнең мирас»

«Көзге ачы җилләрдә» җыры

«Халык җырлары безнең киләчәктә мәйданга киләчәк әдәбиятымызга, бер дә шөбһәсез, нигез булачактыр».


Габдулла Тукай


Көзге ачы җилләрдә

(Татар халык җыры,
И.Шәмсетдинов эшкәртүендә)


Бардым күлгә, салдым кармак,
Безгә балык эләкми шул.
Йөгереп китәрдәй булам ла,
Кайтып җитәрдәй булам
Көзге ачы җилләрдә ләй,
Туган-үскән илләргә.
Бетсен патша, янсын тәхет,
Безгә сугыш кирәкми шул.
Йөгереп китәрдәй булам ла,
Кайтып җитәрдәй булам
Көзге ачы җилләрдә ләй,
Туган-үскән илләргә.
Без утырган машинаның
Тоткалары җиз генә шул.
Йөгереп китәрдәй булам ла,
Кайтып җитәрдәй булам
Көзге ачы җилләрдә ләй,
Туган-үскән илләргә.

Бер илләрдән чыгып киткәч,
Кайтып булмый тиз генә шул.
Йөгереп китәрдәй булам ла,
Кайтып җитәрдәй булам
Көзге ачы җилләрдә ләй,
Туган-үскән илләргә.



Җырчы, ТАССРның халык артисты Рәшит Ваһапов (1908-1962)

Фольклорчы галим Илбарис Надиров «Татар халык җырлары» китабында «Көзге ачы җилләрдә»не Беренче бөтендөнья сугышы чорында солдатлар чыгарган җыр дип билгели. «Әмма революция елларында халык аны үзгәртеп, яңа заманга яраклы яңгыраш бирә», – ди.


Композитор Александр Ключарев бу җырны «Татар халык көйләре җыентыгы»на (1941) «Окоп көе» исеме белән кертеп, көйнең Рус-япон сугышы чорында ук мәгълүм булганлыгын әйтә. Күп кенә музыка белгечләре, композиторлар да җырны Беренче бөтендөнья сугышы елларында чыккан дигән фикердә.


Композитор Җәүдәт Фәйзи «Халык җәүһәрләре» китабында (1987) бу җырның тарихына киңрәк туктала. Ул да иҗат ителү чоры итеп Беренче бөтендөнья сугышы чорын атый. «Ләкин көй үзенең яңа сүзләре һәм интонацион бизәкләре белән Гражданнар сугышы елларында гына тулы яңгыраш алды», – ди. Җырны Гражданнар сугышы чоры җырларының классик үрнәге дип атый.


Язучы Гомәр Бәширов та бу җыр турында истәлекләрендә болай дип искә ала: «Көзге ачы җилләрдә» дигән җырны без, яшь сугышчылар, 1920 елның җәендә Врангельгә каршы сугышка чыгып китәр алдыннан бөтен рота һәм батальоныбыз белән Казан урамнарында җырлап йөрдек. Без аны Октябрь революциясе алдыннан солдатлар чыгарган җыр булырга тиеш дип йөри идек. Хәзер халык бу җырны, яңа бер яңгыраш биреп, бик хаклы рәвештә революцион җырларның берсе итеп җырлый».


Әлеге җыр Рәшит Ваһапов, Илһам Шакиров, Айдар Галимов (ул башкарган җырның кайбер юллары башкача) репертуарында бар.


Илһам Шакиров башкаруында "Көзге ачы җилләрдә" җыры

(Сәхифә «Тәртип» радиосында яңгыраган «Саф вә раушан көзге» тапшыруы материаллары нигезендә әзерләнде. Тапшыруның авторы һәм алып баручысы – Гөлфия Мөхәммәтгәрәева.)


Безнең мирас. - 2021. - №9. - 110-111 б. 

Теги: Яңалыклар Сәнгати мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру