Берәүнең, һич көтмәгәндә,
Орден куна түшенә.
Ә берәүне, кинәт кенә
Күтәрәләр эшендә.
Көтмәгәндә, кемнәргәдер
Бәхет төшә ишелеп:
Кыз-малайлар алып тора
Атказанган исемен!
Без төшенеп җитмибездер…
Бәлкем, шулай дөрестер —
Уйламаган җирдән берәү
Булып куя… министр!
Кайберәүләр, ансат кына,
Вилла сала үзенә…
Депутат та булып ала
Кайсы-берсе тиз генә!
Болар бар да кем беләндер
Эшләнәме киңәшеп? —
Мода китте: кая бакма,
Эте-бете — киңәшче!
«Халыкка зыян булмасмы,
Ясамасмы ялгышлар?» —
Дип уйлаучы юк та бугай —
Түрә хәзер яшь кызлар!
Без бит айда яшәмибез,
Бөтенесен күрәбез:
— Бу — кемнеңдер кеме инде! —
Дибез шуңа күрә без.
Кемдә — байлык, кемдә — исем,
Кемдә — тәхет кайгысы…
…Һәркемне дә чабып ташлый
Беркөн үлем чалгысы.
Ләбиб Лерон
Фото: pixabay