Журнал «Безнең мирас»

Кино елында Татарстанда унбер фильм төшерелгән

Бүген Татарстан Мәдәинят министрлыгында Россиядә Кино елы уңаеннан Татарстанда үткәрелгән чараларга йомгак ясаган матбугат конференциясе үтте. “Россиядә кино елында Татарстанда 11 фильм төшерелде”, дип иң мөһим яңалыктан башлады сүзен Татарстанның мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова. Ул әлеге фильмнар инде әзерләнеп беткәнен һәм алар республикада прокатка чыгачагын хәбәр итте. Министр урынбасары Кино елына кагылышлы башка мөһим чараларны да билгеләп үтте.


Мәгълүм булганча, Татарстан Республикасында Россия киносы елы “Казань. Кинематограф из века в век” күргәзмәсе белән ачылып китте. Биредә уникаль экспонатлар – Татарстан документаль һәм нәфис фильмнары төшерелгән техника, борынгы афишалар сурәтләре һәм башкалар. Экспозициянең бер өлеше татар киносында яшьләрнең роленә багышланган иде.


Сүз уңаеннан, матбугат конференциясендә катнашкан кинорежиссер Алексей Барыкин бүгенге яшьләрне татар кинематографиясен үстерүчеләр дип билгеләп үтте.



Гүзәл Шәрипова быел беренче тапкыр “Кино төне” бөтенроссия акциясе үткәрелүен һәм аның библиотөн, Музей төне кебек үк популяр акциягә әверелүен искә төшереп үтте. Акция уңаеннан кинотеатрларда төнге сеанслар үткәрелде һәм ачык һавада кино күрсәтелде. Татарстанда әлеге акция кысаларында Арча, Балтач, Бөгелмә, Буа, Яшел Үзән, Минзәлә, Питрәч, Сарман муниципаль район үзәкләрендә, Җәлил бистәсендә, Казанның “Аксенов бакчасы”нда һәм Иннополиста Кино фонды тарафыннан билгеләгән Дмитрий Месхиевның “Батальонъ”, Николай Лебедевның “Легенда №17” нәфис фильмнары һәм Денис Черновның “Смешарики. Легенда о золотом драконе” анимацион фильмы күрсәтелде. 26 муниципаль кинозалда совет һәм Россия киноларының иң популярлары төнге сеанс итеп түләүсез карарга мөмкин иде.


Кино елына йомгак ясаганда “Казан мөселман кинофестивале – безнең бренд”, дип билгеләп үтте мәдәният министры урынбасары һәм аның унике ел эчендә фестиваль чит илләрдә дә киң танылуын, авторитет яулавын ассызыклады. “Кино белгечләре аны кинофестивальләр арасында иң яхшыларның берсе дип саныйлар, хәтта кинофестивальләр дәрәҗәсе буенча Россиядә икенче урында тора диләр. Фестиваль ислам илләрендә төшерелгән фильмнарны Россиядә тәкъдим итүче эксклюзив мәйданчык булып санала. Ислам дөньясы фильмнарын Россиядә берничә көн рәттән җыеп карап була торган башка мәйданчык юк. “Зур” фестивальдән тыш төрле уку йортлары яки коммерция оешмалары тарафыннан утызлап балалар, яшьләр фестивальләре уздырылды”, диде ул.


Гүзәл Шәрипова быел “Кинотеатрда театр” исемле яңа проектны тормышка ашырыла башлавын да хәбәр итте. Проект кысаларында Арча һәм Тәтеш муниципаль районнар кинотеатрларында Казан яшь тамашачы театрының “Нәни принц” спектакле премерасының онлайн трансляциясе ясалган. Әлеге проект белән башка районнра да кызыксынган. Проект дәвам итәчәк дип ышандырды министр урынбасары. “Кинотеатрлар гына түгел, бу проектны авыл клублары белән дә оештырырга мөмкин. Башка театрларның премьераларын да авыл халкына җиткерә алыр идек, диде ул.


Гүзәл Шәрипова быел республикада кино үсешенә кагылышлы түгәрәк өстәлләр үткәрелүен, аларда төрле регионнардан килгән кинематографларның да катнашуын дә әйтеп узды. "Быел Россиядә Кино елы дип игълан ителү Россия киносына җәмәгатьчелекнең игътибарын арттырды. Республикада кино үсеше буенча үткәрелә торган системалы чаралар Татарстанда кино кайдадыр кечкенә адымнар белән, кайдадыр зуррак адымнар белән үсештә дип билгеләргә нигез бирә", дип йомгаклады сүзен Гүзәл Шәрипова.
«Татар-информ»

Теги: Рузилә Мөхәммәтова

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру