Журнал «Безнең мирас»

Халыкара форум

Башкалабыз Казанда “Күпмәдәниятле дөньяда музей миссиясе” дигән халыкара форум үз эшен башлап җибәрде. 12 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк әлеге чара Татарстан Республикасы Милли музееның 120 еллыгына багышлана. Форумга Бөекбритания,Нидерланд, Италия, Финляндия,Германия, Литва, Белоруссия, Үзбәкстан, Әзәрбайҗан, Казакъстан, Кыргызстан, Әрмәнстан, Грузия, Россиянең төрле төбәкләреннән музей һәм туризм белгечләре, тарихчылар, әдәбият галимнәре килде. "Корстон-Казан"да узган пленар утырышта Владимир Толстой (Мәскәү), Михаэль Хенкер (Мюнхен), Эндрю Эрскин (Лондон), Бьорн Стенверс (Амстердам), Гөлчәчәк Нәҗипова (Казан) кебек дөньяда һәм Россия Федерациясендә мәшһүр белгечләр бүгенге музейлар үсеше өчен әһәмиятле проблемаларны күтәрде. Алдагы көннәрдә кунаклар берничә мәйданчыкта фикер алышачак, Казанның төрле тарихи урыннары, Татарстан музейлары, аеруча Зөя һәм Болгар шәһәрлекләре белән танышачак.


Теги: Ленар Гобәйдуллин Яңалыклар Тарихи мирас Музейларыбыз

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру