Журнал «Безнең мирас»

Хәмит Зөбәер Кошай (1897-1984)

Милләттәшләребез арасында төрек халкынының мәгарифен, мәдәниятен дөньякүләм фәнни аренага чыгарырдай зур ачышлар ясаган һәм шуның белән Төркия мәдәнияте тарихында тирән эз калдырган олы галимнәр бар. Шуларның берсе – үзенең фәнни хезмәтләре, археология өлкәсендәге ачышлары белән дөньякүләм танылу алган Хәмит Зөбәер Кошай.


Ул балачактан ук Төркиядә яшәгән, шунда укыган, үс­кән һәм аның милли аңы да, башка эмигрант мил­ләттәшләребездән аермалы буларак, төрекчелек рухында формалашкан. Ләкин озак еллар буе С.Максуди, Й.Акчура, 3.Вәлиди, Г.Исхакый кебек милләтпәрвәрләр белән якыннан аралашып яшәгән, эшләгән Хәмит Зөбәер татар әдәбияты, тарихы, мәдәнияты белән дә тирәнтен кызыксынган, белгән. Аның «Казан», «Төрек культур араштырмалары» һәм башка журналларда чыккан күп санлы мәкаләләре шуны раслыйлар.


Габделхәмит Зөбәер 1897 елда Минзәлә өязе Теләнче Тамак авылында туган. Башта ул атасының туганы – шул яклардагы мәшһүр Габделҗәббар хәзрәт мәдрәсәсендә укый. Аның анасының сеңлесе Ризаэддин Фәхреддиндә кияүдә була. Атасы, укуын дәвам итәр өчен, Хәмитне Бохара мәдрәсәсендә укучы абыйсы янына җибәрергә теләсә дә, 9 яшьлек Хәмит Р.Фәхреддин булышлыгы белән Истанбулга укырга җибәрелә һәм ул Галатасарайда урнаша.


X.Зөбәер 1912 елда укуын уңышлы тәмамлап, лицей сыйныфына укырга керә. Балкан сугышы башлану сәбәпле укулар тукталып тора һәм Хәмит яралы сугышчыларны дәвалый торган госпитальдә хезмәт итә. 1914 елдан инде ул Салоникадагы Мидхәт паша мәктәбендә укый башлый. Бераздан ул югары белемне Венгриядә алмакчы булып, Австрия консуллыгына мөрәҗәгать итә, тик китмичә кала. Истанбулда ике ел укыганнан соң ул мөгаллимлек дипломы ала һәм Кадикөй бистәсендә мәктәптә физкультура укытучысы булып эшли башлый.


Ниһаять, X.Зөбәер үз теләгенә ирешә – 1917 елда ул Венгриягә китә, Будапештта университет тәмамлый һәм 1925 елда, инде докторлык дәрәжәсе алып, Төркиягә кайта. Истанбул университетларының берәрсендә укытырга теләсә дә, урын булмау сәбәпле, анда эшкә урнаша алмый. Шул ук елны X.Зөбәер – мәгариф министрлыгы карамагындагы китапханәләр буенча инспектор булып эшли башлый һәм 3 айдан соң инде ул Харс, Ашари атика китапханәләренең бүлек мөдире була, ә бераздан соң музейлар департаменты мөдире итеп күчерелә. X.Зөбәер – Әнкара этнография музеена нигез салучы галим, бераз вакыт аның мөдире дә булып тора. Соңрак ул Борынгы кулъязмалар музееның һәм Төркиядәге барлык музейларның генераль директоры була һәм шул урынында 1929 елдан 1949 елга кадәр эшли. Аннары ул Әнкара этнография музеена директор итеп куела һәм шунда 1962 елга кадәр эшләп, пенсиягә чыга. 1964-69 елларда X.Зөбәер иске язмалар һәм музейлар генераль департаментлыгында инспектор булып эшли һәм 1969 елда инде бөтенләйгә пенсиягә китә.
Филология фәннәре докторы Хә­мит Зөбәер, 30нчы еллар башында фамилияләр турында закон чыкканнан соң, үзенә фамилия итеп Манас дастанында телгә алынган, төньяк төрекләреннән булган Кошай исемен ала һәм Хәмит Зөбәер Кошай була.


Ул инглизчә, алманча, мадъярча яхшы белгән һәм шул телләрдә дөньяның күп илләрендә уздырылган төрле фәнни конференцияләрдә чыгышлар ясаган. Доктор Хәмит Зөбәер Кошай археология, этнография һәм фольклор буенча дөньякүләм танылган белгечләрдән саналган. 1935 елда Алажахоюндагы археологик казу эшләрен яңача методлар белән алып бара һәм шунда ясаган яңа ачышлары белән ул археолог буларак дөньякүләм танылу ала.Үзенең археологик ачышлары, табышлары белән ул Төркия тарихына гына яңалык кертеп калмый, дөнья археология һәм тарих фәненә дә үзгәрешләр кертә. Ул Венгрия, Польша, Эстония, Финляндия, Германия, Америка, Англия, Франция, Швеция, Швейцария, Югославия, Болгария, Румыния, Ливан һәм Мисырда уздырылган төрле халыкара конференцияләрдә, конгрессларда катнаша, үзенең ачышлары турында чыгышлар ясый. Аның чыгышлары, ясаган докладлары исә борынгы Госманлы дәүләтен, Грецияне өйрәнү өчен чит ил галимнәренә беренчел чыганак булып тора.


X.Зөбәер Кошай тирән белемле археолог, этнограф галим булу өстенә искиткеч оештыру сәләтенә дә ия булган. Ул – төрек Тарих җәмгыятен оештыручыларның берсе. Шулай ук ул Истанбулдагы Ая Суфия мәчетен музей итеп оештыруга да зур көч куйган галим.


Мәдәниятләр бишеге булган Ана­толиягә казу эшләре алып бару өчен килгән күп санлы чит ил галимнәре – археологлар, антропологлар, этнографлар, тюркологлар, сәнгатьчеләр, казу эшләрен алып баручы төркемнәр, тикшеренүчеләр ярдәм һәм киңәш сорап гел аңа мөрәҗәгать иткәннәр. Ул аларга Төркиядә казу эшләре алып бару өчен һәртөрле ярдәм күрсәтеп килгән, тора-бара бу профессиональ хезмәттәшлек дуслыкка әверелгән. Ә алар, үз чиратларында, фәнни тикшеренүләренең нәтиҗәсе булган китапларын галимгә бүләк итеп җибәргәннәр. Әлеге хезмәтләрнең барысының да кереш сүзе исә доктор Хәмит Зөбәер Кошайга фәнни тикшеренүләр, ягьни казу эшләре алып баруда кылган ярдәме һәм киңәшләре өчен рәхмәт хисләрен җиткерүдән башлана. Шулай итеп, Германия, Англия, Италия, Венгрия галимнәре аның археология өлкәсендә зур белгеч булуын таныйлар. Еллар узгач, Х.З.Кошайның дөньяның бик күп танылган галимнәренең автографлы китапларыннан, фундаменталь хезмәтләреннән, гомере буе җыйган иске кулъязмалардан, иске китаплардан торган гаҗәеп бай китапханәсе барлыкка килгән һәм аның китапханәсе Төркиядә иң бай шәхси китапханәләрдән саналган. Дөнья галимнәре һәм аларның эшләре, фикерләре белән танышу аның үзенә дә тарих, этнография, халык авыз иҗаты, археология өлкәсендә дөньякүләм танылган белгеч булып формалашуга ярдәм иткән.


X.Зөбәер Кошай, төрек халкына аның мәдәниятен, фәнен үстерүгә хезмәт итсә дә, үзенең татар милләтеннән булганын беркайчан да онытмаган. Ул гомере буенча «Төрек юрду» журналында татар халкының әдәбиятына, тарихына, этнографиясенә багышланган мәкаләләрен бастырып барган. Шулар арсында аның 1954 елның апрель, 1957 елның май саннарында үзе аралашып яшәгән, хөрмәт иткән Закир Кадыйри һәм Сания Гыйффәтләргә багышланган некролог-мәкаләләре чыккан. 1977 елда «Тарих корумы» бюллетенендә (ЬХ1-162, 365 – 4006) «Йосыф Акчура» дигән мәкаләсе басылган. Г.Исхакый чыгарган «Яңа милли юл» журналында да, 50 нче елларда чыккан «Азат ватан» журналында да, татар эшкуары Ә.Мәңгәр ярдәме белән 70 нче елларда 10 ел дәвамында чыгып барган «Казан» журналында да бу танылган галимнең татар әдәбиятына, аның күренекле вәкилләренә багышланган һәм татар халкы тарихына караган мәкаләләре еш басылган. Кыс­касы, X.Зөбәер, балачагында ук туган җиреннән аерылса да, ата-анасы биргән тәрбия, мәшһүр Ризаэтдин Фәхреддин белән аралашу, ул биргән киңәш-нәсихәтләр аның күңеленә гомере буена җитәрлек итеп салынган булган, күрәсең. Шунлыктандыр да инде, үзен гомере буе Төрек мәгарифен, мәдәниятен, фәнен үстерүгә, аны дөньяга танытуга хезмәткә багышлаган X.Зөбәер Кошай, барыбер, татар халкы язмышы, аның киләчәге өчен борчылып яшәгән. Төркиягә күчеп килгән беренче дулкынның балаларын, оныкларын төрекләшүдән саклау максатыннан чыгып ул аларга үзләренең ата-бабаларының туган җирләре, туган илләре турында сөйләү, аңлату өчен һәр мөмкинлектән файдаланырга тырышкан.


Хәмит Зөбәер Кошай Төркиядә татар эмигрантларын бергә туплап, оештырып яшәүче С.Максуди, Ә.Тимер Г.Баттал, К.Локман, Н.Арсланбәк, С.Чыгтай һәм башкалар белән аралашкан. Әлеге шәхесләр белән аны «Казан» журналын чыгаруга багышланган хезмәттәшлек якынлаштырган.


Төрек Теле Эзләнүләр Җәмгыяте (1932 елның 12 июлендә Ататөрек тарафыннан оештырыла, хәзер – Төрек теле җәмгыяте) Үзәк идарә шурасының Ататөрек җитәкчелегендә узган җыелышта (сулдан уңга): Хәсән Али Йүҗәл, Җәлал Сахир Эрозан, Әхмәт Җәват Әмрә, Рәшит Галип, Мостафа Кемал Ататөрек (иң уртада), Афәт Инан, Рушән Әшраф Үнайдын, Ибраһим Нәҗми Дилмән, Хәмит Зөбәер Кошай. 4 гыйнвар, 1933 ел Төрек Теле Эзләнүләр Җәмгыяте (1932 елның 12 июлендә Ататөрек тарафыннан оештырыла, хәзер – Төрек теле җәмгыяте) Үзәк идарә шурасының Ататөрек җитәкчелегендә узган җыелышта (сулдан уңга): Хәсән Али Йүҗәл, Җәлал Сахир Эрозан, Әхмәт Җәват Әмрә, Рәшит Галип, Мостафа Кемал Ататөрек (иң уртада), Афәт Инан, Рушән Әшраф Үнайдын, Ибраһим Нәҗми Дилмән, Хәмит Зөбәер Кошай.
4 гыйнвар, 1933 ел

Галим, шулай ук, Г.Исхакый, Г.Баттал, С.Максудиларны искә алу конференцияләрендә дә аларның эшчәнлекләренә төпле анализ биргән чыгышлар ясаган. Мәсәлән, С.Максуди үлеменең 20 еллыгына багышланган фәнни конференциядә (1977 ел) ул С.Максудиның сәяси, фәнни эшчәнлегенә югары бәя биреп, аның фикерләре белән эшчәнлеге туры килгән, ягьни ул үзе ышанган һәм шул вакытта үзе реаль санаган фикерләренә таянып эш иткән, дигән. 1919 елда Франциягә Версаль конференциясенә килгән С.Максуди берара сәясәт белән шөгыльләнгән. Әмма бераздан Совет властенең Россиядә ныгуын, илдәге оппозициянең көчсезлеген, милли хәрәкәтнең таркалуын һәм юкка чыгуын күргән С.Максуди милли эшләрне яңача башлау кирәклеген аңлаган. Ә моның өчен, X.Зөбәер Кошай фикеренчә, милли көрәш юлларын ачыкларга, төрки дөнья белән мәдәни бердәмлеккә ирешү өчен бердәм концепция төзергә, ә моңа бары тик киләчәк буыннарны фәнни хезмәтләр аша хәзерләп кенә ирешеп булачак, дигән нәтиҗәгә килгән һәм С.Максуди 1925 елдан фәнгә кереп киткән. Ул Германия, Франция китапханәләрендә төрки халыклар тарихын өйрәнгән, Сорбоннада төрки халыклар тарихы кафедрасы профессоры булган һәм һәм шул фән буенча лекцияләр курсы алып барган. Фикердәшләре Г.Исхакый, Ф.Туктаровлар башта аны сәясәттән читләшә, дип гаепләсәләр дә, соңыннан аның гыйльми эшчәнлегенә зур бәя биргәннәр.
X.Зөбәер Кошай С.Максудиның үлеменең бер еллыгына багышланган конференциядә укыган «С.Мак­судиның хезмәтләре һәм милләт аңлатмасы» дигән докладында аның «Милләт тойгысының социологик әсаслары» исемле хезмәтенә тирән анализ ясый. Аның бу чыгышы – олуг милләтпәрвәрнең – С.Максудиның соңгы хезмәтенә бирелгән беренче олы бәя була.


Хәмит Зөбәер Кошай 1984 елда 87 яшендә вафат була.


Төркиядә төрек халкының мәдә­ния­тендә тирән эз калдырган бу олы галимне зурлап искә алалар. Аның хезмәтләре бүген дә дөнья археологиясе тарихында дәреслек һәм беренчел чыганак булып хезмәт итәләр, алар югары уку йортларында тарих, этнография, археология факультетларының уку программаларына кертелгәннәр.


1985 елда Истанбулда үлеменең бер еллыгы уңае белән X.Зөбәер Кошайны искә алу конференциясе уздырыла һәм конференция материаллары буенча «Төрек культур араштырмалары» журналы үзенең бер санын (1986 ел, февраль) аңа багышлап чыгара. Журналда төрек галимнәренең, Европаның танылган археологларының аның фән өлкәсендәге хезмәтләренә олы бәя биргән һәм дөнья фәнендәге урынын билгеләгән мәкаләләре басылган, дөньякүләм танылган галимнәрнең төрле елларда аңа язган хатлары урнаштырылган.


Шулай итеп, XX гасыр башында Р.Фәхреддин тарафыннан Төркиягә белем алырга дип жибәрелгән 9 яшьлек Хәмит Зөбәер Кошай гомере буена төрек халкына хезмәт итеп һәм үзенең хезмәтләре белән Төркия мәдәнияте тарихында тирән эз калдырган, археологик ачышлары белән дөнья археология фәненә үзгәрешләр керткән мәшһүр галимгә әйләнә.

Теги: Фәридә Гаффарова Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру