Хатлар яздым утырып

Шагыйрь Шәрәф Мөдәрриснең язучы Мирсәй Әмиргә фронттан язган хаты
«Мирсәй абый!
Сиңа дусларча кайнар сәлам җибәрәм. Исәнлек, саулык һәм иҗатыңда илһам телим. Безнең гаскәрләрнең уңышлы операцияләре белән котлыйм һәм якын арада син дә безнең фронттагы шатлык­лы җиңүләребез белән котларсың, дип уйлыйм.

Бу хатны редакция эше белән алгы линияләрдә командировкада йөргәндә язам. Гомумән, яхшы. Газета өчен очерк­лар һәм хәбәрләр эшлим. Шигырь кебек әйберләр дә язам. «Александр Невский» һәм «Кызыл йолдыз» орденнары белән бүләкләнгән майор Үтәкәев турында поэма эшлим.

Минем сезгә карата бер шәхси үтенечем бар. «Хикмәтуллинның манёврда күргәннәре» дигән әсәрнең дәвамы иттереп, син «Хикмәтуллинның сугышта күргәннәре» темасына бик яхшы әйбер яза алыр идең. Ул безнең газета өчен гаять зур бер бай материал булыр иде. Хикмәтуллиннар фронтта да бар. Мылтыкка начар карау, разведкада яки оборонада үз-үзен тота алмау, противогаз һәм каскага төкереп карау (каска бик яхшы нәрсә, күп үлемнән яки ярадан коткара, кайберәүләр кас­ка авыр һ.б., дип бәрәләр ) дошманны якын ук җибәрергә кирәк булганда, үз-үзен тота алмыйча – командасыз ату һәм шуның белән эшкә кимчелек китерү, кисәкчә паникага бирелү… һ.б., һ.б. Кәлимуллин белән очраштырырга, һәм Кәлимуллинның снайпер булып, Хикмәтуллин белән ярышуын күрсәтсәгез… Гомумән, бик һәйбәт нәр­сә эшләп була. Хикмәтуллин инде үзгәргән, аңардагы дошманга нәфрәт хисен дә, геройлыгын да бирергә кирәк. Стиле шул ук, күләме, әлбәттә, зур түгел. Дөресен әйткәндә, мин үзем бу әсәргә берничә мәртәбә кагылгаладым, соң язучы үзе «исән ләбаса», дидем дә хат язарга булдым.

Хатип беркөйгә яши. Менә ике атна инде, мин йөрим әле. Яңа елсыз кайтырга туры килми.

Нинди яңалыклар бар? Нәрсәләр өстендә эшлисез?

Мин синең радиокомитетта эшлә­веңне белә идем, һаман да шун­дадырсың, дип уйлыйм. Көзен мин сезгә бер кочак шигырьләр җибәргән идем бугай.

Шунда бетерәм. Хәзергә хуш, Мир­сәй абый. Хат көтәм.

Кабат сәлам белән: Шәрәф.
557 – полевая почта, Часть 652, Мударрисову Шарафу. 30/Х 1942».

Укучыбыз хаты

«Мөхтәрәм баш мөхәррир Ләбиб Лерон әфәнде!

«Безнең мирас» журналының быелгы май санындагы «Елъязма» сәхифәсендә шундый юлларга тап булдым:

«70 ел элек (1944) II Белоруссия фронтында татар телендә «Фронт хакыйкате» исемле газета чыга башлый».

Бу юлларны укыгач, тетрәнеп киттем. Чөнки әтием Нәфикъ Халик улы Яһудин ике ел бу газетада корректор булып эшләгән (очерклары, мәкаләләре дә басылып торган). Фронт газетасы татар телендә чыккан! Бу турыда исебезгә төшерүегез өчен шундый рәхмәтлемен. Ул газетаның бер нөсхәсе миндә дә саклана. Тик монда бәләкәй генә бер төгәлсезлек җибәрелгән. Бу газета 1942 елның июлендә «Ватан өчен» исеме астында Төньяк-Көнбатыш фронт газетасы буларак чыга башлый.

«Тормыш бу» исемле китабымдагы документаль повестьта әтиемнең фронт газетасында эшләгән чаклары турында да истәлекләре бар. Менә 46 нчы биттә: «Безнең «Ватан өчен» исемле татар газетасында: редактор-майор Гани Гыйльманов, әдәби сотрудник-лейтенант Хатип Госманов, тәрҗемәче-капитан Габдулла Әхмәдиев, корректор булып мин һәм хәреф җыючы ике кыз (Федора һәм Зәкия) эшли башладык». Соңрак редакциягә Шәрәф Мөдәррис алына һәм әти аның белән бик дуслашып китә.

1944 елда, Төньяк-Көнбатыш фронт II Белоруссия фронты итеп үзгәртелгәч һәм безнең гаскәрләр инде Ватан чиген үтеп чыгу сәбәпле, газетаның исеме дә «Фронт хакыйкате» дип үзгәртелә. Ә инде 1945 елның 9 маеннан шул ук газета «Җиңү байрагы» исеме астында чыга башлый.

Эшегездә уңышлар теләп: Марс Нәфикъ улы Яһудин, Россия Язучылар һәм Татарстан Журналистлар берлекләре әгъзасы.
Чаллы шәһәре. 26 май, 2014 ел.»

 

Редакциядән:  Марс Нәфикъ улы кадерле ядкяр итеп саклаган фронт газеталарының фоторәсемнәрен безгә юллады.

 

Комментарий язарга