Журнал «Безнең мирас»

Кораб төзүчеләргә – бронза һәйкәл

Җәй башында Казан шәһәренең Киров районы Бишбалта бистәсенең Клара Цеткин һәм Урицкий урамы кисешендәге кечкенә бакчада үзенчәлекле һәйкәл ачылды. Аны моннан өч гасыр элек бу бистәдә яшәп, хәрби кораблар төзегән балта осталары хөрмәтенә шул урынга куйдылар. Бишбалта исемле борынгы татар авылында балта осталары, урман кисүчеләр, тире эшкәртүчеләр, төрле һөнәрчеләр яшәгән. Шунысы да үзенчәлекле: тарихи язмаларга караганда, бу авылның зур гына биш манаралы мәчете дә булган.
1718 елда Бишбалтада Адмиралтейство оеша (былтыр бистә үзенең 300 еллык юбилеен билгеләп үткән иде), шул чорда Петр I заказы буенча хәрби кораблар төзи башлыйлар. Аларны чимал белән Идел елгасы буйлап агып килгән саллар тәэмин иткән. Бүрәнәләрне яр буена чыгарып, азрак киптереп, такталарга ярганнар. Шул эшне башкарган вакыт һәйкәл проектын ясаучы сынчы Рөстәм Габбасов чагылдырган.

Һәйкәлне кую гына түгел, аны үзенең күңелендә тудырган, аның нинди сурәттә булачагын күз алдына китергән, кулдан эскизын да сынчыга ясап биргән кеше – Татарстан Республикасының атказанган машина төзүчесе Даниал Бикмөхәммәтов. Даниал абыйның исеме бишбалталыларга таныш, чөнки ул – 2015 елда Адмиралтейство урамындагы атаклы трамвай вагоннарын тартып йөргән атка – Петрушкага һәйкәл куйган кеше. Бу юлы аңа җиңелрәк туры килде. Бишбалта бистәсенең 300 еллыгын билгеләп үткәндә, Даниал абыйга Киров һәм Мәскәү районнарының администрациясе башлыгы, берәр үзенчәлекле һәйкәл ясап булмасмы, дип мөрәҗәгать иткән.
Һәйкәлдә биш эшче сурәтләнгән (биш саны бар: Бишбалта, биш манаралы мәчет һ.б.). Гади эшче һөнәрләрен матур итеп тасвирлаган. Тиздән Казан шәһәрендә Эшче һөнәрләр буенча үткәреләчәк дөнья беренчелеге ярышлары да бу һәйкәлдә чагыла кебек...
3,5м х 3,5м зурлыгындагы һәйкәл 3 тонна чамасы авырлыкта, бронзадан эшләнгән. Анда сурәтләнгән бер эшченең кулындагы кәгазь битендә кораб рәсеме ясалган. Бистәдә агач көймәләр ясаучылар яшәгәнлеге турында сөйли бу һәйкәл. Хезмәт батырларының лаеклы эшләрен чагылдырган скульптура композициясе. Шушы изге эштә катнашкан, Бишбалта бистәсенең тарихи ядкарьләрен чагылдыруда, киң җәмәгатьчелеккә күрсәтүдә үзенең өлешен керткән кешеләргә зур рәхмәт.
http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/korab-tzchelrg-bronza-ykl

Теги: Нияз Бишбалта Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру