Журнал «Безнең мирас»

«Ком бураны» җыры

«Халык җырлары безнең киләчәктә мәйданга киләчәк әдәбиятымызга, бер дә шөбһәсез, нигез булачактыр».


Габдулла Тукай


Ком бураны
(Татар халык җыры)


Ком бураны, ком бураны –
Оренбурның урамы;
Илдә көрәш барган чакта
Өйдә торып буламы?


Ком буранын туздырабыз,
Урамнардан узабыз;
Ай узабыз, ел узабыз,
Якты юллар сызабыз.


Ком бураны басыладыр
Давыл тынгач, кич булгач;
Без давылдан курыкмыйбыз,
Үзебез давылдай булгач.


Ком бураны каты була,
Каты булса җил көче;
Без бураннар туздырабыз
Көрәшкәндә ил өчен.


«Ком бураны» җыры нотасы белән

Күренекле композитор Җәүдәт Фәйзи «Халык җәүһәрләре» дигән китапта «Ком бураны» җыры турында: «1919-1920 нче елларда бу җырны Оренбургта татарбашкорт солдатлары стройда барганда җырлап уза иде», – дип искә ала. Шушы уңайдан ул атаклы музыкант Исмәгыйль Һилаловның истәлегеннән мондый бер өзек китерә: «Без балачакта Уралда, Троицк шәһәрендә, Яушев дигән байларда хезмәт итүче Закирҗан исемле приказчикны үтерделәр. Шул уңай белән чыкты бу көй. Аны «Закирҗан бәете» дип атыйлар иде. Ул бәетнең бер генә строфасы хәтердә калган. Менә ул:


«Ком бураны уйныйдыр ла,
Фатыйма чәчен тарыйдыр.
Закирҗаным кайтмый, диеп,
Чыгып-чыгып карыйдыр...»


Композитор Җ.Фәйзи, «Ком бураны»ның көй мотивларыннан чыгып, бу көйнең чынлап та бәет булганлыгын искәртә һәм: «...тик Гражданнар сугышы чорында гына үзенең марш характерындагы метроритмик төзелешен тапты һәм революцион җырга әйләнде», – ди.


Бүгенге көннәргә кадәр популярлыгын югалтмаган бу иске көй (XIX гасыр ахыры) күбрәк инструменталь башкаруда яңгырый.


Мәшһүр композиторыбыз А.Ключаревның 1986 елда дөнья күргән «Татар халык җырлары» китабында (музыка редакторы – Луиза Батыр-Болгари, әдәби редакторы – Харрас Әюпов) әлеге җырның Г.Сөләйманова тарафыннан башкарылуы турында искәрмә рәвешендә әйтелә.


Вафирә Гыйззәтуллина

Танылган җырчы Вафирә Гыйззәтуллина (1946-2001) узган гасыр ахырында – Татарстаныбыз өчен үтә хәлиткеч булган туксанынчы елларда «Ком бураны» җыры белән мәйдан тотты.


(Сәхифә «Тәртип» радиосында яңгыраган «Саф вә раушан көзге» тапшыруы материаллары нигезендә әзерләнде. Тапшыруның авторы һәм алып баручысы – Гөлфия Мөхәммәтгәрәева.)


Безнең мирас. — 2021. — №5. — 110-111 б.

Теги: Яңалыклар Сәнгати мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру