Журнал «Безнең мирас»

КФУ астрономы Татарстанда Кояшның тулысынча диярлек кайчан тотылачагын әйтте

2061 елның 20 нче апрелендә Татарстанда Кояшның тулысынча диярлек тотылуы көтелә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә биргән интервьюсында Казан федераль университетының В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе доценты Алмаз Галиев хәбәр итте. Ул моның рәсми фараз булуын билгеләп узды.


Алмаз Галиев, галимнәр сүзенә нигезләнеп, моңа кадәр Кояшның тулысынча диярлек, ягъни 90-95 процент дәрәҗәдә тотылуы Татарстанда 1961 нче елның 15 нче февралендә булганын әйтте. Ул вакытта Кояш тотылу яхшы күренгән. Гомумән, бу күренеш ел саен, елына 2-5 тапкыр була, кояш я тулысынча, я өлешчә каплана.


Алмаз Галиев Кояш тотылуын үз гомерендә 3 мәртәбә күргән. “Кояш тотылу - гаҗәеп кызык күренеш. Тулысынча тотылу якынча 2-5 минут вакыт дәвам итә. Кояш юкка чыга, төнгә охшап кала. Моны күз алдына китерү кыен: якты кояшлы көн, кошлар сайраган җирдән кинәт эңгер-меңгер була, караңгы төшә. Ай Кояшны каплый, ул ачылганчы якынча 1 сәгать тирәсе вакыт уза. Кояшның яртысы каплангач, аяз көн болытлы көнгә охшап кала. Без моны гади күз белән күрә алмыйбыз, фильтр яки махсус күзлек аша караганда гына, кояшның яртысы гына күренә”, - ди ул.


Әңгәмәдәш Җирнең бер ноктасында Кояшның тулысынча уртача 200 елга бер тапкыр тотылуын әйтте. Быел Кояш тотылу 26 нчы февральдә Индонезиядә һәм Тын океанда күзәтелгән. Алдагысы быел 21 нче августта бөтен Америка аша узачагы фаразлана. Кояш тотылу Төньяк Америкада гына күренәчәк, ди ул.


Алмаз Галиев 2018 елның 27 нче июлендә Казанда Ай тотылу күренеше көтеләчәген хәбәр итте. “Ай тотылу – капма-каршы күренеш Айны Җир каплый, ягъни Җир күләгәсе Айга төшә, һәм ай икенче якта кала. Якынча бер сәгатькә шулай капланып тора. Ай тулы булып капланган очракта, кызгылт төскә керә. Ай тотылганда, кешеләр Ай бөтенләй юкка чыга дип уйлый. Ай юкка чыкмый, ул бары тик куерак төскә керә. Төн булган барлык урыннарда да Ай тотылу яхшы күренә”, - дип белдерде ул. Әңгәмәдәш Кояш тотылуга караганда, Ай тотылу сирәгрәк булуын, әмма яхшырак күренүен билгеләп үтте. “Кеше гомере дәвамында тулы тотылуны берничә тапкыр күрә ала”, - ди ул. Җирнең һәр ноктасында Айның тулысынча тотылуы якынча 2-3 елга бер мәртәбә күренә. Алмаз Галиев үзе Ай тотылуын 2015 елның 28 нче сентябрендә, Төркиядән телескоп аша һөнәри күзәтүләр үткәргәндә, очраклы рәвештә генә күзәткәнен сөйләде.


Алмаз Галиев Ай һәм Кояш тотылу процесслары Җирнең - Кояш тирәли, ә Айның Җир тирәли әйләнүе аркасында булуын искәртте. “Бу процесслар бик яхшы өйрәнелгән, чөнки кешеләр Айның Җир тирәли хәрәкәтен меңләгән еллар күзәткән. Борынгы Грециядә үк кешеләр моңа игътибар иткән һәм тотылу кебек күренешләр гел кабатланып торуын аңлаган. Борынгы заманда ук бертөрле тотылулар арасы 18 ел булуын ачыклаганнар. Ягъни, 18 ел саен тотылулар Җирнең якынча шул ук районында, шул ук шартларда кабатлана. Безнең эрага кадәр 585 елда беренче тапкыр кояш тотылачагы фаразлана. Кешеләр, тотылу сәбәбен дә белмичә, шул хакта әйтә алган. Хәзер заманча белемнәр булганда, Ай орбитасын, Җирнең Кояш тирәли ничек әйләнгәнен бик яхшы беләбез, шуңа күрә һава механикасы законнары белән бу бик гади исәпләп чыгарыла. Җир Кояш тирәли әйләнә, Ай орбитасы Җир һәм Кояш арасында кала, бу вакытта тотылу була”, - дип аңлатты ул.


Әңгәмәдәш сүзләреннән аңлашылганча, астрономнар Кояш һәм Ай тотылу күренешләрен алдан фаразлый ала. “Былтыр, мәсәлән, без Кояшта Кояш дискы аша Меркурий узуын күзәттек. Меркурий - Кояш һәм Җир арасында. Ул, кечкенә булганлыктан, Кояш фонында түгәрәк тап кына булып күренә, бу - планета профиле. Без былтыр 9 майда теләге булганнарга Казан федераль университеты Планетариенда Меркурийны күрсәттек. Ул Кояш буйлап 6 сәгатьләп хәрәкәт итте. Без бу хакта алдан белеп хәбәр иткән идек, чөнки бу - шактый сирәк күренеш. Бу, Кояш һәм Ай тотылулардан аермалы буларак, берничә дистә елга бер була торган хәл”, - диде ул. Алмаз Галиев әйтүенчә, астрономик күренешләргә карата халыкта кызыксыну бар. “2015 елның 20 нче мартында, мәсәлән, Кояш тотылу булган иде, без университетның астрономия кафедрасында берничә телескоп аша карауны оештырдык. Кояш тотылу тулысынча булмаса да, 1 меңгә якын кеше килеп күзәтте”, - диде ул.


Алмаз Галиев Кояш һәм Ай тотылу белән бәйле беркатлы ышанулар яшәвен билгеләп узды. “Кешеләр, әле  бу күренешләрнең сәбәпләрен белмәгән вакытта, моны төрлечә аңлатырга омтылган. Крокодил Кояшны кабып йоткан дигән сүз дә шулай чыккандыр. Чуковский бит юктан гына уйлап чыгармаган, ул  балалар өчен әсәрендә шушы күзаллауларны күрсәткән. Чынлыкта исә, борынгы гасырларда, урта гасырда дөнья турында күзаллаулар кечкенә балаларныкы кебек үк булган, шуңа күрә кешеләрне "комета очып узачак, бу - начар күренеш", дип куркытканнар. Ай кызарса, бу - канлы вакыйгаларга ишарә, дип сөйләгәннәр, гәрчә моңа бернинди мөнәсәбәте булмаса да. Колумбның Америкага сәяхәтләренең берсендә, кораблары төзексез хәлгә килеп, утрауда тоткарланалар. Аборигеннар һәм моряклар арасында низаг чыга. Колумб, юлбашчыларны чакырып, “әгәр безгә ярдәм итмәсәгез, Айны урлаячакмын” дигән. Шул вакытта Ай тотылу башланган, кешеләр, Ай ябылуын күреп, аннары ярдәм итәргә уйлаган. Шул рәвешле, хәзер дә, Кояш һәм Ай тотылу буенча ялгыш күзаллауларның сәбәпләренең берсе – мәктәпләрдә астрономия дәресләре укытылмау”, - дип белдерде Алмаз Галиев.


“Татар-информ”

Теги: Гөлнар Гарифуллина

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру