КОТОЧКЫЧ АЧЛЫК

СӘХИФӘ ИДЕЛ БУЕНДАГЫ 1921-1922 НЧЕ ЕЛГЫ АЧЛЫКТАН ВАФАТ БУЛГАН МӘРХҮМНӘР ИСТӘЛЕГЕНӘ БАГЫШЛАНА.

 

Ачның ачуы яман

Ачлыкның сәбәпләре

1921 елгы ачлыкның сәбәпләре күп була. Әүвәлгесе – 1914 елда башланган Беренче бѳтендѳнья сугышы, аннан 1917 елдагы ике революция, 1918 елда илдә кабынып киткән Гражданнар (Ватандашлар) сугышы һәм хѳкүмәтнең халыктан икмәк җыя башлау сәясәте – продразверстка. Монысы исә авыл халкының хәлен тагын да аянычлырак итә, келәтләрдәге барлык ашлыкны, шул исәптән орлыкка калдырылганы да кырып-себереп тартып алына. Басу-кырларны эшкәртү өчен ир-ат көче җитми, чәчәр өчен орлык булмый, нәтиҗәдә, күп җирләр буш кала. Сугыш тәмамланганнан соң, тормышлар яхшырыр, дигән ѳмет акланмый. 1920 ел белән 1921 ел арасындагы салкын кышка халык икмәксез керә. Яңа тѳзелгән Татарстан Совет Социалистик Автономияле Республикасына 10 миллион 120 мең пот ашлык тапшыру бурычы куела. Икмәк җыю ТАССР Хөкүмәтенең җитәкчесе Сәхибгәрәй Сәетгалиевкә йөкләнә. Аңа ярдәмгә латыш укчыларын, украин отрядларын җибәрәләр. 1920 елның 1 декабренә продразверстка планы 102 процентка үтәлә. Ашлыктан тыш, декабрь ахырларына, крестьяннардан талап, тагын 380 000 поттан артык ит, 1 652 000 пот бәрәңге, 17 000 000 данә йомырка, 11 000 пот май, 8880 пот бал, 227 344 данә тире, 13 276 пот йон, 4838 пот җитен, 4639 пот киндер сүсе тапшырыла. Шулай итеп, крестьяннар киемсез дә кала, чөнки ул өс киемнәрен мал тиресеннән, йоннан, киндер һәм җитеннән тегә.

Җитмәсә, халыктан, «чәчүлек орлыгын җыеп, җәмәгать амбарларына салабыз», дигән мәкерле сылтау белән, тагын 2 500 000 пот икмәк тартып алына. 1921 елга халык чәчүлек орлыксыз килеп керә. Кыш бик салкын килә. Ашарга эзләп чыгучыларның күбесе юлда катып үлә. Салкын кыштан соң, коточкыч корылык башлана, май һәм июнь айларында тамчы да яңгыр яумый, җирләр яргалана, елгалар, чишмә-инешләр кибә. Ашарга яраклы үләннәр корып бетә. Йорт хайваннарының саны бик нык кими. Кешеләр эт-мәчеләрне ашарга мәҗбүр булалар. Идел һәм Чулман буйларында чын мәгънәсендә ачлык-ялангачлык котырына.

 

«На наших руках умирают дети»

Кантоннарда ачтан үлүчеләр хакында җан әрнеткеч хәбәрләр тарала. 1921 елның җәендә урыннардан алынган мәгълүматларга караганда, республикада соң дәрәҗәдә ачыгучылар итеп барысы – 2 462 599 кеше, үлүчеләр саны якынча 400 000 кеше дип исәпләнә. Чаллы кантонында 1921 елның февраль аенда гына да 10 155 кеше ачлыктан, 1344 кеше тифтан үлә. 44 507 кеше тѳрле авырулардан интегә. Крестьян хуҗалыкларының 67 проценты таркала. Бу әле тѳгәл саннар түгел, чѳнки Татарстанны бу чорда 232 000нән артык кеше ташлап китә. 15 000нән артык бала икмәкле өлкәләргә озатыла. Бик күпләре юлларда кырыла, ә аларны беркем дә исәпкә алмый. Тифтан үлүчеләрнең саны 1920 елда ук 218 000нән артып китә.

«В телеграмме в Москву участники 1-го съезда советов Челнинского кантона сообщили: «Мы голодаем. На наших руках умирают дети, старики, молодежь. Но мы надеемся, что брат-крестьянин урожайных мест и рабочие городов в помощи нам не откажут, и советская власть эту помощь организует. Мы Европе заявляем, что холодные, голодные, но завоеванное Октябрем никогда и никому не отдадим!». В газете «Правда» за 24 июля 1923 года в корреспонденции «Челнинский кантон Татреспублики» приводится рассказ крестьянина: «Голод многому научил: крестьяне не знали огородничества, а теперь в каждой деревне огород и бахчи». Государство выделило крестьянам Поволжья семена на озимый и яровой сев, а также продовольствие – 27,5 тысячи пудов кукурузы. Было открыто 532 бесплатных столовых, из них несколько – непосредственно в Челнах. Новый 1922 год оказался урожайным, и это помогло жителям справиться с тяжелейшей ситуацией». [Ляля Гайфетдинова, chelny-izvest.ru, 11.09.2015.]

1921-1922 нче елларда РСФСРның Милләтләр эше буенча Халык комиссариатында ТАССРның вәкаләтле вәкиле Али Ганиевнең Үзәккә җибәргән хәбәренә караганда, халыкның 70 проценты ачлыктан үлү дәрәҗәсенә җитә.

Бу вакытта крестьяннарны тәмам бөлгенлеккә төшергән бәлаләрнең тагын берсе – янгыннар. Корылыктан гынамы бу, әллә башка сәбәпләре дә булганмы – әйтүе кыен. Янгыннар коточкыч дәрәҗәгә җитә. Бу афәт барлык кантоннарда да күзәтелә. Кайбер авыллар тулысынча янып юкка чыга.

 

Ташлык фаҗигасе: «Тереләй күмәргә!»

1921 елгы ачлыкта Ташлык авылында бик күп кеше үлә, гаиләләре белән кырылалар. Язын, Ташлык-Шәңгәлче юлында кар астыннан әллә ничә туңып үлгән кеше табыла. Бу турыда Маһифәрвәз Ризатдин кызы еш искә алган. Вакыты шундый булган, ахры, метрикә кенәгәсендә 15 апрельдә туган бер Нурдидә генә күрсәтелә. Атасы – Хисаметдин Баһаутдин улы. Анасы – Мәгърифә. Вафат булганнар турында бөтенләй мәгълүмат бирелмәгән.

Тирә-юньдә юа, кукы, сәрдә, кычыткан, алабута, агач кайрысы һәм бѳресе калмый. Авыл халкы соңгы мал-туарын суеп ашый, этләр, мәчеләр, тычканнар, бакалар белән туклана. Зәй елгасы буе бака кабырчыклары (учакта тоткач ачыла икән) белән тула, сыер бозаулаган чакта салган чүбенә кадәр ашыйлар. Исламова Зәйтүнә (1910) белән әнисе Мәгъсүмә (1878), туганнары Маһитапның сыеры бозаулагач, чүбен пешереп ашауларын еш искә тѳшерә иде. Ачның ачуы яман, дигәндәй: Ташлыктагы зур фаҗига – сигез кешене тѳрле караклыкта гаепләп тереләй күмү – моның ачык мисалы. Авылның ул вакыттагы старостасы һәм берничә авыл куштаны (исемнәрен язмыйм, ул вакыттагы вакыйгалар бүгенге кѳндә яшәүче туганнарына зыян салмасын) әлеге сигез кешене судсыз-нисез генә үлемгә хѳкем итә. Ач халык коткыга тиз бирелә. Гаепләнүчеләрне Аръяк урамындагы идәне су белән тулган таш амбарга ябалар. Ярсыган халык төркеме, әлеге кешеләрне, кулларын артка каерып бәйләп, муеннарына «карак» дип язылган такта асып, урам буйлап йөрткән, аларны бик нык кыйнаганнар, йөзләренә төкергәннәр… Ул вакыттагы мәхшәрне язып кына аңлатып булмый.

Авыл халкыннан зират читенә зур чокыр казыталар һәм шунда гаепле сигез кешене тѳртеп тѳшерәләр. Чыгарга теләгәннәрнең, алъяпкыч белән йѳзләрен каплаганнарның башларына кѳрәк белән сугалар. Гаепләнүчеләрнең берсе яшь бала белән була. Ул сабыеның башын күкрәгенә кысып, алъяпкыч белән яба. Авыл куштаннары һәр авыл кешесен ике-ѳч кѳрәк балчык атарга мәҗбүр итә. Бу фаҗига турында мәгълүмат җитмәве, авылдашларның әлеге вакыйгага катнашы булудан килә, ахры. Кем инде анда булганын сөйләп йөрсен. Бары тик берничә кеше генә, мондый мәхшәрдә үзләренең катнашмавын ачык рәвештә белдерә. Шундыйларның берсе, кѳч-гайрәте белән дан тоткан Сәлимгәрәй улы Мѳхәммәтҗан (1884): «Мондый эшкә кулым бармый!» – дип кистереп әйтә.

 

Зыятдин фаҗигасе: югалган сыер кайта, әмма гафу үтенүче булмый

Хезмәт сѳючәнлеге белән дан тоткан Хисаметдин улы Зыятдин 1921 елны басудагы җиренә һәм бакчасына күп итеп бәрәңге утырта. Җәй бик коры килгәнлектән, бөтен гаиләсе белән бәрәңгегә су сибә. Алар суны урамдагы коедан һәм инештән ташыйлар. Арбасына куелган агач кисмәк белән су ташучы Зыятдиннан, кѳянтә-чиләк белән көн саен су алып кайтучы җәмәгате Таифәдән, кызларыннан авыл ир-атлары болай дип кѳлгәннәр, имеш: «Зыятдин Аллаһы Тәгаләдән узып йөри, аны алдарга тели, әллә кайдан уңыш алыр инде, әгәр дә алай гына уңыш алып булса, бѳтен кеше дә су сибеп кенә үстерер иде». Ә Зыятдин, чагыштырмача мул уңыш алып, гаиләсенең тамагын туйдыра, башкаларга да ѳлеш чыгара. Ашарына булмаган авыл кешеләре, Зыятдиннан соңгы сөлгеләрен, ашъяулыкларын бәрәңгегә алыштыралар. Аның тук тормышы күпләрнең ачуын китерә. Кайберәүләр үч алырга җай эзләп йөри. Берәүләрнең сыеры көтүдән өенә кайтмый. Сыер хуҗасы, сыерымны Зыятдин суйган, дип, тавыш чыгара. Зыятдинның энесе Ризатдин, бу турыда ишетеп алып, абыйсына авылдан чыгып качарга тәкъдим итә. Зыятдин шулай эшли дә. Ярсыган халык төркеме, тереләй күмәргә хөкем ителгәннәрне авыл буйлап йөртә торгач, чатка (чат – авылның үзәге, урамнар кисешкән урын) килеп җитә. Тавышлары әллә кайларга ишетелә. Берничә кеше, Зыятдинны да алып чыгарга кирәк, дип, аның йортына юнәлә. Шунда кайсыдыр аның авылдан чыгып качканлыгын хәбәр итә. Куштаннарның берсе: «Хатынын тереләй күмәргә кирәк!» – ди. Тын алырга да куркып торган кызлар, тиз генә әниләрен мич эченә яшереп, алдына утын өеп куялар. Фетнәчеләр өйнең астын өскә китерәләр, тик таба алмыйлар. Шулай да: «Гаеплеләрне күмешерсең», – дип, олы кызы Маһирәне үзләре белән алып чыгып китәләр. Акылдан шашкан кешеләр төркемендә аек фикерлеләр дә була.

Күршеләре Маһирәгә: «Кызым, син әкренрәк бар, арткарак кал, качарга тырыш», – дип киңәш бирә. Кыз, җайлап кына бара торгач, кача. Ә югалган сыер икенче көнне үзе кайтып килә. Зыятдин берничә көннән соң өенә кайта. Берәү дә килеп гафу үтенми, хаталануын да танымый.

 

Башка хатирәләр: «Если хочешь жить, не подходи!»

Хәмзә улы Зиннур, ул вакытларны искә тѳшереп, болай дип сѳйли: «Сарсаз авылы тирәсендә бер дисәтинә җирем бар иде. Аллаһының рәхмәте белән, шуннан бер полоса яңгыр явып үтте, шул сәбәпле уңыш булды, ашарлык икмәк алдык. Шул икмәк безне үлемнән алып калды».

Хәлсезләнгән Миннәхмәт исемле кеше Мөхәммәтхафиз муллага ашарга сорап керә. Аннан аш белән икмәк ашап чыгып киткәннән соң, күпер төбендә үлә.

Әшрәфулла Хәлиуллин белән Әүхәди Шәрәфиев атлары белән Бөгелмәгә орлык артыннан баралар. Ташлыкка кайтып җиткәч, Әшрәфулланың аты зират каршында хәлдән таеп егыла. Атны тәрбияләү озакка сузыла. Ашатырга юк, бары 1922 нче елда уҗымга чыгаргач гына, атына хәл керә.

Фазлыйәхмәт Гыйбадулла улының атын урлыйлар. Эзләр Байгол авылына илтә. Фазлыйәхмәт шунда юнәлә. Угрыларның йортын да таба, аты, хуҗасы килүне сизеп, кешнәп тә җибәрә, тик кулларына сәнәк тоткан кешеләр: «Если хочешь жить, не подходи!» – дип, куып җибәрәләр. Фазлыйәхмәт атсыз кайтып китәргә мәҗбүр була.

Авылның өлкән буын кешеләре Америкадан кайткан ит тушенкалары ашаганнарын хәтерлиләр.

Ачлык-ялангачлык Каенлы авылында да зур фаҗига китереп чыгара. Анда да, хѳкемсез-нисез, 5 кешене сарайда бикләп яндыралар. Шәңгәлчедә, бер йомарлам май урлауда гаепләп, берәүнең кызын үзеннән астыралар.

1921 елда Иштирәк авылында алты кешене тере килеш күмәләр, каз урлауда гаепләнгән кызны кыйнап үтерәләр. Бу вәхшилекне карап торсыннар өчен ярты авылны көчләп куып менгезгәннәр. [Вагыйзь Сәйфуллин. Туган авылым Иштирәк.]

 

Федот Иваны фаҗигасе: сыер хуҗасының капка төбенә кайта, әмма 11 җан кыела

Кушай авылында 11 кешелек Федот Иваны гаиләсен тереләй күмәләр. Нык тормышлы әлеге гаиләдән авылда бик күпләр көнләшә. Кемнәргәдер аларның кешелекле булуы ошамый, гаилә ачлыктан интегүчеләргә ярдәм итә. Җитмәсә, авылда, Федотныкылар караклык белән шөгыльләнүче төркем белән бәйле, дигән сүзләр йөри, янәсе, урланган тауарларны болар бер урыннан икенче урынга күчерәләр, ягъни эзне югалталар. Бәйләнерлек сәбәп тапмагач, авыл куштаннары хәйләгә керешә. Федотныкыларның каршы ягында яшәүченең сыерына дүрт чабата кигертеп, урманга алып барып яшерәләр. Авылда сыерны урладылар дигән хәбәр тараталар, бурлыкта күршеләрен гаеплиләр. Иванның (бәлки, Федотның, төгәл белүче табылмады) таза гәүдәле ике малаен аерымаерым кыйнап, Түбән очтагы амбарга кертеп аталар. Бераздан алып чыгып, Иванның өенә юнәләләр. Аны-моны уйламаган гаилә яшеренергә өлгерми, чарасызлыктан, кечкенә кызларын олы мич юллыгына кертеп җибәрәләр. Өйгә килеп кергән авыл старостасы һәм аның куштаннары йортның астын-өскә китерәләр, ит эзлиләр, кечкенә кызны да табып алалар. Ярсыган халык төркеме гаилә башлыгын, аның хатынын, ике малаен, ике киленен, биш баласын урам буйлап алып китә. Юл буе кыйныйлар, типкәлиләр. Кемдер шунда Иванның кызы Дария юклыгын искә төшерә. Дария берничә көн элек кенә Малафеевка кияүгә чыга, шунлыктан кияү йортында кала. Берничә кеше Дария артыннан китә. Хәлнең бик катлаулы булуын аңлаган Малафеевлар ишекне биклиләр һәм, кыз артыннан керүче булса, ут ачачакларын әйтәләр. Тегеләр борылып китәргә мәҗбүр булалар. Зиратта алдан казылган чокырга 11 кешене төртеп төшерәләр. Тырмашып чыгарга теләүчеләрнең башларына көрәк белән сугалар…

Икенче көнне сыер хуҗасының капка төбенә кайта.

Берничә ел үткәннән соң, әлеге фаҗига турында ишетеп, Дария янына милиционерлар килә. Тик ул аларга бернәрсә сөйләми. Еллар үткәч кенә, ул ант иткәнен, беркемгә дә сөйләмәскә вәгъдә биргәнен, шуның нәтиҗәсендә исән калуын әйтә.

 

Татарстанга ярдәм

Ачлык афәте көннән-көн көчәя барып, масштаблары киңәйгәч, 1921 елның августында Совет хөкүмәте халыкара хәйрия оешмаларына мөрәҗәгать белән чыгарга мәҗбүр була. Илнең дөньякүләм танылган шәхесләре, җәмәгать эшлеклеләре чит илләрнең мәшһүр зыялыларына хатлар язалар. 1921 елның 18 июлендә БҮБК рәисе М.И.Калинин җитәкчелегендә «Ачларга ярдәм оештыру» (Помгол) буенча Үзәк Комиссия (ҮК) төзелә. Мондый комиссияләр тиз арада ачлыктан интеккән барлык төбәкләрдә дә оештырыла. Татарстанда 28 июльдә төзелгән комиссияне Башкарма комитет рәисе Рәүф Сабиров җитәкли. Комиссия үз эшен ачларның төгәл санын исәпләп, нинди һәм ничек ярдәм оештыру турында төгәл мәгълүмат булдырудан башлый. Помгол Үзәк Комиссиясе эшкә тотыну белән, Россиянең хәвеф-хәтәрсез, уңышлырак губерналарына ачлыктан һәм корылыктан аеруча интеккән өлкәләргә ярдәм итүне йөкли. Татарстан Петроград һәм Владимир губерналарына беркетелә. Моннан тыш, Смоленск, Витебск, Кострома, Тверь, Псков, Ярославль, Пенза һ.б. — барысы 11 губерна үзләрендә булган икмәктән Татарстанга өлеш чыгарырга тиеш була. Украина белән Белоруссия дә бу эштә шактый ярдәм күрсәтә. Республикага барысы 3 000 000 пот ашлык килә. Азәрбайҗан, чит илләрдән Финляндия, Германия һәм Швеция дә ярдәм итә. Ниһаять, 1921 елның 3 сентябрендә Казанга Американың «Ачларга ярдәм комиссиясе» (АРА) вәкилләре килә. Болардан тыш, РСФСР Азык хәзерләү халык комиссариаты 60 000 баланы тукландыруны үз өстенә ала. Аның акчалата ярдәменә 13 100 пот икмәк, 5000 пот он, 7450 пот ит, 14 800 пот бәрәңге, 740 пот тоз алалар. Татарстаннан разверстка белән тартып алынган азык-төлек күләме белән чагыштырып карасак, ачлыкка дучар булган 2 462 599 кеше өчен, әлбәттә, бу ярдәм бик тә аз була. Республикага килгән ашлыкның күп өлешен 1922 елның язына кирәкле симәнәлек итеп тә салып куярга туры килә. Татарстанга Россия төбәкләреннән – барлыгы 4 414 000 пот, чит илләрдән 160 000 пот чәчүгә яраклы орлык китерелә.

 

 Айдар Хәмзин

«Безнең мирас». — 2022. — №4. — 26-31 б. 

 

 

Комментарий язарга