Журнал «Безнең мирас»

Ләбиб Лерон: Киләчәк буын тагы да яхшырак шартларда яшәргә тиеш!

ТР Дәүләт Советына сайланачак кандидатлар белән дебатлар бара. 11 май көнне Әлмәт шәһәрендә “Киләчәк буынның иминлеге” дебатларында “Безнең мирас” журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон (Лемон Лерон улы Леронов) яшьләр, аларның киләчәге өчен махсус программалар әзерләргә һәм гамәлгә ашырырга тәкъдим итте.


Ләбиб Лерон яшь гаиләләрне эш белән тәэмин итүдә хөкүмәт тарафыннан конкрет ярдәм күрсәтү зарурлыгы; балалар бакчасы-мәктәп-түгәрәкләренең бердәм комплексларын төзү; һәр милләт баласы үз халкының үткәнен, гореф-гадәтләрен, телен белеп үссен өчен, уңайлы шартлар тудыру; яшь буында ватанпарвәрлек хисләре тәрбияли торган оешмаларны дәүләт канаты астына алып, тиешле югарылыкка күтәрү хакында сөйләде.


“Республикабызда өйләнмәгән ир-егетләр һәм кияүгә чыкмаган хатын-кызлар бихисап икәне беркемгә дә сер түгел. Дин әһелләреннән үрнәк алып, гаиләле булуның өстенлекләрен күрсәтүне мәктәптән үк башларга кирәктер. Үзәгендә тату, матур гаилә булган әдәби һәм сәхнә әсәрләрен, фильмнарны киң пропагандалау да зыян итмәс”, – диде ул. “Гаилә – кечкенә бер дәүләттер”, – дип, Ризаэддин Фәхреддин гыйбарәсендә дә искә төшерде.


Ләбиб Лерон хезмәт тәрбиясенә аеруча әһәмият бирде. “Без мәктәптә укыганда колхоз басуларында бәрәңге, чөгендер алып, җәйләрен көтү көтеп үстек, әмма аңа карап укабыз коелмыды. Хәзерге мәктәләрдә дә хезмәт дәресләре, һичшиксез, тиешле дәрәҗәдә булырга тиеш. Һәр бала үз кул көче белән нидер эшли белсен иде”, – диде язучы.



Теги: Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру