Ә кешегә кеше кирәк икән…

Ә кешегә… кеше кирәк икән —
Салкын төндә өстен ябарга,
Эштән кайтып кергән чакларында
Ашын салып көтеп торырга.

«Миңа язган тиңем», — диеп дәшеп,
Иң яхшысын җирдә эзләмичә,
Кирәк икән, кирәк кемдер берәү.
«Үземнеке»диеп яшәү өчен.

Ә кешегә кеше кирәк икән —
Салкын кичтә учак ягардай,
Сулар һава өчен сихәт булып
Эссе көндә яуган яңгырдай.

Иптәш булыр өчен кеше кирәк:
Таңнар каршыларга җәйләрдә.
«Ә киләчәк шундый ерак», — диеп,
Һәр кич саен бергә чәйләргә.

«Кайтуыңны хәбәр ит!» — дияргә
Озатучы кирәк — сәфәргә.
Ерак юлдан кайтып кергән чакта
Каршылаучы кирәк һәркемгә.

Чәчләреңнән сыйпап: «Син бүгеннән,
Ялгыз түгел бит», — диюче кирәк.
Көзләрендә җылы булсын өчен
Кешегә бит бары кеше кирәк.

Гөлназ ГАЗИЗОВА

Комментарий язарга