Хәниф Нәҗмехәмәт улы Тякин

Укытучы, хезмәт һәм сугыш ветераны, РСФСР ның халык мәгарифе отличнигы,Барда районының почетлы гражданины Хәниф Нәҗмехәмәт улы Тякин… Бу исем бик таныш һәм якын, чөнки аның укучылары бөтен дөньяга таралган. Дүрт дистә ел педагогик эшчәнлекнең бары тик дүрт елын гына Бөек Ватан сугышы һәм хәрби госпитальләр өзә. Шушы авыр канкойгыч коточкыч сугыш Хәнифнең хәтерендә генә түгел, тәнендә дә җуелмас яра калдыра. Иксез-чиксез Урал далалары өстендә зәңгәр төтен һәм һәр сүзе йөрәк кайнары белән җылынып,күңел түреннән чыккан солдат җырлары сузылып кала. “1942 елның 16 декабрен һич онытасым юк, ди ул үзенең истәлекләрендә, чөнки шушы көнне мин беренче мәртәбә сугышның чын йөзен күрдем, үлем, кан белән күзгә-күз очраштым… Воронеж өлкәсеннән башлап Украина җирләрен немец фашистларыннан азат иттек. Көтмәгәндә безнең частьләр камалышта калды. Бу хәл 1943 елның март башларында булды. Бер бәрелеш вакытында яраландым. Яраланган килеш өч көн ач, хәлдән таеп йөргәннән соң үзебезнекеләр ягына чыгу бәхетенә ирештем. Воронеж өлкәсендә хәрби госпитальдә дәваландым”. Савыгып аякка басу белән Хәниф Нәҗмехәмәт улы уку полкында хәзерлек үтә һәм БА -64 автомашинасы командиры таныклыгы ала. 1944 ел башында яңадан фронтка, яу кырына китә. Һәм 24 нче гвардиянең Нежин – Кубасс бригадасы аерым разведка ротасында БА-64 хәрби машинасында командир була. Бу бригада 7 нче механикалаштырылган корпус составында зур, озын фронт юлы үтә. Кече Пруссия, Польша җирләрен азат итә, Одер елгасы буенда каты сугышта катнаша. Механикалаштырылган аерым рота составында ул машинасы белән заданиегә йөри. Нинди генә авыр, куркыныч булуга карамастан, күңел күтәренке була аның, чөнки ул белә: тиздән бу каһәр төшкән сугыш җиңү белән тәмамаланачак. Әмма язмыштан узмыш юк, диләр. Хәрби бурычын үтәгәндә кинәт машинасы яна башлый, ут эчендә калып аңын югалта, бөтен киеменә ут каба… Госпитальдә аңына килү белән Хәниф иң элек аяк-кулларын кыймылдатып карый. Тик менә уң аяк кына нигәдер бәгырьләрне өзеп авырта. “Кискәннәр!” дигән уй яшен тизлеге белән аның миенә бәрә. Тякин бөтен көчен җыеп, мендәрдән күтәрелә һәм…, күзләреннән бәреп чыккан яшьләрен тыгылып, кире ава…

Тыныч тормышка әйләнеп кайткан фронтовик, l-дәрәҗә Дан, l һәм 2 дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры, тирән белемле тарихчы, алыштыргысыз мәктәп директоры, җәмәгать эшен дә тәртәнең уртасына җигелеп тарта. Аның турында “Күчтәнтинең иң хөрмәтле кешесе, туган авылының йөрәк тибешен сизә, авылның хәле ничек, дип борчыла” – дип язган иде фольклорчы галим, якташыбыз Р.Ягъфәров.

Әлфия Таразова Хәниф кызы, Пермь крае Барда районы Күчтәнти мәктәбе директоры.

Комментарий язарга