Журнал «Безнең мирас»

Хатлар яздым утырып

Хәдичә Җәлилованың* Афзал Шамовка** язган хаты
«Исәнмесез, Афзал абый! Күңелне йомшата торган җылы хатыгыз өчен бик зур рәхмәт. Сезгә үпкәләргә һич тә хакым юк. Сезнең
эшле булуыгызны, вакытыгызның әз икәнен бик яхшы беләм, шуңа күрә хатлар язганда сездән җавап алырмын, дип өмет тә итмәдем.
Путёвка турында. Зәйнәпкә*** әйт­тем, ул бик шатланды. Ул хәзер бик авырый, докторлар торырга кушмыйлар шуңа күрә. «Нинди генә айда путёвка җибәрсәләр дә барам», – ди. Сез анда яхшырак айга туры килсен дип мәшәкатьләнмәгез. Аның кызын мин алып калам. Шулай булгач, ул майда да китә ала. Тик беренче сентябрьгә хәтле генә булса иде – баласы мәктәпкә киткәнче. Үзем исән-сау. Белмим, абый үзе Оренбурда вдруг популярный булып киттеме, әллә просто «компания»ме, бу айларда абый турында истәлекләр белән бик күп йөрергә туры килде. Йөрү генә җитми. Өйгә дә килеп азап­лыйлар. Бөтен ял көннәрем шуңа үтә. Элек Зәйнәп тә йөри иде, хәзер йөри алмагач, миңа гына йөрергә туры килә. Мин үзем аннан арып-талып бетсәм дә, Муса өчен шатланам.
Шәйхи абый**** Мусаның 55 яшьлек юбилее турында язылган Казан гәзитләрен безгә җибәргән иде, шатланып укыдык.
Ярый, Афзал абый. Хәзергә хуш-сау булыгыз. Сезгә Зәйнәптән бик күп сәлам. Бездән иптәшегезгә һәм балаларыгызга күп сәлам.
Зур ихтирам белән, Хәдичә Җәлил.
19 март, 1961 ел.
P.S. Бу хәрефләр белән әле бик начар язам, ошибкалар күптер, гафу итегез инде мине – шулхәтле надан кешене.***** (Имза урынына «Х» хәрефе генә куелган. – Л.Л.)»

Хатны журналга әзерләүче һәм искәрмәләр язучы – Л.Лерон
______________________
*Хәдичә Мостафа кызы Җәлилова (20.09.1918-3.11.2000) – герой-шагыйрь Муса Җәлилнең бертуган сеңлесе. 1942 елның маенда, үзе теләп, Кызыл Армия сафларына баса. Горький (Түбән Новгород – Нижгар) шәһәрендә элемтәчелеккә укый, Брянск фронтындагы сугышларда катнаша.1943 елда немецлар листовкасын укыган өчен кулга алына һәм «халык дошманы» дип хөкемгә тартыла. 10 ел Түбән Тагил төрмәсендә утыра. 1952 елда иреккә чыгарыла һәм реабилитацияләнә. Оренбургта метеоролог булып эшли. Абыйсы М.Җәлил турында истәлек китабы (1969) авторы. 1996 елның 22 июнендә да Оренбургта (Постников урамы) М.Җәлилгә һәйкәл ачыла. Әлеге һәйкәлне (скульптор Кадим Җәмитов) ачу тантанасында, кадерле кунак буларак, Х.Җәлилова да катнаша.
**Афзал Шамов (4.03.1901-19.01.1990) – күренекле прозаик, публицист, тәрҗемәче, җәмәгать эшлеклесе. 1958-1961 елларда Татарстан Язучылар союзы идарәсе рәисе.
***Зәйнәп Мостафа кызы Җәлилова (1908-1965) – М.Җәлилнең бертуган сеңлесе.
****Шәйхи Маннур (15.01.1905-10.06.1980) – күренекле шагыйрь, прозаик. М.Җәлил турындагы роман (1964) авторы.
*****Хаттагы орфографик хаталар төзәтелеп бирелде.

Теги: Ләбиб Лерон Яңалыклар

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру