Журнал «Безнең мирас»

Җәйнең соңгы атнасында көз башланачак

Узып баручы җәйнең соңгы атнасы Татарстан Республикасында салкынча һәм яңгырлы булыр дип көтелә. Россия Гидрометеорология үзәге фаразлары турында «Российская газета» яза.
«Идел буеның төньяк территориясендә (Түбән Новгород, Татарстан) төнлә 6-11 градус, көндез 13-18 градус җылы булачак. Яңгыр көтелә», – дип хәбәр итә метеорологлар. Шул ук вакытта Идел буеның көньяк территориясендә, Самара һәм Саратов өлкәләрендә җылырак булачак, һава температурасы +23 градуска кадәр күтәреләчәк.
Үзәк Россиядә һава торышы антициклон йогынтысында, шуңа күрә көчле явым-төшем көтелми, ә көндез һава температурасы 19-24 градуска кадәр күтәреләчәк.
«Быел июль салкын булу сәбәпле, җәй үзенекен итәргә тырыша», – диде Россия үзәгендәге һәм Мәскәүдәге һава торышы турында Россия Гидрометеорология үзәге һава торышының кыска вакытлы фаразлары бүлеге мөдире Александр Голубев.

  • «Татар-информ» агентлыгы төньяк циклон 27 августтан Татарстанга яңгыр алып киләчәк, дип хәбәр иткән иде.


Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/26/192239/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру