ХХ гасырда Дүсмәт авылы

Дүсмәт авылы тарихы еракларга тоташа. Документаль чыганаклар булмау сәбәпле, авылга нигез салыну вакыты билгеле түгел.Өлкәннәрнең истәлекләренә караганда, авылга Дүсмөхәммәт исемле кеше нигез салган.Аның җитәкчелегендә берничә гаилә урманга бай,чишмәсе һәм инеше булган тау астына килеп урнаша. Казан ханлыгы яулап алынгач, христианлаштыру сәясәте башлана.Бу авылның күп кенә кешесе Оренбург якларына чыгып кача, анда Яңа Дүсмәт авылын салалар. Дүсмәтнең калган кешеләре яңа динне кабул итә. 1857нче елда 35, 1887нче елда 63 хуҗалык була.1890нчы елда чиркәү төзелә, дини мәхәллә мәктәбе ачыла.Авыл тагын да үсә,зурая һәм төбәктәге керәшен авыллары өчен үзәккә әйләнә.

1917нче елгы борылыштан соң Дүсмәт авылы да илдәге бөтен үзгәрешләрне кичерә.1925нче елда дини мәктәп 4 еллык дөньяви мәктәп итеп үзгәртелә.1930нчы елны авылда “Кызыл партизан” колхозы төзелә. Аның беренче рәисе—Максим Васильев була. Колхоз төзү авырлык белән бара. Керүчеләр кире чыкканнар, аннан яңадан кергәннәр. 1932 нче елның чәчү вакытына бары 10 хуҗалык кына колхозга кермичә калган була. Бөек Ватан сугышы авырлыкларын авыл халкы бөтен ил белән бергә кичерә. Авылның йөзгә якын ир-егете Бөек Ватан сугышына китә. 45е яу кырында ятып кала. 50-60 нчы елларда, колхозларны эреләндерү сәясәте башлангач, 4 хуҗалык “Чулпан” колхозына берләштерелә. Төрледән-төрле техника – автомобиль, трактор, комбайннар кайтарыла. Эш күпкә җиңеләя, чәчүлек җирләр киңәя,алар яхшырак эшкәртелә башлый. 1952 – 1995 нче елга кадәр, 43 ел буе, колхозны хөрмәтле ил агасы Зәйнулла Шәйхулла улы Һадиуллин җитәкли. Бу елларда колхозның икътисади хәле яхшыра. Пекарня, медпункт, балалар бакчасы, мәдәният йорты төзелә, товарлыклы-сөтчелек комплексы барлыкка килә. Печән оны ясау җайланмасы, ындыр табагы, ак он тегермәне сафка баса.

Дүсмәт авылы кешеләре җир җимертеп эшләгәннәр дә, матур итеп ял да иткәннәр, динен дә тотканнар.

Техника күп булса да,хатын-кызларның тырыш һәм йомшак кулларына җитәме соң?!Өмә итеп үткәрелгән,тырмалар белән ирләр чапкан печәнне җыю,керәшен халык җырларын җырлый-җырлый эшләүләрен авылның әби-апалары әле дә булса хәтерли.

Ул елларда кешеләр бергә-бергә урман чистартканнар,агачлар утыртканнар, “делянка”лар карап , яшел урманнар үстергәннәр.

Ә кичләрен колхозның һәвәскәр артистлары кино караганнар, лекцияләр тыңлаганнар. Концертлар куйганнар. Спектакльләр әзерләгәннәр.Авыл китапханәсе китап укучылардан бушап тормаган вакыт була бу, клубларга яшьләр генә түгел, бәйрәм киемнәрен киенеп, әби-бабайлар да юл тота.Шулай итеп, авыл тулы канлы тормыш белән яшәгән. Ул вакытта авыл кешеләре, бертуганнардай якын итешеп, ярдәмләшеп, кунакларга йөрешеп, күңелле итеп гомер иткәннәр.

Хәзерге көндә яшәүче олы яшьтәге авыл кешеләрененең истәлекләренә нигезләнеп, шуны әйтеп була: авылда динне тыйган елларда да кеше Аллага ышанып яшәгән, пост тоткан,Раштуа, Нардуган, Бәрмәнчек, Качману, Пасха , Троицын һәм башка дини-календарь бәйрәмнәрен билгеләп үткән,керәшен йолаларын үтәгән.

Бу эшемдә Дүсмәт мәктәбе тарихына да кыскача тукталып үтәм, чөнки авыл тормышында аның әһәмияте гаять зур. 1910 нчы елдан бирле эшләп килгән 1 бинада 2 мәктәп – образцовая церковно-приходская школа һәм учительская школа була. Башлангыч мәктәпнең төп максаты—балалар арасында христиан динен беркетү була.

Учительская школа авыл мәктәпләре өчен укытучылар әзерли. Анда башка өязләрдән дә килеп укыйлар. Октябрь борылышыннан соң бу мәктәп “Едино-Трудовая школа 2ой ступени” итеп үзгәртелә. Укытучылар составы, укыту-тәрбия эшләре яңартыла. Француз теле укытыла башлый. Мәктәпкә кыз балаларны гына кабул итәләр. Әмма бу мәктәп озак эшләми. Аны ябып балалар йорты итәләр. 1927 нче елда крестьян яшьләре мәктәбе ачыла. Соңга таба ул колхоз яшьләре мәктәбе, аннары тулы булмаган урта мәктәп, сигезьеллык мәктәп итеп үзгәртелә. 1986 нчы елны Дүсмәт урта мәктәбе заман таләпләренә туры китереп салынган яңа бинага күчә. Хәзерге вакытта монда 74 бала укый, 16 укытучы белем бирә. Мәктәпне тәмамлаган, илебезнең төрле почмакларында яшәүче кешеләр арасында атаклы якташларыбыз да шактый: Казан медицина институтының элеккеге доценты Иван Петров, Санкт-Петербург хәрби Академиясе укытучысы,майор Дмитрий Петров,Казанда яшәүче философия фәннәре кандидаты, доцент Евдоким Жилкин һ.б.

1992нче елда авылда 349кеше яшәгән. Дүсмәт авылында бүген 79 хуҗалыкта 304 кеше яши.

Габдрахманова Гөлфия Раиф кызы,Мамадыш шәһәре 1 нче урта мәктәбе татар теле укытучысы.

Комментарий язарга