Журнал «Безнең мирас»

Коръәнне иң оста укучы Хаҗга юллама алачак

8 декабрьдә тарихи Галиев мәчетенә тәүге тапкыр республикабызның төрле районнарыннан Коръәнне матур итеп мәкам белән укучылар җыела. Алар арасында үсеп килүче, яшь коръәнхафизлар да, өлкән яшьтәге кешеләр дә бар, дип хәбәр итә Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте.


Мәгълүм булганча, август аенда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин карары белән татарлар арасында Коръән укырга өйрәнүне үстерү һәм Коръән-хафизларны арттыру максатыннан өч этаптан торган Коръәнне яттан сөйләү (“хифз”) һәм матур итеп уку буенча конкурс игълан ителгән иде.


23


Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләлаһү гәләйһи вә сәлләмнең бер хәдисендә «Сездән иң хәерлерәк кешеләр шулардыр, кем Коръәнне өйрәнә һәм башкаларга өйрәтә», ди.


Коръәнне яттан сөйләү (“хифз”) һәм матур итеп уку бәйгесе республикабызда Изге Китапны өйрәнүгә күбрәк игътибар юнәлтү, яшьләрне, балаларны җәлеп итү ниятеннән, коръәнхафизлар әзерләү максатыннан оештырылды.


Октябрь ае дәвамында бәйгенең беренче өлеше мөхтәсибәтләрдә, ягъни район күләмендә барды. Аннары ноябрь дәвамында төбәк өлеше казыятларда узды. Районнарда җиңүчеләр төбәк турында ярышты. Төбәкләрдә беренче урыннарны алучылар исә республика турына үтте.


Соңгы тур 8 декабрьдә Казанның Галиев һәм Зәңгәр мәчетләрендә үткәрелә.


Беренчесенә ир-егетләр, икенчесенә хатын-кызлар җыелачак. Соңгы турда 70ләп катнашучы булыр дип көтелә.


Ике номинациядә дә беренче урыннарны алучыларга Хаҗга юллама бирү каралган. Ягъни, дүрт юллама. Икенче урыннарга - Гомрә хаҗына юллама, шулай ук дүрт юллама бүләк ителәчәк. Өченче урыннарга чыгучыларга ноутбуклар бүләк ителәчәк.


Конкурсның йомгаклау турында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, нәзарәтнең Коръәнне өйрәнү бүлеге җитәкчесе Илнур Хәйруллин, коръәнхафиз Хәсән Хәдия (Мисыр), Күвәйт мәгариф министрлыгы каршында эшләүче Коръән остазы Абдулҗәлил Касыйм һәм башкалар катнашуы көтелә.


"Татар-информ"

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру