Хабибуллин Калимулла Хабибуллович

(1917 — 1982)
Минем дәү бабам Югары Стәрле авылында туып үскән. Үзен ул Октябрь яшьтәше дип тә әйткән, чөнки дөньяга килүе 1917 елда булган. Башка авыл малайлары кебек үк, Стәрле авылында каурый куып, кармак салып, кайгысыз малайлык еллары чорында үткән. Шушы авыл мәктәбендә 7 классны тәмамлагач, колхозга эшкә кергән. Озакламый ферма мөдире итеп билгеләнгән. 4 еллап эшләгәч, Совет Армиясенә дә озатканнар бабамны. 1939 елны армия сафына чакырылып, танковый частьта хезмәт итә башлаган. Сугышны минем бабам Львов шәһәрендә каршылаган. Идел ярларына кадәр чигенү хәсрәтләрен күрергә, аннан Берлинга кадәр җиңү юлларын үтәргә туры килгән бабама. Рейхстаг стенасына имзасын куеп, Прагада сугышны тәмамлаган. Сугышларның барлык озын һәм канлы сукмакларын үткән.

1943 елда Бөек Ватан сугышында тамырдан борылыш ясаган, иң зур танклар сугышы Курск өлкәсенең Прохоровка авылы янында була. Минем бабам да шушы сугышта үзенең Т-34 танкы белән дошманнарга каршы сугыша.

Бабамның язып калдырган истәлекләре:

Танкист буларак, минем өчен сугышның иң тәмуг урыны – Курск дугасындагы бәрелеш булды. Курск янында безнең 3 танкыбызга каршы көтмәгәндә дошманның 30 дан артык танкы килеп чыкты. Мондый очракта тиз генә икеләнүсез хәрәкәт итәргә кирәк. Без 3 машина, чөй булып, дошман рәтләренә үтеп кердек. Һәм аның сугышчан сафын икегә аердык. Дошман каушап калды, алар маневр ясый алмый башладылар, атканда да бер-берләренә тигерүдән куркалар.

-“Маңгаена төзә,маңгаена!”-дип кычкырган бабам.

Алар өч иптәше белән куәтле дошман танкы өстенә ыргылганнар һәм таранга барып дошман танкын качарга мәҗбүр иткәннәр. Тик бу вакытта аларны башка танклар кысрыклый башлый. Алар икесе дошман танкларына каршы ут ачалар. Дошман танкының чылбырын өзеп, алар авылны дошман кулыннан йолып калуда үзләреннән бик зур өлеш кертәләр.

Бу сугыштан соң бабама әле тагын бик күп сугышларда катнашырга туры килә.

Ковель шәһәре өчен барган сугышта да алар бригадасы тиңсез батырлыклар күрсәтә. Бабамның бу батырлыклары турында район һәм республика газеталары язып чыккан.

Сугышның буеннан – буена танкист булырга туры килә бабама. Дошманга каршы нинди батырлыклар белән көрәшүе турында фронт журналларында, китапларда, газеталарда күп язылды. Һәттә 1976 нчы елда басылып чыккан тарих китабында бабамның батырлыклары чагылган.

Бабамның тормышы батырлыклар белән бизәлгән:

1942 елда “Батырлык өчен” медале, 1943 елда икенче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Байрак ордены, 1944 елда Кызыл Йолдыз ордены, “Варшаваны алган өчен” 1944 ел, Ковел шәһәрен алган өчен – 1944 ел, “Германияне җиңгән өчен” – 1945 ел, Радом шәһәрен азат итү өчен – 1945 ел, “Берлинны алган өчен” – 1945 ел, 1945 елда тагын бер Ватан сугышы ордены. Сталинның рәхмәт хатларына лаек була.

Гыйззәтуллина Лена Нәфис кызы, Азнакай шәһәренең “5нче урта гомуми белем һәм инглиз телен тирәнтен өйрәнү мәктәбе” укытучысы.

1 002