Журнал «Безнең мирас»

"Киңәшләшү өчен гакылы булган ике-өч кеше җитәдер"

Киңәшләшү дип әйтүебез, бер эшне кылмакчы булсаң, ул эш нинди генә эш булсын, аны ялгыз үз белдегең белән генә кылмый, бәлки, башкаларга киңәш илә кылудыр. Эшләрне киңәш илә кылганнар хаталыклардан котылып, мең төрле файдалар хасил итәрләр. Аллаһы Тәгалә хәзрәтләре эшләребезне киңәш илә кылырга боеpды. Пәйгамбәребез: «Синең белән берәү бер эш хакында киңәшләшсә, ул сиңа тәмам ышанганлыгыннан киңәш сораган булыр. Бәс, син үзең ул турыда ни кылыр идең, аңарга шуны киңәш ит», - димештер.


Хәстә бер табиб үзен икенче табибтан дару кылдырырга ничек мохтаҗ булса, шуның кеби адәм баласы никадәр галим вә гакыллы булса да, башына бер эш төшкәндә, икенче кешеләрнең киңәшенә шулкадәр
мохтаҗдыр. Адәм баласы кайсыбер вакыт үзеннән белеге аз кешедән дә хикмәтле вә файдалы киңәш ала белер. Гакыллы кешеләр кемнән булса да булсын, ишеткән нәсыйхәтләреннән файда итә белерләр. Гакыллы кешеләр, үзенең белгәненә генә таянмыйча, һәрвакыт башкалардан киңәш сорарлар, киңәш сораган кешенең киңәше тугры булганда, үзенең белгәненә каршы вә башка булса да, шиксез, кабул итәрләр. Балалар, сез яшьләрсез, сезләр камиллеккә ирешкәнче күп адәмнәрнең нәсыйхәтләренә мохтаҗсыз, ләкин үзегезгә начар холыклы бер киңәшче тотмагыз! Булыр-булмас адәмнәр илә киңәш кылмагыз! Чөнки һәрбере төрле сүз сөйләп сине саташтырырлар. Бер хәстәгә күптөрле дару бирелсә, кайсын файдаланырга белми шашырлар. Киңәшләшү өчен гакылы булган ике-өч кеше җитәдер.


К.Бикколый, Г.Госмани "Әхлак" (8. Мөшавәрәт. (Киңәшләшү)
Фото: pixabay

Теги: Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру