Кибәч батыры

Әңгәмәдәш – тирә-якта данлыклы көрәшче һәм гер күтәрүче Чемодуров Павел Петрович, Питрәч районы Кибәч авылында яши. Ул заманында“Сельхозхимия”дә шофёр булып эшләгән. Кырдагы складларга тимер юл станциясеннән ашлама ташыганда аның күзенә аммиак сибелә. Вакытында беренче медицина ярдәме күрсәтелми. 1-2 айдан соң Казанда уңышсыз операция ясала һәм баһадир ир бөтенләй сукыр кала. Павел Петрович 40 ел үткәннән соң гына яшьлек мәхәббәтен табып кавыша…

IMG_1602

Комментарий язарга