Журнал «Безнең мирас»

Композитор Исмай Шәмсетдиновның тууына 110 ел

Композитор, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1966) һәм ТАССРның халык артисты (1981) Исмай Гайнетдин улы Шәмсетдинов 1910 елның 29 сентябрендә Пермь губернасындагы Надеждинск каласында туган.


Исмай Шәмсетдинов 1936 елда Казан музыка училищесына Юрий Виноградов классына укырга керә һәм аны 1940 елда тәмамлый.


1941-1945 нче елларда ул Бөек Ватан сугышында катнаша. Исмай Шәмсетдинов 1948 елда, Нәҗип Җиһанов киңәше буенча, милли кадрлар кирәк булу сәбәпле, Казан дәүләт консерваториясенә укырга керә.


1952-1971 нче елларда Татар радиосында музыкаль мөхәррир, тавыш режиссеры вазыйфаларын башкара.


Кайбер әсәрләре: «Язлар җитсә» (Л.Айтуганов сүзләре), «Йөр син безнең урамнарда» (З.Вәли), «Чайкала иген кырлары» (Г.Латыйп), «Мәңге яшь кала» (З.Нури).


Ул 1982 елның 8 июнендә вафат булды.

Теги: Яңалыклар Редакция хәбәрләре Хәтер сандыгы һаман да истә!

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру