«Халык рухы сүнмәсен!»

15 июльдә «Безнең мирас» журналы редакциясе Татарстанның яңа дәүләтчелек тарихына багышланган «түгәрәк өстәл» оештырды. Чарада Татарстан Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев, КФУ профессоры Индус Таһиров,сәясәт белгече Фәндәс Сафиуллин, Татарстан Республикасы Фәннәр Академия¬се мөхбир әгъзасы, профессор Азат Зыятдинов, «ТАТМЕДИА» АҖ генераль директоры киңәшчесе, Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин, «ТАТМЕДИА» АҖ генераль директоры урынбасары Сөмбел Таишева, шагыйрь Газинур Морат катнашты. «Түгәрәк өстәл»не «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире, шагыйрь Ләбиб Лерон алып барды.

Ләбиб ЛЕРОН. Мөхтәрәм кунаклар, хөрмәтле каләмдәшләр!

Моннан 25 ел элек беренче тапкыр альтернатив нигездә XII чакырылыш Татарстан Югары Советы депутатлары сайланды, соңрак Татарстан Республикасының дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул иттек. Безнең арабызда Парламентның бу чакырылышында депутат булган һәм Декларацияне кабул итүдә актив катнашкан милләтпәрвәрләребез утыра.

Сиксәненче еллар ахыры-туксанынчы еллар башында милләтебез чын мәгънәсендә йокыдан уянды. «Ирек», «Азатлык», «Бәйсезлек», «Мөстәкыйльлек» дигән сүзләр ешрак яңгырый башлады. Әүвәл кулуарларда гына ишетелгәләгән ул сүзләр тора-бара ялкынлы чыгышлар, үтемле нотыклар булып мәйданнарга чыкты. Милләтебезнең, халкыбызның киләчәге өчен чын күңелдән борчылучы фидакярләр гавам арасыннан трибунага күтәрелде. Татарстанның мөстәкыйль дәүләт булуын таләп итеп, бер төркем каһарман милләттәшебез хәтта ачлык игълан итүгә кадәр барып җитте.

Чыннан да, халкыбыз иреккә сусаган иде. Казанда гына түгел, Түбән Кама һәм Чаллы, Әлмәт белән Азнакайда Татар иҗтимагый үзәкләре оешты, аларның күп санлы әгъзалары актив эшчәнлек күрсәтә башлады. Халык таләбен күренекле сәясәтчеләребез, милләтебез хәлен тирәнтен аңлаган депутатларыбыз (алар арасында күренекле язучыларыбыз да бар!) күтәреп алды.

Телен югалта язган милләткә кабат җан кергәндәй тоелды…

Индус ТАҺИРОВ. Мин бу елларны «данлыклы еллар» дип атар идем. Аның һәр минуты, һәр сәгате гасырны сыйдырган. Кайбер мизгеле бүгенгә кадәр үзен күрсәтеп, ялтырап тора. Мәсәлән, Декларациябез.Күпләр үз декларациясен безгә ияреп кабул итте. Вәләкин безнеке бөтенләй башка документ, чөнки ул Бәйсезлек Декларациясе. Аны төзегән вакытта без мөстәкыйль дәүләт оештыруны, Россия белән махсус мөнәсәбәтләрдә булуны һәм яңартылган СССР шартнамәсенә мөстәкыйль рәвештә кул куюны максат итеп куйдык. Бу – Татарстанның махсус позициясе дип аталды. Без Россиянең бөтенлеген саклау шарты белән үз бәйсезлегебезне игълан иттек. Мондый нәрсә – тарихта булмаган хәл. Соңрак аны халыкара документ итеп таныдылар. Косовоның суверенлыгын тикшерүчеләр өстәленә дә безнең Шартнамә куелган иде.

Ни өчен Бәйсезлек Декларациясе дип атыйм мин аны? Чөнки ул бәхәс тудырды. Сез үзегезне СССРда таныйсызмы? Юк, СССРда икәнне күрсәтә алмыйбыз, чөнки безнең әле мөстәкыйль рәвештә (союздаш республика сыйфатында, ягъни турыдан-туры) моны танып кул куйганыбыз юк. Ә Россия? Россия составында икәнлегебезне декларациядә күрсәтмәскә! Аның белән без махсус мөнәсәбәтләрдә булырга тиеш. Шулай эшләдек тә. Әгәр дә без булачак шартнамәгә Россия составында икәнлегебезне танып кул куйсак, суверен дәүләтле булмый идек.

Декларациянең берничә варианты бар иде. Шушы вариантларны берләшетереп сессиягә чыгару – төп бурыч. Сессия 27 августта башланды, 30ына кадәр дәвам итте. Шушы көннәрдә Декларациянең язмышы хәл ителде дә инде. Минтимер Шәрип улы Шәймиев сессиянең һәм шул ук вакытта килештерү комиссиясенең дә рәисе булды. Комиссия составында 29 кеше идек. Без бернинди бәхәссез Декларациянең атамасыннан «Татарская Советская Социалистическая Республика»ны алып аттык, «Республика Татарстан» гына калды. Тәнәфестә М.Шәймиев: «Сез бу сүзләрне кая куйдыгыз?» – дип сорады. Без дөресен әйттек. Ул: «Сез Декларацияне кабул итәсез дә кайтып китәсез. Ә минем иртәгә Мәскәүгә барасым, җавап тотасым бар. Вакыты җиткәч, ул сүзләр үзеннән-үзе төшеп калачак», – диде. Шулай булды да.

Депутатларның «Народовластие» төркеме Татарстанны Россия составында танымавыбызга каршы чыкты. Декларациядә дәүләт теле бер – татар теле генә күрсәтелгән иде. Бәйсез дәүләт икән, аның дәүләт теле бер булырга тиеш! Тегеләр моңа да катгый рәвештә риза түгел. Без аларга: «Әйдәгез, алайса, сез җөмһүриятебезне Россия составында итеп күрсәтмәүгә ризалашасыз, ә без икетеллелекне кертәбез», – дидек. Алар килеште. Шунда ТИҮ активисты Гаял Мортазин, көрсенеп: «Их, егетләр, саттык без телебезне!» – диде. Бер телле генә булсак, әлбәттә, вазгыять бөтенләй башкача булыр иде. Менә шушы рәвештә Декларацияне кабул иттек. Декларацияне уку, аны сессиядә яңгырату Фәндәс Сафиуллинга тапшырылды.

Фәндәс САФИУЛЛИН. Хәзер Татарстанның бәйсезлеге турындагы Декларациянең статусы бетте, бернәрсә дә барып чыкмады, дип бәяләргә тырышалар. Мин алай дип уйламыйм. Безнең ул чорда кабул ителгән Декларация дә, Референдум да, Конституция дә алга таба үзенең әһәмиятен күрсәтәчәк әле! Киләчәктә яңарыш булган чакта, ул шулар өчен зур әхлакый, сәяси, фәнни, тарихи нигез булачак. Яшьләр дә шуңа таянып көрәшәчәкләр. Декларация – милләтнең аңына, хәтеренә сеңеп калачак һәм кайчан да булса халык янәдән уяначак. Мин монысына ышанам.

Безгә союздаш республика буларак үсү кирәк булды. Бу СССР исән булганда гына мөмкин иде. Әмма СССР юкка чыкты. Шунлыктан суверенлыгыбызның да күп өлешен югалттык. Ул безнең генә гаеп түгел. Төп сәбәп – СССРның җимерелүе. Без аның составында союздаш республика булырга тиеш идек. Безгә әлеге макстака ирешергә өч көн җитмәде. Яңа Союздашлык шартнамәсенә кул куярга өлгерә алмый калдык, ГКЧП килеп чыкты.

Татарстан сайлаган юл, Татарстан сайлаган язмыш Россия өчен дә, СССР өчен дә дөньяви әһәмияткә ия булачак иде. Әгәр без союздаш республика дәрәҗәсенә күтәрелеп өлгерә алсак, башкалар да безнең арттан күтәрелер иде. СССР тамырдан үзгәрергә тиеш иде. Тирән реформа үткәреп, илне тигез хокуклы халыклар берлеге итә алган очракта, аның исән калу мөмкинлеге булды. Хәзерге глобализация чорында ул халыклар берләшүенең альтернатив проекты булырга лаеклы иде. Глобализация – кешелекнең табигый рәвештә үсеше: кабиләләрдән – милләт, аннан дәүләтләр, ә аннары исә Җир шарында гомуми бер җәмгыять төзүгә юнәлдерелгән объектив юл. Яңартылган СССР шул юл берәү генә булмасын, бер генә диктат идарә итмәсен өчен кирәк иде. Безнең эш барып чыккан булса, шушы глобаль проектның нигезе буласы иде… Без аны максат итеп куймасак та, ул турыда уйламасак та, хыялланмасак та шуңа барып җитәчәк идек. Әмма, ни кызганыч, Татарстанның язмышы хәл ителгән көннәрдә СССРны җимереп Россия үз язмышына үзе балта чапты һәм дөнья күләмендә бара торган глобализация процессына бик зур бәла-кайгы китерде.

Равил ФӘЙЗУЛЛИН. Республикабызның яңа сәяси сулыш алуы, әлбәттә, беренче чиратта Декла¬ра¬циябезгә бәйле. ТАССР белән бүгенге Татарстанның аермасы бик зур. Һәр ике дәвердә табышларыбыз да, югалтуларыбыз да җитәрлек.

Кулымда әле яңа гына матбугатта чыккан кызыклы бер белешмә. Анда болай дип язылган: «95 ел эчендә рес¬публикабыз белән барлыгы 23 кеше идарә иткән (сүз партия җитәкчеләре турында бара). Бөек Ватан сугышына кадәр беренче секретарьларның җидесе – урыс, алтысы – яһүд, берсе латыш булган. Араларында бер генә татар да юк…» Ленин бабай әйтмешли, «факт – вещь упрямая!..»

Бүгенге «түгәрәк өстәл»дә без туксанынчы елларда яулап алынган уңышлардан эйфориягә бирелеп, оеп утырырга түгел, ә киләчәгебез ничек булыр, дип үткәннәрдән гыйбрәт алып, алдагы үсеш юнәлешләре турында да сөйләшергә тиешбездер.

Разил ВӘЛИЕВ. Мин туксанынчы елларны тарихи еллар, татар халкының дәүләтчелеккә омтылышында булган берничә тарихи вакыйганың берсе, дип атар идем. ХХ гасырда гына да шундый өч талпыныш була. Беренче – 1905 ел. Тукайны хәтерлисездер: «Без бишенче елны уяндык таң белән». Татар берничә ел эчендә матди һәм рухи яктан күтәрелә, байый. Бу озакка бармый, тагын сүрелү башлана. 1917-1922 елларда янә зур күтәрелеш. Сталин чорында милли хәрәкәт кабат артка китә, чигенә. Өченче дулкын 1980 елларның урталарында башланды һәм 2000 елларга кадәр дәвам итте, аннары янәдән сүрелү, артка таба чигенү китте…

Без туксанынчы еллардагы милли күтәрелешнең эчендә кайнадык. Ул чордагы вакыйгалар минем бүген дә күз алдымда, хәтта төшләрдә күрәм мин аларны. Декларация кабул иткәндә төрле вариант булды, без дә үзебезнең вариантны эшләгән идек. Мин аны төн буе утырып яздым, Дамир Сираҗиев трибунадан игълан итте. Әмма безнең вариант үтмәде. Дөрес, кайбер өлешләре керде. Тел мәсьәләсенә килгәндә без татар телен – дәүләт теле, урыс телен – рәсми, милләтара аралашу теле, дип язган идек.

Ул чорның дулкыны, аның тәэсире бүген юк, дип әйтсәм, мин намусыма, хакыйкатькә хилафлык китерер идем. Кайвакыт: «Суверенитет сезгә нәрсә бирде инде?» – дип әйтеп куялар. Бүген безнең ниндидер зур уңышларыбыз бар икән, ул туксанынчы еллардагы карарларыбызга, шулвакытта кылган гамәлләребезгә барып тоташа. Аңа ул вакыттагы вакыйгаларны, тормышны белмәгән һәм чагыштырып карый алмаган кеше генә тискәре бәя бирергә мөмкин. Берничә көн элек «Независимая газета»да Глеб Постнов, гадәттәгечә һәрвакыт татарларга каршы чыга торган автор, «Судороги татарстанского суверенитета» дип исемләнгән мәкалә язды. Ни өчен Татарстан Парламенты өстендә бер генә байрак тора, ди. Аңа бернәрсә дә ошамый! Татарстан Парламенты өстендә бер генә байрак тора икән, ул аны Россиягә каршы булу, дип аңлатырга тырыша. Анда бер генә байрак торса да, аның тирә-ягында Россия байраклары бик күп. Без бүген Республикабызда РФ кануннарына каршы килгән бер генә карар да кабул итә алмыйбыз. Ул аларны искә алмый. Бигрәк тә безнең соңгы елларда мәгариф өлкәсендә күпме артка чигенешләребез булды. Әлеге автор аның нәрсә аркасында килеп чыкканын искә дә алмый.

Билгеле, ул вакыттагы казанышларыбызны һәм ул казанышларның бүгенге уңай тәэсирен искә алу белән бергә, бик күп урыннарда артка чигенүне дә әйтми булмый. Артка чигенүдә мин кемнедер гаепләргә җыенмыйм. Аның бик күп объектив һәм субъектив сәбәпләре бар. Бу – Россиянең милли сәясәте белән турыдан-туры бәйләнгән. Шулай да, үзебездән дә бик күп нәрсә тора. Без бүгенге көндә, ни кызганыч, үзебездән торган бик күп нәрсәләрне эшләп бетерә алмыйбыз. Татарстанда, Казанда мәгариф, мәдәният өлкәсендә булсын, яки башка тармакларда булсын, безнең хокукларыбыз шактый күп. Мин аеруча мәгариф өлкәсенә караган мәсьәләләр белән Дәүләт Думасына бик еш барам, төрле бәхәсләрдә, Парламент тыңлауларында катнашам. Без Мәгариф комитетына килеп керү белән: «О, татары приехали, опять будут с нами воевать!» – диләр. Мин әйтәм: «Һич кенә дә сезнең белән сугышырга килмәдем, мин сездән Россия Конституциясен якларга килдем. Сез Конституцияне бозасыз. БДИын гына алыгыз. Сез аны «урыс телендә генә бирергә мөмкин», дигән карар чыгарып, турыдан-туры Конституциягә каршы килдегез!» Алар әйтә: «Ничек каршы килдек?» Мин: «РФ Конституциясендә теләсә кайсы гражданин үз туган телендә белем алырга хокуклы диелгән. БДИ белем алу түгелме? Ул бит белем алуның иң җаваплы мизгеле. Сез БДИын мәгарифтән аерып куйдыгыз. Бу турыдан-туры РФ Конституциясенә каршы килә. Ә каршы килгән закон-карарларыгыз сезнең искиткеч күп. Шунысы безне бик нык борчый. Татарстанның бик күп законнарын РФнекенә тәңгәлләштерергә мәҗбүр итәсез. Без аларның шактые белән килешәбез, чыннан да, тәңгәллек кирәктер. Әмма сезнең үзегезнең бик күп законнарыгыз РФ Конституциясенә каршы килә. Безнең юристлар Россиянең 27 кануны Россиянең үз Конституциясенә каршы килгәнен ачыклады. Шул ук вакытта, Татарстан законнарының Россия Конституциясенә тәңгәл килүен даулыйсыз. Моны ничек аңларга? Сез бүгенге хокукый кырда, дәүләт һәм җәмгыять тормышында нинди буталчыклар китереп чыгарасыз!» – дим.

Билгеле, без бүген күсәк күтәреп урамга чыгып, бу мәсьәләләрне хәл итә алмыйбыз. Матбугатта, телевидение, интернет сәхифәләрендә фәнни, кануни нигездә үзебезнең хаклыгыбызны, дөреслегебезне исбат итәбез. Каршы якның моңа бернинди аргументы да юк, чөнки без Халыкара хокук нормалары һәм РФ Конституциясе буенча гамәл кылабыз. Ә Халыкара хокук нормалары һәм Конституция безгә бик күп мөмкинлек бирә! Безнең әле аны тулысынча файдаланып бетерә алганыбыз юк.

Равил ФӘЙЗУЛЛИН. Сүз уңаеннан шуны да ассызыклап китәргә кирәк: Декларациябез кабул ителгән бу данлыклы сессиядә 5 язучы-депутат чыгыш ясады – Фәүзия Бәйрәмова, Роберт Миңнуллин, Ринат Мөхәммәдиев, Разил Вәлиев һәм мин. Безнең тәэсирле һәм дәлилле чыгышлар әлеге мөһим документны кабул итүдә зур йогынты ясады, дип уйлыйм. Бу чыгышлар язучыларыбыз яшәеше тарихында матур сәхифә булып калды.

Индус ТАҺИРОВ. Әгәр дә без Декларацияне кабул иткәнбез икән, моңа төп сәбәпче – безнең халкыбыз булды. Ул вакытта мәйданнар тулы иде. Түбән Кама, Чаллыдан җыелышып киләләр, сессия вакытында Казан кайнап тора. Аннан бигрәк, сессия башланыр алдыннан һәрбер депутатка наказ биреп кертәләр иде. Фәүзия Бәйрәмова, Зәки Зәйнуллиннарның ачлык тотулары… Халык шушы рәвештә күтәрелмәгән булса, без Декларацияне кабул итә алмас идек тә. Халыкны һич кенә дә онытырга ярамый. Ике-өч кеше белән генә бу идеяне берничек тә тормышка ашырып булмас иде. Халыкны күтәреп чыгучыларның берсе – Азат Шәймулла улы безнең арабызда утыра.

Азат ЗЫЯТДИНОВ. Әлбәттә, ирешелгән уңышлар һәммәсе дә халык казанышы. Казан халкы бик акрн, бик аз уянды. Ә Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләреннән кырыгышар автобус шыгрым тулып Казанга килә иде.

Бик күпләр мөстәкыйль респбулика статусын алды. Казакъстан, Украина, Белоруссия, Эстония, Кыргызстан… Боларның кайсы «Аллага шөкер, без мөстәкыйль дәүләт статусын алдык та куанып яшибез», дип әйтә ала? Кыргызстанда булдым… Аллам сакласын, алай яшәргә язмасын! Төрекмәнстанда да хокук, ирек дигән нәрсә юк. Белоруссиядә система кырыс. Дөрес, тамаклары тук, өсләре бөтен, әмма демократиянең «д» хәрефе дә юк. Мин төрки халыклардан казакъларга сок¬ланам. Менә аларга җитәкченең көчлесе эләкте. Назарбаев тулаем Европа стандартларына якынаймакчы була. Бигрәк тә хокук, икътисад өлкәсендә.

Бездә миллилек булса, бар да була. Мин татар миллиардерлары барлыкка килүгә бик куанам. Әмма аларның кайсысы милләткә ярдәм итә?

Разил ВӘЛИЕВ. Берәрсе милли мәктәп яки милли гимназия ачтымы?

Азат ЗЫЯТДИНОВ. Татарча укыгыз, дип балаларга ниндидер ярдәм күрсәтәме?

Декларация кабул иткәннән соң приватизация үткәрделәр. Мин кырык ел эшләгән Түбән Кама «Нефтехим» берләшмәсенә дә дүрт миллиардер хуҗа булып алды. Алар анда бер көн эшләгән кешеләр түгел!

Әлбәттә, Аллаһы Тәгалә бар. Кулыбызда булганда без мөстәкыйльлекнең кадерен белмәгәнбез. Ханнар, хан балалары талашкан да сугышкан, барысының да хан буласы килгән… Инде киләчәктә миллилекне сакларга кирәк. Ул очракта без нәрсәгәдер ирешә алабыз әле. Хокук даулап кына көчле булып булмый. Һәрберебез әрмәннәр, яһүдләр кебек милли рухлы булырга тиеш! Яһүд кайда гына, нинди генә вазифада утырмасын, ул – милли. Ә без түбәтәй кидек тә, менә без нинди, дип йөрибез. Безнең рухыбыз миллилек нигезендә көчле булырга тиеш! Без белемле, һөнәрле һәм үз хокукыбызны белгән горур халык булсак иде!

Разил ВӘЛИЕВ. Сез Кыргызстанны мисал итеп китердегез. Чыннан да, анда тормыш бик авыр. Мин БДБ илләренең күбесендә булдым. Дөрес, аларда демократия юктыр. Әмма ул аларга кайчан да булса килер. Дөрес, икъктисадлары начардыр… Әмма анысын да төзәтергә мөмкин. Аларның бүген үз дәүләтләре бар! Безнең бүген тамагыбыз да туктыр, әмма милләтебезне бөтенләй югалту куркынычы бар. Аннан да зуррак хәвеф булуы мөмкин түгел.

Азат ЗЫЯТДИНОВ. Безнең рухыбыз сүнеп бара. Бөтен бәла дә шунда. Без кайда булсак та миллилекне үзебезнең гаиләдән башларга тиеш. Үз гаиләмә мин үзем хуҗа бит! Әгәр дә балаң татарча сөйләшә белми икән, ул синең дәүләтчелегең өчен берни эшләмәячәк.

Разил ВӘЛИЕВ. Туксанынчы еллардан бирле Татарстанда дәүләт, муниципалитет хезмәткәрләре ике дәүләт телен дә мәҗбүри белергә тиеш, дигән мәсьәләне күтәреп килдек. Татарстанда Президент ике дәүләт телен белергә тиеш бит. Ә ни өчен әле министр, депутат, судья, хакимият башлыклары белергә тиеш түгел? Әгәр дә дәүләт хезмәткәрләре ике телне мәҗбүри рәвештә белергә тиеш, дигән закон кабул итсәк, вазгыять бик нык үзгәрәчәк. Ата-аналар да: «Татар теленең дәрәҗәсе югары икән, ул кирәк икән, үскәч, улым, син дә, бәлки, президент, министр яки дәүләт эшлеклесе булырсың», – дип балаларын тәрбияләр иде. Әмма әлеге законны бүгенге көнгә кадәр кабул иттерә алганыбыз юк.

Индус ТАҺИРОВ. Узган гасырның егерменче елларында кайбер түрәләр менә шушындый закон кабул ителә калса, безгә китәргә туры килер инде, дигәннәр. Чөнки алар татарча белмәгән. Шул вакытта да мондый канунны кабул итәргә өлгермиләр. Ул бүген дә, һичшиксез, кирәкле канун.

Фәндәс САФИУЛЛИН. Мин миллиардерларда миллилек юк, дигән сүз белән бик килешеп бетә алмыйм. Миллилеге булган шәхесләргә баерга юл ачылса, миллилек булыр иде ул! Юл бит миллилеге булмаганнарга ачылды. Ә милли җанлы кешеләргә эшләргә, хезмәте белән баеп китәргә, иленә, халкына ярдәм итәргә ирек бирелмәде. Киресенчә, суверенитетны үз кесәләре өчен файдаланганнар өчен ирек ачылды.

Икенче мәсьәлә – хәзер халык та сүнде. Халыкны сүндерү бик җиңел! Син аны ярты ел чынбарлыктан, реаль информациядән аерып кына тор. Халык башта аптырый, аннары күнегә, аннары төкерә! Аннан соң чынбарлык аңа кирәк тә булмый башлый! Без инде ничә ел буе халыкның аңын сүндереп киләбез. Аның төп коралы – Татарстанга гомумцензура кертү булды. Цензура, халыкка чынбарлыкны җиткермәү, хәбәрдарлык дигән нәрсәне бетерү нәтиҗәсендә халык сүндерелде. Ни өчен сүндерелде? Саран байларга юл ачу өчен! Шулар иркенләп, баеп йөрсеннәр өчен.

Һәр халык бөек булырга лаеклы һәм аның моңа барлык мөмкинлеге бар. Әгәр халык бөек максат һәм шуңа ирешүне бурыч итеп куя икән, шуны тормышка ашырырга тырыша икән, халык бердәм була.Безнең дә бөек максатлар бар иде. Милли университетны булдыру – иң бөек мәсьәләләрнең берсе булды.

Разил ВӘЛИЕВ. Түбән Кама халкы бер атна эчендә Милли университетны яклап 15 мең имза җыйды.

Азат ЗЫЯТДИНОВ. Миллионны да җыя идек, тиздән ачабыз, дип вәгъдә биреп туктаттылар.

Индус ТАҺИРОВ. Без телгә алган төрки халыкларга бәйсезлекне Аллаһы Тәгалә сорамаган килеш кулларына тоттырды. Заманында кыргыз, казакълар үзләренә союздаш республика статусы бирелүен белми дә калды. Ә безнекеләр союздаш булу өчен никадәр көрәште! Сталин: «Татарии и Башкирии не видать союзного статуса как своих собственных ушей», – диде.

Казакъстан Республикасы исеменең беренче атамасы – Кыргыз Республикасы, башкаласы Оренбург шәһәрендә булган. Ул халык союздаш статуска ирешкән чагында үз атамасын да белмәгән! Казакъларны кыргызлар дип йөргәннәр. Ә кыргызларны каракыргызлар дип. Атамаңны да төгәл белмәгән килеш дәүләтле булу – зур бәхет.

Төрки халыклар арасында иң авыр язмышлы милләт – татарлар. Башкортлар Россиягә ирекле рәвештә кердек, дип күп нәрсәгә ирешә алды. Кермәделәр, әлбәттә. Дәүләт тоткан бер генә халыкның да үз теләге белән мөстәкыйльлектән баш тартканын тарих белми. Шулай да, башкортлар зур җирләр хуҗасы булдылар. Ә без җирсез калдык. Татарлар Россиядә, үз ватанында, иң аз җирле халык.

Аның каравы, туксанынчы елларда бердәнбер күтәрелгән халык та шул татар булды! Мондый Декларация бер генә милләттә дә юк. Мәскәү аптырашта калды. Татарстан Союздашлык шартнамәсенә мөстәкыйль рәвештә кул куярга тели…

Без ни өчен союздашлык статусын дәгъваладык соң? Беренчедән, дәүләтле чорыбыз халык хәтереннән сөртелмәгән, исән-имин сакланган булып чыкты. Һәм ул бүген (туксанынчы елларда) уянды. Моны берничек тә инкяр итеп булмый. Икенчедән, без Россияне федерация дип игълан иткән документларга таянып эш итттек. Мәскәү җитәкчеләре аны күптән оныткан булганнар. Күрәселәре дә килмәде. Без Декларациябезнең бер генә законны да бозмавын дәлилләдек. Өченчедән, без Россияне таркату юлында түгел идек. Без аны чын мәгънәсендә халыкларның хокукларын таный торган дәүләт итүне максат итеп куйдык.

Эчке эшләр дә, халыкара мөнәсәбәтләр дә – бар да үзебезнең карамакта булырга тиеш иде. Шуларны саный башлагач, Сергей Шахрай: «Сез Россиядән чыгасызмыни?» – дип сорады. Мин аңа: «Безнең кергәнебез дә юк бит әле», – дидем. Шахрай: «Димәк, Татарстан Россия составына керми дә, аннан чыкмый да», – диде.

Декларацияне кабул иткәч, Минтимер Шәрип улы Шәймиев безне – мине һәм КПСС өлкә комитетының идеология буенча секретаре Р.Р.Идиатуллинны – башкортлар да безнекенә тәңгәл декларация кабул итмәсме икән, дип Башкортстанга җибәрде. Өч көн буе алар белән сөйләшү алып бардык. Ризалаштылар, күнделәр, вәләкин Югары Советлары аркылы үткәрә алмадылар. Республикаларын «Россия Федерациясенең субъекты» дип таныган декларация кабул иттеләр. Шунда Минтимер Шәрип улы: «Их, союзникларсыз калдык бит!» – диде. Мин: «Алар берни дә югалтмады», – дидем. Аның: «Ничек инде?» – дигән соравына: «Алар үз вакытында Россия составына ирекле керүләрен таныдылар, хәзер моны янә кабатладылар гына, – дип җавап кайтардым. – Ә бездә андый документның булганы да юк. Әгәр дә без декларация кабул итеп, үзебезнең Россия составында икәнне күрсәткән булсак, өстәвенә, анда сезнең имзагыз да булса, «Ниһаять, 438 елдан соң Россиягә ирекле керүне таныган татар табылды», дип әйтерләр иде», – дидем. Моны ишеткәч, Минтимер Шәрип улы сискәнеп китте.

Разил ВӘЛИЕВ. Илне бер йодрыкка җыюның төрле ысуллары мәгълүм. Аның берсе – мәҗбүрият, икенчесе – ирек бирү. Конфуцийның бик кызык бер фикере бар: «Әгәр дә кешене мәҗбүри рәвештә бәйләп тотсаң, аның бу бәйдән качасы килә. Әгәр дә ирек бирсәң, хөрмәтен күрсәтеп, ул сиңа якыная гына». Россияне бердәм, куәтле дәүләт итәргә теләсәләр, һичшиксез, әүвәл халыклар, субъектлар арасында үзара ихтирамлы мөнәсәбәт урнаштыру мөһим. Әгәр дә кем дә булса мине хөрмәт итми икән, мин, күпме теләсәм дә, үзем дә аны хөрмәт итә алмыйм. Бу бит халык белән дәүләт арасында да шулай. Әгәр дә дәүләт халыкны ихтирам итми икән, халык та дәүләтне ихтирам итми. Димәк, бу дәүләт ныгып, берләшкән дәүләткә әверелә алмый. Шуңа күрә татар халкына да (Россиядәге башка халыкларга да) ихтирам белән карарга кирәк. Әгәр дә татар халкы мәңгегә бу илдә булырга тели икән, аның теленә дә, гореф-гадәтләренә дә, тарихына да ихтирам булырга тиеш.

Индус ТАҺИРОВ. 1991 елның 19 августында Минтимер Шәймиев белән Борис Ельцин очрашып, бер елга якын барган ике яклы сөйләшүләргә нокта куярга тиеш иде. Кабатлап әйтәм: союздаш республика булу өчен безгә өч көн җитмәде! Ул вакытта безнең җитәкчеләребез үткен пычак өстеннән йөрде. Генерал Макашовның 150 кешелек спецназы танклар белән урамга чыгарга әзер иде. Шушы авыр көннәрдә безнекеләр һич кенә дә бирешмәде. Халык: «Камыр булма, Минтимер!» – дигән лозунглар күтәреп чыкты.

Разил ВӘЛИЕВ. 1990 елның 27-30 августында иң зур бәхәс Татарстанның сәяси статусы турында барды. Икенчесе – мөлкәт, өченчесе – тел турында. Безнең ул вакыттагы таләпләребез катгый иде.

Индус ТАҺИРОВ. Без 1992 елның август аенда Василий Лихачёв белән янәдән Мәскәүгә килдек. Безне Казан вокзалында хөрмәтләп каршы алдылар. Кремльдә Г.Э.Бурбулис һәм В.А.Тишков белән очраштык. Янәдән хокуклар турында сөйләштек. Бурбулис: «За год переговоров с Татарстаном мы очень сильно изменились и теперь считаем, что Россия должна быть асимметричной федерацией с элементами конфедерации», – диде. Бу безнең өчен бик зур җиңү иде. Хәтта Лихачёв белән кочаклашып, бер-беребезне котлап та алдык.

Статусны саклауның тулы мөмкинлеге бар, дип саныйм. Шартнамәнең ике Конституция (РФ һәм Татарстанныкы) һәм 1992 елда үткәрелгән Референдум нигезендә төзелгәнлеге язылган. Референдумның танылуы безнең өчен бик зур нәрсә. Федераль үзәк белән ике арадагы Шартнамәнең 2017 елда срогы бетә. Аннары яңаны төзисе була.

Милек мәсьәләсендә без Декларацияне боздык. Декларациядә: «Татарстан территориясендәге җир һәм аның байлыклары, башка табигый байлыклар һәм башка ресурслар бары тик аның халкының милке булып тора», – дип әйтелгән.

Равил ФӘЙЗУЛЛИН. Җир кемнеке булса – җил шуныкы, ди халык…

Индус ТАҺИРОВ. Акционерлаштыру үткәрәбез дигән булып, бар милекне бер төркем кеше үзенә генә алып калды. Акционерлаштыру – безнең Декларациягә капма-каршы чара булды. Әгәр дә милек, җир асты байлыклары, чыннан да, халыкныкы булып калса, без бүген бензинның литрына 30 сумнан артык акча түләмәгән булыр идек, ул күпкә түбән, бәлки, бушлай ук булыр иде…

Газинур МОРАТ. Заманында кайнар башлы, кызу канлы кайбер гаярьләребез «суверенитет» дигән изге төшенчәне «сувениритет»ка алыштырып сөйли, яза башлагач, мин дә үземчә кайнарланып, «суверенитетны ипигә ягып ашап булмый», дип матбугатта сүз әйткән идем. Хәзер уйлыйм да, ул чакта әйткәнем бик үк дөрес булып чыкмаган икән бит, дияргә кала. Үтә дә меркантильләшкән заман каланчасыннан караганда, адәм баласын суверенитетның, асылда, матди ягы гына кызыксындыруы бик тә яхшы аңлашыла. Бу җәһәттән җөмһүриятебез халкының тормыш-көнкүрешен мотлак уңай якка үзгәрткән берничә зур дәүләти эшне генә атап үтсәк тә, суверенитетның акчалата кыйммәте дә кулга тотып карар дәрәҗәдә тәгаенләнә төшәр. Әйтик, Татарстан авылларын тоташ газлаштыру, зур юлларны тәртипкә китерү, тузган торакны бетерү программасы… Газлаштыруның асыл бәясен ел әйләнәсе утын хәстәрләп интеккән халык үзе генә белә торгандыр. Кайчандыр Саескан тавы кичүендә көне-төне чират көтеп тилмергән мосафир-юлау¬чылар да «суверенитет күпере»нә бик тә рәхмәтледер. Ә инде ярымҗимерек йортларда, кеше почмакларында җан асрап, заманча фатирларга күченеп яши башлаган күпмеңләгән ватандашларыбыз турында әйтеп тә торасы юк.

Сүз дә юк, хәзер вазгыять нык үзгәрде. Татарстан халкы эшләп тапкан малның 80%ы кабат үзәккә китеп бара башлады. Әгәр дә 50/50 принцибы элеккечә сакланса, тырыш халкыбыз таулар күчерер иде, билгеле. Шуңа да карамастан, республикабызда бүген дә зур проектлар гамәлгә ашырылып килә.

Равил ФӘЙЗУЛЛИН. Шушы 25 ел эчендә Татарстан үз юлын егетләрчә үтте. Кыргызстан, Азәрбәйҗан, Казакъстан, Татарстан – һәрберсенең үз юлы. Хокукларыбыз чикләнгән шартларда да шактый зур уңышларга ирештек. Татарстанның сәяси, хокукый, икъктисади үткән юлын башка ил-халыклар, аеруча төрки дәүләтләрнеке белән чагыштырып тикшергән җитди хезмәтләр кирәк. Бу дөнья җәмәгатьчелеге өчен гыйбрәтле булачак. Үткән йөз ел вакыт эчендә «без кем идек тә кем булдык!» Чагыштырулар миллилек ягыннан күп чакта безнең файдага түгел шул…

Без Россия Федерациясендә яшибез дип саналабыз, ләкин соңгы вакытта «федерация» сүзе телдән төшеп калып бара. Миңа калса, Россиядә «федерация» дип әйтерлек сәяси һәм икътисади гамәлләр фәкать Татарстан белән генә бәйле булып кала бара… Мин моны РФ һәм ТР арасында төзелгән тарихи Шартнамәләрне дә күздә тотып әйтәм.

Разил ВӘЛИЕВ. Соңгы вакытта республикабыз тормышында Шартнамәнең роле шактый кимеде. Әмма аны һич кенә дә сәяси кырдан алып ташлау дөрес булмас иде. Без 2015 елның 1 гыйнварыннан Президент атамасыннан баш тартырга тиеш идек. Хәзер аны Шартнамәгә таянып 2016 елга кадәр калдырдылар. 2017 елда Шартнамәнең срогы чыга, әгәр дә без Россия белән яңа Шартнамә төземәсәк, Россиядән читтә калабыз, дигән сүз. Чөнки беркайчан да, калган республикалар кебек, Федератив Шартнамәгә кул куймадык.

Индус ТАҺИРОВ. Безнең Президент постын саклап калу өчен аргументлар күп, бөтен юридик нигезләребез бар. Без Президент сайлаулары үткәрәчәкбез. Ул сайланганнан соң Конституцияне тотып ант итәчәк. Конституциядә дә Президент посты күрсәтелгән. Ант итә икән, димәк, ул әлеге постны да сакларга тиеш булачак! Владимир Путин моңа каршы килер, дип уйламыйм. Аңа бер очрашуда Татарстанның Президенты мәсьәләсенә ничек карыйсыз, дип сорау бирделәр. Республика үзе хәл итсен, диде ул. Хәл итик! Менә аннан да файдаланырга кирәк. Бу ни өчен әһәмиятле? Монда халыкның хокукы турында сүз бара. Республика башлыгы исемен булдырсак, безне мәҗбүр иттеләр, без буйсындык булып чыга. Башкортлар буйсынды. Дөресен әйтергә кирәк, алар соңгы елларда безнең өчен союздаш, аркадаш була алмады. Федератив Шартнамәгә без кул куймадык, безгә ияреп Башкортстан һәм Якутия дә кул куймаячакбыз, диделәр, вәләкин куйдылар. Аларны Бурбулис менә сезгә фәлән-фәлән хокуклар бирәбез, кул куегыз, дип күндергән. Мин Башкортстанга баргач: «Менә сезгә хокук¬лар вәгъдә иттеләр, бирделәр, ә хәзер ул хокукларыгыз кайда?» – дидем. Кем ул хокукны биргән, ул аны кире дә ала алачак! Ә безнең позиция икенче. Без артык хокук таләп итмибез, ләкин ул безнең хокук булсын, Россия аны танырга тиеш.

Разил ВӘЛИЕВ. Безнең алда Президент сайлаулары тора. Соңрак Президент атамасын саклап калу өчен көрәш булачак, ул җиңел генә бирелмәс, дип уйлыйм. Аннан Россия белән Татарстан арасында вәкаләтләрне бүлешү турында яңа Шартнамә төзү эше башланачак. Бу бик катлаулы эш. Мин үткән 2007 елда кабул ителгән Шартнамәне төзегәндә эшче төркемдә идем. Ел ярым вакыт Мәскәү белән ике араны таптадык. Туксанынчы елларда башланган эш әле бүген дә дәвам итә. Безнең эшлисе эшләребез бик күп.

Индус ТАҺИРОВ. Бүгенге көндә Татарстан бердәнбер махсус шартнамәле Республика. Әгәр дә шартнамә принцибы бетә икән, Федерация юк була. Шунлыктан яңа шартнамә, һичшиксез, булырга тиеш. Татарстан – закон буенча махсус статуслы Республика, Россиянең федератив нигезен саклап торучы нечкә генә булса да бер кыл.

Ә инде киләчәк – көрәштә. Әгәр дә татар халкы көрәшне туктатмый икән, әгәр дә депутатларыбызга, хөкүмәтебезгә, Президентыбызга төрле рәвештә ярдәмебезне күрсәтмибез икән, мәйданнарыбыз кирәк вакытта тулмый икән, әлбәттә, бик тә авыр булачак.

Азат ЗЫЯТДИНОВ. Без яңадан бер кайтып, шул заманда уянган халыкка рәхмәт әйтергә тиеш. Халык ташкын булып уянмаса, без мондый бөек эшләрне эшли алмас идек һәм моның кадәр көчле, үз сүзләрен әйтә торган депутатлар Дәүләт Советына, Дәүләт Думасына үтмәс иде. Миллилек киләчәктә дә саклансын иде! Халыкның рухы сүнмәсен иде!

«Түгәрәк өстәл» утырышы барышында яңгыраган чыгышларны, фикер-тәкъдимнәрне, фоторепортажны Ленар Гобәйдуллин әзерләде.

Комментарий язарга