Журнал «Безнең мирас»

Коръән савытлары

(ТР Милли музее фондларыннан)

Белгәнебезчә, Коръән – мөселманнарның изге китабы. Аны элек-электән күз карасыдай саклаганнар. Шуңа да махсус савытлар уйлап табылган. Алар өчпочмак, турыпочмак рәвешендәге геометрик фигуралар формасында ясалган, гарәп хәрефләре белән матур итеп язылып, үсемлек орнаментлары белән бизәлгән. Мондый савытларны ир-егетләр хатын-кызларга бүләк иткән дигән фикер йөри.





Милли музейга нигез салучы А.Ф.Лихачёвның бай коллекциясендә дә алтын һәм көмештән эшләнгән унберләп Коръән савыты бар. Шулай ук музейда асылташлар белән бизәлгән Коръән савытлары да саклана. Фирүзә асылташ белән бизәлгән түгәрәк формадагы савыт күпләрне таң калдыра. Коръән савытлары белән «Казан татарларының бизәнү әйберләре» күргәзмәсендә танышырга мөмкин.





Руфия Мөхетдинова әзерләде.


"Безнең мирас". - 2015. - №6. - 110-111 б. 

Теги: Яңалыклар Сәнгати мирас Хәтер сандыгы

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру