Журнал «Безнең мирас»

Коточкыч ачлык

Ач, ярдәмчесез балаларны коткарырга кирәк!


Казанда 25 гыйнвардан 10 февральгә чаклы, кантоннарда беренче февральдән 15енә кадәр бөтен Татарстан күләмендә ач, ятим балаларга ике атналык ярдәм итү көннәре ясалу дәвам итә. Казанда инде бу актык көннәренә якынлашты.


Үткән елгы шомлы ачлыкның тирән эзләре әле һаман каплана алмый. Крестьяннарның урта һәм түбән катлаулары быел да авыр көннәр алдында торалар. Үткән ачлыкта ата-аналары үлеп ятим калган балаларның саны бу елда артуда дәвам итә. Сан алу идарәләренең күрсәтүенә караганда, быел февральдән башлап Татарстанда тәрбиягә мохтаҗ ятим балаларның саны 140 меңгә тула. Искиткеч зур сан!


Менә шул хәлне күз уңында тотып, Мәгариф комиссариатының үз байлыгы гына бу чаклы күпсанлы ятимнәрнең бөтен кирәк-яракларын җиткереп, туйдырып, тәрбияләп торырга җитмәгәнлектән, шул югарыдагы ике атналык ярдәм ясала.


Ләкин бу ярдәм эшләренең Казандагы барышы гаять начар күренә. Дәүләт мөәссәсәләре (оешмалары) һәм аерым гражданнар бу эшкә ифрат салкын карыйлар. Мәсәлән, Татарстанның иң зур дәүләт вә хосусый сәнәгать мөәссәсәләреннән гаять аз ярдәм бирәләр. Шул ике атналык ярдәм вакытында ясалачак лотерея өчен «Татторг» – 1000 данә папирос, «Татодежда» – 20 аршин ситсы, зур сабын заводы хуҗаларыннан Алмитев ике дюжина сабын биргән. Совнархоз, «Татваленки» вә башка шундый зур сәнәгать мөәссәсәләренең кайсы бернәрсә дә бирмәгән, кайсы әле җавап кайтармаган. Бу хәл аерым халык гаммәсенең генә түгел, хәтта иң зур мөәссәсәләрнең дә бу эшнең ни дәрәҗәдә әһәмиятле икәнен төшенмәүләрен күрсәтәдер. Юк исә, югарыда күрсәтелгәнчә, «ярдәм» итүләрне күргәч, җыларга да, көлергә дә белмисең.


Ятим балаларның хәле ифрат авыр: аларның тормышы нинди икәне һәркемнең күз алдында. Һәлакәт чокырына төшеп югала торган бу ятимнәрне коткаруның тиешлеге хакында инде бик күп сөйләнде, бик күп язылды. Аларның ничаклы газап чигүләрен, кышкы салкында ач-ялангач хәлдә иңрәп йөрүләрен сукыр булмаган кеше, әлбәттә, күрә.


Әгәр дә без бу хәлгә чын игътибар күзе белән карамасак, ул ятимнәргә тиешле ярдәмне итмәсәк, алардан иң элек үзебез өчен үк зур зарар китерә торган җинаятьчеләр килеп чыгачактыр.


Мәгариф комиссариаты үз көче белән генә бу ач балалар армиясен тәэмин итә алыр дип ышанырга юл юк. Болай да Мәгариф комиссариаты үзенең бөтен сәрмаясын (акчасын), бөтен көчен ач балаларны коткару юлына тота. Ләкин ул ничаклы тырышса да, хәзер дәвам итеп торган балалар йортларын бер дәрәҗә тәэмин итүдән уза алмый. Хәлбуки ач, ятим балаларның саны көнләп түгел, сәгатьләп арта торадыр.


Мәгариф комиссариатының сәрмая ягын яхшырту юллары әллә нинди өмидләр бирерлек хәлдә түгел.


Менә бу хакыйкатьләр «Ике атналык ярдәм» вакытында төрле мөәссәсә һәм хосусый гражданнарның да ятим балаларны тәэмин итү эшенә артык салкын караулары белән бергә китереп кушканда, хәзер дәвам итә торган балалар йортларындагы ятимнәрнең дә, урам чатларындагы, авыл белән шәһәр арасындагы юллардагыларның да ачлыктан кибеп-корып һәлак булу ихтималының якын булганлыгын күз алдына китереп бастырадыр. Моның өстенә, кантоннарда быел ачлыкның шактый сизелерлек булачагын күрсәткән хәбәрләр килеп тора. Бу хәбәрләр инде гәзит битләрендә күренә башлады. Ачлыктан үлү вакыйгалары тагын ишетелә башлады.


Шулай ук өендә һичнәрсә азыгы булмаган, эшсез, тол хатыннар тарафыннан үзләренең балаларын Мәгариф комиссариатына күтәреп килеп, балаларына паек сораулары, бирелмәгән тәкъдирдә шунда ук баласын ташлап китү вакыйгалары да җыш буладыр. Мондый балаларга чар-начар ничек тә ярдәм күрсәтергә тырышыла, ләкин Мәгариф комиссариатының сәрмаясы артык азлыктан, бу ярдәм артык аз үлчәүдә генә була аладыр.


Үткән ел Русиянең төрле почмакларына, иген булган губерналарга җибәрелгән балаларның хәзер кире кайтулары дәвам итә. Болар тагын ук Мәгариф комиссариаты өстенә авыр йөк булып төшәләр. Чит губерналарга барысы 11 меңгә якын бала җибәрелгән иде. Хәзер инде 1922 елның августыннан башлап 1923 елның февраленә чаклы барысы 3081 бала Татарстан Мәгариф комиссариатының карамагына кайтты. Шул ук мөддәт (вакыт) эчендә Казанның үзендәге ятимнәрдән һәм кантоннардан берәмләп килгән балалардан 2400 бала балалар йортына кабул ителде. Барысы югарыдагылар белән 5480 бала кабул ителгән була. Боларның 46 проценты – татар балалары, 50 проценты – урыс балалары, калганнар – вак милләтләр балалары.


Татарстанның кантоннарында хәзерге вакытта балалар йортларына урнаштырылган ятимнәрнең саны 20 000 хисаплана. Якын көннәрдә мәркәздәге губерналарга киткән балалардан 6-7 мең бала якын арада кире кайтырга тиеш.


Мәркәзгә Татарстан Мәгариф комиссариатының бу чаклы баланы кире кабул итәрлек сәрмаясы булмау хакында тәкрар (кабат) хәбәр ителүгә карамастан, кирәк ул җирләрдәге Мәгариф шөгъбәләре (бүлекләре) тарафыннан, вә кирәк андагы балалар тарафыннан Татарстанга кире кайтаруны бик нык таләп итәләр.


Читтәге балаларның, Татарстаннан чит губерналарга җибәрелгән балаларның тормышы начар булу хакында күп тапкыр язылды. Соңгы вакытта килә торган хәбәрләр дә шул авыр хәлләрне тасвир итәләр. Мәсәлән, Витебск губернасында хәзерге вакытта Татарстаннан күчерелгән 475 бала бар. Соңгы вакытларда паекларның азаюы сәбәпле, бу балаларның хәле тагын да начарланган. Паеклар андагы җирле балаларга да җитешми. Ачлык нәтиҗәләре белән көрәшү комиссиясенең дә бу балаларга күзгә күренерлек ярдәм бирерлек матди сәрмаясы юк икән. Аларны тәэмин итү юлында һәммә юллардан файдаланып, инде һичбер мәнбәгъ (чыганак) калмаган. Моның өстенә, туган-үскән җирләрендә яхшы ашлык булды, дигән хәбәрләр балаларның кайтырга омтылуларын көчәйтә икән. Бу җирләргә җибәрелгән татар балаларының хәле аларга үз ана телләрендә уку китаплары булмау, үзләре белән бергә барган укытучы вә мөрәббиләрнең (тәрбиячеләрнең) берәмләп кире кайтып китүләре белән тагын авырайган.


Бердән, югарыда әйтелгән сәбәпләрдән, икенчедән, мондагы балаларны мәгълүм бер план белән кайтару эшенең ничек, кайчан булачагы мәгълүм булмаганлыктан, бу губернаның Мәгариф шөгъбәсе тиздән андагы балаларны кире алуны таләп итәдер.


Кременчуг губернасындагы балалар хакында да шундый ук хәбәрләр килә. Андагы (моннан киткән) балалар да тормышларының фәүкылгадә (гадәттән тыш) авырлыгыннан, ачлыктан үләргә якынлашкан хәлдә булуларыннан зарланып язалар.


Тверь губернасына җибәрелгән балалардан килгән хатларның берсендә шул сүзләр әйтелә: «Безне киендермиләр дә, рәтләп ашатмыйлар да. Яртылай ялангач йөрибез. Суны үзебез китерәбез, керләрне үзебез юабыз. Хәлбуки инде кар төшкән, сулар каткан. Безне ашата торган сәүдәгәрләр һәр кисәк икмәк өчен безгә михнәт итәләр, сүгәләр». (Аларны җирле сәүдәгәрләр туйдыра.)


Читкә җибәрелгән балалар менә шул хәлдә яшиләр. Аларны, яшь балаларны, көчләре җитмәгән эшләргә, җир хезмәтләренә вә башка авыр эшләргә кушалар. Алар, ач хәлдә, үзләренең туган-үскән җирләренә кайтырга омтылалар.


Татарстан. – 1923. – 9 февраль.


Текстны басмага Рәйсә Шәрәфиева һәм Ленар Гобәйдуллин әзерләде.


Безнең мирас. - 2021. - №7. - 45-47 б. 


Фото: pixabay

Теги: Шәриф Байчура Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру