Журнал «Безнең мирас»

КФУ да "Телләр" программасына каралган финанслау яртысына кадәр киселергә мөмкин - ректор

Бүген Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров "Татарстан Республикасының дәүләт телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү" дәүләт программасы проектларын тормышка ашыруда кыенлыкларны билгеләп үтте. Бу университет гамәлгә ашырырга теләгән проектларны финанслауның даими кыскаруы белән бәйле.


Аның әйтүенчә, "Дәүләт программасын ел саен яңадан карау нәтиҗәсендә, КФУ тарафыннан гамәлгә ашырыла торган чараларга алдан ниятләнгән финанслау кыскарган. "2015 елда 11,16 млн сумга (24,5 процентка), 2016 елда 12 млн сумга (26,4 процентка) киметелде. Безгә билгеле мәгълүматлар буенча, 2017 елда финанслауны 21,08 млн сумга (хәтта 51,4 процентка) кыскарту планлаштырыла. Мондый шартларда милли-мәдәни миссиябезне гамәлгә ашыру тагын да авырлаша", - диде ректор Попечительләр советы утырышында. Моңа бәйле рәвештә, Президент Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп, КФУ фикерен исәпкә алып, тиешле ведомстволарга шушы мәсьәләгә кире кайтуларын йөкләүне сорады.


"Татар-информ"

Теги: Гөлнар Гарифуллина

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру