Журнал «Безнең мирас»

Хиҗап формасындагы киемнәр татар халкына хас түгел - Илдар Гыйльметдинов

Татар халкына хиҗап формасындагы киемнәр хас түгел. Россия Федерациясе Дәүләт Думасының милләтләр эшләре комитеты рәисе, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе Советы Рәисе Илдар Гыйльметдинов "Татар-информ" агентлыгына интервьюсында шул хакта белдерде.



Комитет рәисе, үзенең бу фикере өчен тәнкыйтькә дучар булуына карамастан, позициясен үзгәртмәвен әйтте. "Башта ук андагы дәүләт органнары бу әйбергә катнашмаган булсалар, бик әйбәт булыр иде", - диде ул. Искәртеп үтик, Мордовия мәгариф министрлыгы җитәкчелеге Азюрка мәктәбе укытучыларыннан яулыкларын салуны яки эштән китүне таләп иткән иде.


"Минем үземнең карашым мондый. Аның өчен мине сүгәләр дә, аны дөрес түгел дип тә табалардыр. Безнең татар халкы өчен хас булган кием - матур итеп яулык бәйләп һәм ябык күлмәк киеп йөрү. Ниндидер хиҗап формасындагы киемнәр ул безгә хас түгел. Безнең алай киенеп йөргәнебез дә юк. Бу татар халкына хас нәрсә түгел".


Илдар Гыйльметдинов укытучыларны һәм җирле җитәкчеләрне уртак фикергә килергә өнди һәм җирле үзенчәлекләрне исәпкә алырга чакыра. "Бүгенге законнар нигезендә мәктәп системасында нинди киемнәр белән йөрүне һәр төбәк үзе билгели. Һәр төбәкнең, һәр мәктәпнең үзенчәлекләре бар. Аларны исәпкә алырга кирәк дигән норма да бар. Һәм мәктәптә киенеп йөргәндә шушы үзенчәлекне исәпкә алырга да кирәк", - диде ул.


"Татар-информ"

Теги: Рәмис Латыйпов

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру