Хатларда – юллар, юлларда – еллар

Архивымда Татарстан Язучылар берлегенең 1960- 1980 еллардагы эшчәнлегенә кагылышлы документлардан торган байтак папка бар. Мин аларны, Татарстан Язучылар берлеген Бауман урамындагы Матбугат йортыннан Комлев (хәзерге Мөштәри) урамындагы ГИДУВ бинасына (14 йорт) күчерешкән чакта, кирәксезгә чыгарылып, идәнгә ташлап калдырылган чүп-чар өеменнән табып алган идем. Беркөнне шул папкаларны актарып, документлар белән танышып утырганда, ике хатка юлыктым. Алар – ике чордаш-каләмдәшнең – Тәүфикъ Әйди (1941-2001) белән Булат Сөйләймановның (1938-1991) бер-берсенә язган хатлары булып чыкты. Мин бу ике әдип белән заманында күпмедер дәрәҗәдә таныш идем, үзләре белән якын дуслар ук булмасак та, ара-тирә күрешкәләп, үзара аралашып яшәдек, һәрдаим дустанә мөнәсәбәттә булдык. Үз вакытында икесенә дә ихлас күңелемнән шигъри багышлаулар яздым: Булат абзыйга – 1988 елда илле яше тулуы уңае белән котлау шигыре (“Казаннан җилләр исмәсә…), Тәүфикъ абыйга – 1992 елда “Казан утлары”ның 70 еллыгы уңаеннан дүртьюллык эпиграмма:
Язмыш өзгәләп ташлаган
Җепләрне табып бәйли:
Учлап сибелгән татарны
Бөртекләп җыя Әйди.

Шунысы кызык: әлеге күренекле шәхеселәребезнең биографиясендә бер уртак үзенчәлек бар – алар икесе дә язучы яисә шагыйрь булып танылганга тиклем бик күп һөнәр үзләштергән: әйтик, Тәүфик Рамазан улы – китапханәче, ташчы, милиция хезмәткәре (“Боҗра” дигән детектив повестен язуда авторга шушы һөнәре этәргеч булмады микән әле?!), слесарь һәм аппаратчы, укытучы, методист, әдәби хезмәткәр, Булат Вәлиулла улы исә – йөкче, бетончы, маляр, китапханәче, балта остасы, нефтьче-оператор, слесарь-сантехник, әдәби хезмәткәр.
Хатлардан аңлашылганча, язмышның ачысын-төчесен шактый татыган бу ике әдип бер-берсен яхшы белгәнгә охшый, шул хатлардан чыгып гоман кылсак, аларның язышып хәбәрләшүләре бер-ике генә булмагандыр диясе килә:

Булат Сөләйманов – Тәүфикъ Әйдигә

Сәлам, Тәүфикъ дус!
Хатыңны һәм җибәргән справка кәгазен алдым. Ләкин, кызганычка каршы, бик соң иде. Бүген –15 нче октябрь һәм миңа, Союздан «Сиңа хат бар”, дип шылтыраттылар. Сәбәп бер генә. Мин эшләгән бюропропаганда үзе аерым бер йортта урнашкан. Ә союз – Дом Советовта, икенче җирдә. Мин ул җиргә (союзга) бик сирәк барам. Ә эш урынымда көн саен булам һәм шунда ук яшим дә. Әгәр дә Бюрога җибәргән булсагыз, вакытында аладыр идем, бик барасым килгән иде.

Тәүфикъ!
Син әдәби консультант булып вакытлыча гына эшлисеңме, әллә урнашыпмы? Законлы эш урының булса, бик шәп булыр иде. Безгә үзебезнең егетләр булуы хәерлерәк.
Аннан минем сиңа бер үтенечем бар. “Идел” альманахын җибәр әле, 2 данә, быелгысын. Казанга килеп чыксам, бер гөрләшеп алырбыз. Җәй очрашканда сез каядыр китеп бара идегез, шуның аркасында гөрләшеп булмады. Ярар, әле соң түгел, алда гомер бардыр әле безнең.
Мөсәгыйт абыйга (Хәбибуллин. – Л. Л.) һәм Лирон абыйга (Хәмидуллин. – Л. Л.) сәлам әйт. Ни өчен килә алмаганымны аңлат. Ярар, үзем хат язармын.

Кабат сәлам белән, Булат.
15.10.1976 ел.

Тәүфикъ Әйди – Булат Сөләймановка

Булат дус!
ВЛКСМ өлкә комитетына ышанып, сезгә чакыру соңрак җибәрелде. Килә алмавыгыз кызганыч. Син үзең комсомол кушуы буенча үз хисабыгызга килерсең дип уйлаган идек, ә алар әйтмәгән, ахры.
Семинар уңышлы узды. Программасын җибәрәм. Башкортстан, Ульян өлкәсе, Мәскәүдән егетләр бар иде. 100 ләп кеше җыйдык.
Мин вакытлыча эшлим, яхшы теләкләреңә рәхмәт.
Булат, син анда татарча язучы авторларны барла инде. Мәктәпләрдә булганда игътибар ит, өмет – өлкән класс укучыларында. “Яшь ленинчы”, “Ялкын” да басылучы якташларыңны эзләп тап. Сүз алып барырлык кешеләр очраса, шәхси семинарга чакырырбыз. Укучы булса, үзең алып килерсең. Синең Төмәндә, уңайлы урында утыруыңнан татар әдәбиятына да файда тисен.
“Идел”не китап-почта кибете җәмгысе 10 данә җибәрер. Син аны татар әдәбиятын сөючеләргә автограф белән сатып бирерсең.
Булат, без “Идел” не айлык журналга әйләндерү артыннан йөрибез. Шуңа күрә аны хәзер үк укучылар белсен, сорасын иде. Җирлек әзерләргә кирәк. 1977 елга ике сан планлаштырыла.
Төмәндә татар әдәбияты сатыламы? Сатылса, ул кибет “Идел”альманахына да заказ бирсен иде. Темпланда “резерв” дип кенә куелган, кереп сөйләшә алмассыңмы? Синдә темплан бармы? Хат язгалап тор.

Уңышлар теләп, сәлам белән:
Татарстан Язучылар союзының консультанты – Т. Әйди.
25.10.1976 ел.

Комментарий язарга